16+

Норлат сандугачы

Күптән түгел Норлат шәһәре мәдәният сараенда якташыбыз, «Татар җыры-2010» яшь башкаручыларның телевизион конкурсы беренче премиясе һәм «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова туган ягында тәүге концертын тәкъдим итте.

Норлат сандугачы

Күптән түгел Норлат шәһәре мәдәният сараенда якташыбыз, «Татар җыры-2010» яшь башкаручыларның телевизион конкурсы беренче премиясе һәм «Болгар радиосы» милли музыка премиясе лауреаты Сиринә Зәйнетдинова туган ягында тәүге концертын тәкъдим итте.

Норлатлылар Сиринә башкаруында татар халык, композиторларыбызның моңлы һәм шаян җырларын тыңладылар, алар арасында җирле авторларыбызның да әсәрләре шактый иде.
Форсаттан файдаланып, җырчының үзе белән әңгәмә корып алырга булдым.
- Сиринә кайсы якларның саф һавасын сулап, чиста суларын эчеп үстең?
- Тумышым белән мин Норлат якларыннан. Әти-әнием Үрнәк авылыннан: ул табигатьнең иң матур почмагында урнашкан, дисәм, ялгыш булмас. Моңлы, басынкы җырларны сайлавым әти-әниемнең моңлануларыннан күчкәндер. Әлфия апа белән Илһам абый җырларын бик яратып тыңладым. Аларның җырларын өйрәнергә тырыштым. Буыннан буынга күчә торган җырларны үз итәм.
- Алайса, әти-әниең дә җырчы булырга хыялланганнармы?
- Юк. Әтием Фәнис күп еллар милиция хезмәткәре булып эшләде, бүгенгесе көндә лаеклы ялда. Әнием Фатыйма исә балалар бакчасында пешекче булып әле дә эшли. Ике сеңлем бар.
- Якташлар алдында чыгыш ясавы авырмы?
- Бүгенгесе көндә шул хыялым тормышка аша. Туган якларыма кайтып, якташларымның җылысын, алкышларын тоеп, сәнгать дигән зур «корабка» утырырга булдым...
- Профессиональ белемне кайда алдың?
- Мәктәпне тәмамлагач, Мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Венера апа Ганиева классында белем алдым. Укуны тәмамлагач, җырчы булып филармониядә, соңрак Милли мәдәният үзәгендә солист буларак эшли башладым. Шул вакытларда «Татар моңы» конкурсында Норлат җырчысы буларак чыгыш ясадым.
- Танылу алып килгән җыр...
- «Музыкаль дистә» хитлар парадында көтелмәгәндә килеп чыкты ул. «Ак күл» җыры мине халыкка танытты. Ул бит ретро җыр, заманында аны Хәмдүнә Тимергалиева, Зөлфия Шакирова җырлаган бит. Ринат Вәлиев белән җырны яңартып, тамашачыга җиткердек. Халык бик җылы кабул итте.
- Таянычыгыз кем?
- Ирем бар, кызым Эльвинага 9 яшь. Алар - минем беренче тамашачым, беренче тәнкыйтьчеләрем, таянычым...
- Мәхәббәтне ничек аңлыйсыз?
- Бер-береңне күз карашыннан аңлау, хыянәт итмәү, авыр һәм шатлыклы вакытта да янәшә булу чын мәхәббәттер дип уйлыйм. Мәхәббәтне сүз белән яратам дип кенә түгел, ә гамәл белән аңлатырга кирәк. Ә андый кеше янәшәмдә...
- Эльвинаны тәрбияләргә вакыт каламы соң?
- Дөрестән дә, вакыт бик аз кала. Зур сәхнәдә булуның кимчелеге шулдыр инде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading