16+

«Нур» килә

Озак еллардан соң, ниһаять, Уфаның «Нур» татар дәүләт театры кабат Казанга килә.

«Нур» килә

Озак еллардан соң, ниһаять, Уфаның «Нур» татар дәүләт театры кабат Казанга килә.

Театрның директоры, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Урал Гыйрфатуллин артистларга иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекләр булуын җиткерде. Аларның хезмәт хаклары 22 меңнән 60 меңгә хәтле җитүен дә яшермәде.
Классик әсәрләрдән М.Фәйзинең «Ак калфак» белән Ш. Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» спектакльләрен алар Казан тамашачысы хозурына 23, 25 гыйнварда тәкъдим итәргә җыена. «Ак чәчәк - сиңа бүләк» әсәренең авторы Радик Нурлыгаянов үзе дә табиб кеше икән. Әлеге спектакльне 24 гыйнварда карарга мөмкин. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узган спектакльләрдән соң, коллектив театрлаштырылган тамаша да тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading