16+

Нияз Игламов: “Бәхәссез театр – тере театр түгел”

Башкалабыз Казанда 1-7 декабрь көннәрендә XV Бөтенроссия “Һөнәр” яшь режиссура фестивале узачак.

Нияз Игламов: “Бәхәссез театр – тере театр түгел”

Башкалабыз Казанда 1-7 декабрь көннәрендә XV Бөтенроссия “Һөнәр” яшь режиссура фестивале узачак.

Фестивальне Татарстанның мәдәният министрлыгы белән берлектә Г.Кариев театры гамәлгә куя.

Билгеле булганча, “Һөнәр” фестивале 2009 елда Г.Камал театры инициативасы белән башланып киткән иде. 2019 елдан башлап “Һөнәр” фестивален Г.Кариев театры оештыра. Фестиваль соңгы елларда шактый үзгәрешләр кичерде. Үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан карала. Бүгенге театр дөньясының ничек яшәве күзаллана, гомумән, “Һөнәр” фестиваленә эләгү һәрбер театрның хыялы булып кала.

–Быел XV фестиваль. Без 15 санына тәңгәл китереп, 15 коллективны сайлап алдык. Безнең быелгы фестиваль “Остазлык елы” белән бәйле. Фестивальдә катнаша торган кайбер спектакльләр остазларның яшь команда белән эшләвен күзәтергә була. Шуңа юнәлтелгән спектакльләр бар. Аннан соң фикер алышулар булачак. Без ул лекцияләрне бык кызыклы дип саныйбыз. Фестивальдә уку-укыту форматы да булачак. Сезне барыгызны да көтеп калабыз,    – дип сөйли Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры, XV Бөтенроссия “Һөнәр” яшь режиссура фестиваленең башкарма директоры Луиза Шарова.

Фестивальнең кураторы, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов белдерүенчә, 15 театрның 8е татарча спектакльләр куячак.

– “Һөнәр” яшь режиссура фестивален алты ел Г.Кариев театры алып бара. Ул яшьләр театры. Россиядәге башка театрлар нәрсә белән яшәгәнен белер өчен дә мондый фестивальләр кирәк. Монда шуңа басым ясала. Классика классика инде ул. Заманча куелышлар булмаса, театрга бик авыр. Кайбер проблемаларны бүген ачыкларга кирәк, иртәгә соң булуы бар. Һәрбер спектакль үзенчә кызык, – дип Нияз Игъламов. – Туймазы  театрына башка спектакльне карарга килде. Әмма “Борһан йорты” спектаклен алып кайттык. Яшь режиссерлар заманча алымнар куллану белән шөгыльләнә дибез. Әмма монда пьесага нигезле аңлатулар булган. “Борһан йорты” Илгиз Зәйниевнең иң көчле пьесаларының берсе. Зур гаилә проблемасын  күтәрә. Спектакль пьесаны тулысынча кабатламый. Бэби спектакльләр күп.

Театр тәнкыйтьчесе, гомумән, бәхәсләр тудыра торган спектакльләр дә булачагын белдерә. “Үзем дә кабул итә алмаган спектакльләр бар. Бөтен сәхнә әсәре тигез дәрәҗәдә ошый икән, ул начар программа. Син кайчак үзең белән дә бәхәскә керергә тиеш. Җәмгыятьтә дә бәхәс уятырлык булсын. Бәхәссез театр – тере театр түгел. Ләкин ул эчтәлекле булырга тиеш”,   – дип сөйли Нияз Игъламов.

Быелгы “Һөнәр”гә Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән Ачинск (Красноярск), Барнаул (Алтай), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары килә.

Фестиваль спектакльләрен барлыгы 6 мәйданчыкта карап булачак. Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан яшь тамашачы театры (ТЮЗ), “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Ә 2 нче декабрьдә программа буенча Буа дәүләт драма театрына бару планлаштырылган.

Фестивальдә елдагыча белем бирү программасы да каралган. Быел “Театраль лекция” форматы сайланган.  Театр тәнкыйтьчеләре Татар китабы йортында лекцияләр укыячак һәм фикер алышачак.

Фото: https://vk.com/honer_fest

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading