16+

Очраштыра, дуслаштыра татарның Сабан туе

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов: «Илебездәге үзара килешеп яшәүне һәм шәфкатьлелекне Сабантуй аша бөтен дөньяга күрсәтергә телибез», - диде. Казанда 1 августта булган Сабан туен, дөрестән дә, Җир шарының бөтен халыклары вәкилләре карады. Татар халкының милли бәйрәменә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, ФИНА башкарма...

Очраштыра, дуслаштыра татарның Сабан туе

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов: «Илебездәге үзара килешеп яшәүне һәм шәфкатьлелекне Сабантуй аша бөтен дөньяга күрсәтергә телибез», - диде. Казанда 1 августта булган Сабан туен, дөрестән дә, Җир шарының бөтен халыклары вәкилләре карады. Татар халкының милли бәйрәменә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, ФИНА башкарма...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов: «Илебездәге үзара килешеп яшәүне һәм шәфкатьлелекне Сабантуй аша бөтен дөньяга күрсәтергә телибез», - диде.
Казанда 1 августта булган Сабан туен, дөрестән дә, Җир шарының бөтен халыклары вәкилләре карады. Татар халкының милли бәйрәменә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов, ФИНА башкарма директоры Корнел Маркулеску, Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин кунак булып килделәр. Казанда баручы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 189 илдән килгән спортчылар һәм «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият» Бөтендөнья оешмасы әгъзалары да хозур кылдылар быелгы Сабан туен.
Төп мәйданга илткән юлда республиканың унбер районы үзләренең җир­­лекләрендә яшәүче халыкларның милли традицияләрен чагылдырган театраль ишегаллары оештырганнар иде. Җитәкчеләр «Спортлы Татарстан» мәйданчыгын ошатты. «Президент белән бергә» рес­публика хәрәкәте активистлары теләге булган һәр кешене ГТО нормативлары тапшырырга, гер күтәрергә, турникта тартылырга чакырдылар. Әлеге хәрәкәт активистлары, Анжела Вавилова исемендәге хосписка - каты авыру балаларга акча җыю максатында, «Гаиләдән-гаиләгә» дигән күргәзмә-ярминкә дә үткәрделәр.
Лаеш районы ишегалды үзенең «күлләре», фонтаннары һәм моряклары белән чын диңгез буен хәтерләтте. Биредә Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Аксенов бура уены («городки») уйнап, бала чакларын искә төшерделәр. Баһадир гәүдәле Сергей Аксенов тимерче алачыгында кулына зур кувалда чүкеч тотып, «акча» чүкеп алырга да өлгерде әле. Чираттагы ишегалдында Рөстәм Миңнеханов исә тальян гармунлы булды.
Төп мәйдандагы мәдәни программа Казан тарихына багышланган театраль тамаша белән башланды. Аннан соң Илсур Метшин, Казан Сабан туе хуҗасы буларак, татар һәм рус телләрендә кунакларны сәламләде.
- Без үзебезнең төп Сабан туен, республиканың йомгак­лау Сабан туен бу көнгә махсус күчердек, чөнки безгә кунаклар килде,- диде Рөстәм Миңнеханов, мөнбәр янына чыккач.- Безгә, россиялеләр һәм татарстанлылар өчен кунак ул - иң олы кеше.
Татарстан әйдаманы рес­публикада 170 милләт һәм этник төркем вәкилләре яшәвен, ислам һәм хрис­тиан динендәгеләрнең сан ягыннан бер тигездәрәк булуын ассызыклап үтте.
- Алдагы үсешебез өчен илебездә киләчәктә дә иминлек булуын телибез. Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул иткән бүгенге көндәге кебек гаҗәеп кунаклар безгә гел килеп торсыннар,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов үзенең чыгышында милләтара һәм конфессияара дуслыкның Татарстанның чын мәгънәсендә уникаль брендына әверелгәнлегенә игътибар юнәлтте.
- Рөстәм Миңнеханов белән ишегалларын карап уздык, Татарстан халыкларының казанышлары белән таныштык. Мондый милләтара бердәмлекнең бәһасе бик зур. ­Россия - барлык милләт кеше­ләрен, барлык диндәге­ләрне хөрмәтләүче ил. Шуның нәтиҗәсендә без көчле һәм җиңелмәс. Шуның нәтиҗәсендә узган ел «Кырым язы» булды. Мин сезнең республика халкына һәм, беренче чиратта, Рөстәм Миңнехановка - бик көчле һәм ышанычлы кешегә, чын дус­ка, кырымлыларга авыр вакытта ярдәм күрсәткәне өчен, чын күңелемнән рәхмәт әйтергә телим. Кадерле татарстанлылар, сез күрсәткән ярдәмне без һәрвакыт хәтердә тотабыз, - диде Сергей Аксенов.
Спортның су төрләре буенча халыкара федерация (FINA) башкаручы директоры Корнел Маркулеску спортчылар исеменнән татарстанлыларга рәхмәт белдерде.
- Миңнеханов әфәнде, Татарстан Республикасының хөрмәтле халкы! Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә күрсәткән ярдәмегез өчен зур рәхмәт! Чемпионатта катнашучы 189 ил вәкилләре бу гаҗәеп Сабантуй бәйрәменнән зур канәгатьлек алыр­лар дип ышанам, - диде ул.
Сабан туе төрле аланлыкларда уеннар һәм ярышлар, җырлар һәм биюләр белән гөрләп барды. Абсолют батыр булып Әлмәттән Ильяс Галимов калды, аңа тәкә һәм «Лада Калина» автомобиле бүләк ителде.
«Казан» халыкара ипподромында Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның Си Коуд һәм Ведучи кушаматлы чабышкыларын иярләгән Хамзат Улубаев республика тарафыннан әзерләнгән төп призларны - «Дерби»ны (бүләге - 1,5 миллион сум) һәм «Казан ­ФИНА-2015»не (бүләге - 1,25 миллион сум) яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading