Табигать рәхимле булып, бераз булса да сәләт биреп, кулыңа каләм тоттырган икән, синең җаның да, тәнең дә халкың белән бергә булырга тиеш. Моны элек тә шагыйрь - язучылар бик яхшы исләрендә тотканнар.
Бүген дә әлеге язылмаган канунга тугры кала шактый каләмдәшләребез. Туган көннәрен, юбилейларын, яңа китап чыгу шатлыкларын укучылары белән уртаклашырга ашыга. Андый сәбәпләр көтеп тормый гына, халкы күңелен моң - шигърият белән тутырып баетырга, борчу - сагышларын оныттырырга тырышучылар да бар, шөкер. Башкалабызның Шәриф Камал музеенда (ул Китап йорты дип тә хаклы аталып йөртелә) шагыйръ-композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхинаның иҗат кичәсе шуның матур мисалы булды.
Наилә ханым өстенә килешле бәрхет күлмәк, чәченә дәү әнисе, Пермь ягы кызы Хәятнең энҗеле калфагын килешле итеп кадап чыккан иде халык каршына. Шуның белән әлеге кичәгә олы мәгънә, тирән фәлсәфә салынуына да ишарәләде. Залның бик зур булмавы автор белән тамашачыга күзгә-күз карашып, аңлашып утырырга мөмкинлек бирде. Һәм кичә-бәйрәмне җылы һәм якты-нурлы итте.
Дуслар, җандашлар җыелган җирдә дип тә атарга була иде әлеге кичәне. Наилә ханым үзен талантлы композитор һәм үзенчәлекле шагыйрә итеп тә күрсәтте. Бәйрәм үзе дә "Көй һәм сүз" дип аталган иде. Шуңа аңа дуслары, ул иҗат иткән җырларның шагыйрьләре дә чакырылган иде. Равилә Шәйдуллина-Мурат рәхмәтләрен ак розалар белән җиткерде. Алар бергәләп шактый җыр тудырганнар һәм аларны олысы да, кечесе дә яратып башкара.Башкалабызның Идел буе сәнгать мәктәбендә озак еллар балаларга җыр серләрен төшендергән музыкант-мөгаллим Заһидә Зәйнуллина җитәкләгән ансамбль кызлары да бик тырыштылар.
Наилә белән минем дә берничә уртак җырыбыз бар. Шуның иң уңышлысы, иң бәхетлесе Тылсымлы "Туган тел" дип аталганы Шаян ТВ уздырган "Балачак җыры 1" конкурсының җиңүчесе булды. Аны "Сәйлән" конкурсы җиңүчесе Амелия Феофанова һәркемнең күңеленә керерлек итеп башкарды, клип та төшерделәр. Амелия әнисе белән бу бәйрәмгә дә килеп, (алар Биектауда яшиләр), авторга олы хөрмәт белән зур рәхмәт әйтеп, башкарды. Тамашачыны җырның чынлап та матур, җиңүгә лаек, Тукай "Туган тел"енең тылсымлы булуына кабат инандырды.
Наилә ханым Яхина озак еллар радио телевидениедә фидакарь хезмәт иткән тырыш журналист та әле. Ул әзерләп алып бара торган "Кабатланмас моңнар" тапшыруын Казан мәдәният-сәнгать академиясе шәкертләре дәресләрдә кулланып, тәҗрибәсен өйрәнәләр икән бит. Бу хакта академия мөгаллиме, талантлы җырчы Асылъяр үзе әйтте. Җырларын да бүләк итте. Атаклы гармунчы Кирам Сатиев та гадәтенчә эреле-ваклы гармуннарда уйнап тамашачы күңелен моңга күмде. Әлеге чыгышында аның Наилә ханымның иҗатын яратуы, хөрмәтләве сизелеп торды. Кичәдә Кырым татарларының "Кырым гөлләре" дигән җыр да ( Наилә Яхина көе, Диләвир Османов сүзләре, Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) күңел кылларын чиртте. Кырым гөлләренең хуш исен тойгандай, халкының фаҗигасен кичергәндәй булдык. Наилә ханым моңлы җырчы булуын да күрсәтте. Халкыбызның борынгы көйләрен дә, үзе иҗат иткән заманча җырларын да башкарды.
— Хәзер шундый катлаулы замана: җырчылар җырны үзләре яза башлады. Аларны да аңларга була. Хәзер авторлык хокуклары белән кыенрак. Җырчыларның исә һәрвакытта да җырлары уңышлы чыкмый, - ди Наилә үзе.
Бәйрәм бернинди вакыйгага багышланмаган диеп ялгышканмын икән бит.Нәкъ шул көнне 16 майда Наилә Яхинаның "Акбүре" нәшриятында басылган өр - яңа китабын кулына алган көне дә. Бу аның өченче шигырьләр җыентыгы. Әле узган елның августында гына Татарстан китап нәшриятында "Энҗе карлар" дигән балалар җырларыннан торган җыентыгы басылып, музыка мәктәпләренә, җыр-моң яратучы балаларга да, аларның әти - әниләре, әби- бабайларына да олы бүләк булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар