16+

«Музыка һәм сәнгать теле дуслыкны ныгытты»

Музыка теле дөньяда тәрҗемәсез дә аңлашыла торган бердәнбер тел булып тора, чөнки бу телдә күңел белән күңел сөйләшә. Димәк, төрле халыкларның күңелләре бер телдә сөйләшә ала икән.

«Музыка һәм сәнгать теле дуслыкны ныгытты»

Музыка теле дөньяда тәрҗемәсез дә аңлашыла торган бердәнбер тел булып тора, чөнки бу телдә күңел белән күңел сөйләшә. Димәк, төрле халыкларның күңелләре бер телдә сөйләшә ала икән.

Күңел белән күңел аңлаша торган шундый кичә узган атнада Казан милли тикшеренү технология университетының (КМТТУ, элеккеге КХТИ) актлар залында узды. Идел буе Халыклар дуслыгы фестивале менә инде 24 нче тапкыр республикабызда яшәүче төрле милләт вәкилләрен бер сәхнәгә җыйды.
Ә Казанда чит ил студентларын һәр югары уку йортында диярлек очратырга була. КМТТУда инде күп еллар элек оешкан Халыклар дуслыгы клубы исә аларның дус һәм бер-берсе белән аралашып яшәүләренә зур өлеш кертә. Идел буе халыклар дуслыгы фестивале дә инде күп еллар алар башлангычы белән уза. КМТТУның гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, Халыклар дуслыгы клубының җитәкчесе Венера Мушарова: «Музыка һәм сәнгать теле чираттагы тапкыр төрле милләт вәкилләренең дуслыгын ныгытты», - дип билгеләп үтте. Фестивальнең кунаклары арасында ТР халыклары ассамблеясы рәисенең урынбасары Сагид Джаксыбаев та бар иде. Ул, катнашучыларны сәламләп, шундый бәйрәм оештырулары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Сәхнә түрендә бу көнне берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк чыгышларны күрергә була иде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының М.Г.Яхъяев һәм Ш.С.Шамгунов җитәкчелегендәге татар җыры ансамбле, профессиональ рәвештә татар халык җырларын башкарып, тамашачы күңелен яулап алды. Кун Вэйкэ хулусы инструментында Кытай халык көен (Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе), Кытай татары Тәүфыйк Галимов - уйгыр (КМТТУ), Тойлы Мамедов - төрекмән (КММТУ), Оксана Николаева - мари (Мари Эл дәүләт университеты), Светлана Тимофеева - чуаш (Казан дәүләт ветеринария академиясе), Бениннан Кристиан Катария (КМТТУ) француз телендәге җырларын бүләк иттеләр. «Вастома» вокаль ансамбле (җитәкчесе - Т.И.Мурзаева, Н.П.Огарев ис. Мордовия дәүләт университеты) чыгышы да көчле алкышларга күмелде. Смита Кхоле (КДМУ) һинд, «Органза» бию коллективы «Кич утыру» (КМТТУ), Текле Пертая һәм Сираж Джаватбеков «Таулар бию»ен, «Дуслык» коллективы (Казан дәүләт энергетика университеты) казах биюләрен башкардылар. «Сәйдәш» халык бию театрының (җит. - Т.М.Латыйфуллин, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) «Идел буе халыклары биюе» дә күз явын алырлык иде. Ә Миңлегөл Тулькубаева (М.Акмулла ис. башкорт дәүләт педагогика университеты) исә «Самавыр» (баш киеменә калай тәлинкәгә самавыр һәм чынаяклар куеп) биюе белән әсир итте. Шул рәвешле, әлеге музыкаль бәйрәмдә һәр милләт вәкиле дуслык касәсенә үз мәдәниятенең бер өлешен кертте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading