16+

“Ни өчен башкортлар шулкадәр моңлы икән ул?”

Казанда Р.Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты узды. Концерт 11 май фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алудан – тынлык минутыннан башланды.

“Ни өчен башкортлар шулкадәр моңлы икән ул?”

Казанда Р.Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты узды. Концерт 11 май фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алудан – тынлык минутыннан башланды.

Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттахов әйтүенчә, концерттан кергән акчаларның 5 проценты фаҗигадә һәлак булган һәм зыян күргәннәрнең гаиләләренә күчереләчәк. Бу - 150 мең сум тирәсе.

Сәхнәгә конкурс җиңүчеләре чыкканчы, Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү хатын укыды. Аннан соң ул Илһам Вәлиевка “Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исемне тапшырды. Казан мэры Илсур Метшин исеменнән дә сәламләү сүзләре яңгырады. Аны Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова укыды. Ниһаять, сәламләү вә котлауга багышланган рәсми өлеш тәмам.

Концертның беренче өлешендә - лауреатлар, икенчесендә узган елларда җиңү яулаган башкаручылар чыгыш ясады. Алар арасында Айгөл Хисмәтуллина, Рәнис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов (аларның дуэты быел икенче урынга ия булды) һәм башкалар бар. Фестивальнең иң яшь башкаручысы – Сәйдә Мөхәммәтҗанова. Италиядән Рүзил Гатин белән Рәфис Хөснетдинов та бар иде.

Катнашучылар “Камера-концерт җырын башкару”, “Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында”, “Халыкчан башкару”, “Эстрада җыры”, “Инструменталь башкару”, “Вокаль ансамбль” номинацияләрендә көч сынашты. Әйтергә кирәк, конкурста әрмәннәр, әзербайҗаннар, руслар кебек башка милләт вәкилләре дә катнашкан. Конкурста катнашучыларның 30 проценты җиңүче булган. 

Быел Грин-прига Татарстан Дәүләт Камера хоры солисты Алмас Хөсәенов ия булды. Аның чыгышы истә калганнар арасында иде. Лаеклы җиңү! Тагын бер истә калган тавыш – Сибай шәһәреннән Динар Гобәйдуллин. Ул “Башкорт халык җырларын иң яхшы башкаручы” номинациясендә беренче урынга ия булды. Менә ичмасам тавыш бу егеттә! “Ни өчен башкортлар шулкадәр моңлы икән ул?” - дип уйлап куйдым... 

Минемчә, Ваһапов фестивале - операдан эстрадага кадәр булган жанрларны колачлаучы уникаль проект. Эстрада артистларының даими тамашачысы буларак әйтәм, гадәттә, “бу җырчы нотасын сузып бетерә алырмы инде?” дип борчылып кулларым тирләп чыга. Ә Ваһапов фестивалендә андый уйлар бөтенләй булмый, чөнки мондагы башкаручылар – профессионал. Аларның башкару осталыгында бер шигем дә юк. Өстәвенә биредә җиңүчеләр, ягъни иң-иңнәре җырлый. Бу – югары дәрәҗәдәге зәвыклы проект. Башкаручылары да шундый ук талантлы.

Фестивальдә махсус кунак буларак Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясады. Ул башта “Китмә, сандугач” җырын башкарды. Аннан соң “Тыңлачы, сандугач”ны җырлады. Тамашачы Ришатны берничә минут дәвамында көчле алкышлады.

Исегезгә төшерәбез, Ришат Төхвәтуллинга Ваһапов фонды белән хезмәттәшлек иткән чорда иҗат ителгән җырларны башкару тыелган иде. Күптән түгел фондның генераль директоры Рифат Фәттахов Ришат Төхвәтуллинга җырларын кире кайтарды.

“Бүген – җыр бәйрәме, вокал бәйрәме. Р.Ваһапов фестивале - халкыбызның моңлы, дәртле җырларын саклаучы, яшь буын җырчыларын гына түгел, тамашачыларны да зур сәнгатькә тартучы зур көч һәм авторитет. Мин үземнең иҗат юлымны Р.Ваһапов фестивалендә башлап җибәрдем. Бүгенге көндә дә Ваһапов фестивален күзәтем барам, ул зур үсештә. Аның киләчәге зур һәм өметле булса иде.

Сез инде барыгыз да соңгы хәбәрләрне беләсездер. Фестивальнең җитәкчесе Рифат Әхмәтович концертыма килеп, бик яхшы сюрприз ясады. Моңа кадәр башкарган җырларымны кире үземә кайтарды. “Рифат абый, бу җырларны син миңа түгел, халыкка кайтырдың”, - дип концертымда да әйттем. Мин бирегә Рифат Әхмәтович миңа җырларны биргән өчен генә килмәдем. Мин аңа зур рәхмәтләремне әйтергә килдем. Рәхмәтем чиксез”, - диде Ришат Төхвәтуллин.

Аңа җавап итеп Рифат Фәттахов болай диде: “Ришат Төхвәтуллин – Ваһапов фондында кунак түгел, ул Ваһапов фестиваленең кадерле үз баласы. Чыннан да, Ришат Төхвәтуллин белән эшләгән еллар – фестивалебезнең алтын чоры. Ул фестивальне үстерүгә үзеннән бик зур өлеш кертте. Һәм Рифат Фәттаховны продюсер буларак танытуда да аның өлеше бик зур. Ришат Төхвәтуллинның җырлары киләчәктә дә аның башкаруында яңгырар. Бу юлда без сиңа һәрвакыт терәк, таяныч булырга әзер.

Ришат Төхвәтуллинның һәрнәрсәгә үз карашы бар. Ул бервакытта да иманына каршы килгән кеше түгел. Нинди генә авыр чор булмасын, ул беркайчан да беркем кулында да курчак булмады. Моның өчен дә, Ришат, сиңа бик зур рәхмәт! Ваһапов фонды ишекләре синең өчен һәрвакыт ачык. Без сине үзебезнең иң кадерле балабыз кебек көтәчәкбез”, - диде Рифат Фәттахов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading