16+

Онытылмаслык эз калдырсын!

16 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында татар музыка сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале узды.

Онытылмаслык эз калдырсын!

16 май көнне С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында татар музыка сәнгате үсешенә үзеннән зур өлеш керткән җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале узды.

Менә инде ун ел дәвамында әлеге фестиваль Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә уңышлы гына үткәрелеп килә. Быел да - юбилей елында, тамаша югары дәрәҗәдә үтте.
Бүгенге көндә фестиваль татар милли музыка сәнгате үсешенең күрсәткече булып тора. Бу концертлар тикмәгә генә зәвыклы тамашачыда зур кызыксыну уятмыйдыр. Алдагы елларда Р.Ваһапов исемендәге фестивальдә һәм күптөрле башка бәйгеләрдә җиңү яулаган талантлы җырчылар катнашу, югары профессиональ дәрәҗәдә башкару осталыгы, классика дәрәҗәсенә күтәрелгән җырлар тәкъдим ителү, бары тик тере тавышка гына җырлау - болар барысы да фестивальнең мәҗбүри шартлары. Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле һәм дирижер Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге оркестр җырчыларыбызга өч сәгать дәвамында ярдәм итеп, татар, казах, әрмән, итальян музыкасын яңгыратты. Концертта катнашкан артистлар да, чәчәк бәйләмен хәтерләтәләр иде: алар арасында, күренекле татар җырчылары - Илһам Шакиров, Фирдинант Сәләхов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Артур Исламов, Ришат Төхвәтуллин белән беррәттән, татар профессиональ музыка сәхнәсенә күтәрелеп кенә килүче җырчылар - Айгөл Хисмәтуллина, Гөлсирин Абдуллина, Илүзә Хуҗина, Ярамир, Аршак Алтунян һ.б. чыгыш ясады. Чакырылган кунаклар арасында бөтен дөнья опера сәхнәсен яулаган атаклы җырчыбыз Альбина Шаһиморатова, шулай ук халыкара конкурслар лауреаты, танылган баянчыбыз Айдар Гайнуллин, ерак Казахстан якларыннан килгән опера җырчысы, СССРның халык артисты Бибигөл Тулегенова да бар иде. Алар тамашачыны кабатланмас чыгышлары белән таң калдырдылар. Тамашачы бигрәк тә Б.Тулегенованың Р.Ваһапов башкаруында ишетеп калган татар җырларын бернинди уен коралына кушылмыйча тере тавышка җырлавын җылы кабул итте. Концертта татар композиторлары Н.Җиһанов, Р.Яхин, С.Сәйдәшев һ.б. ның күңел түренә үтеп керерлек үлемсез әсәрләрен тыңлап, чын мәгънәсендә зур ләззәт алырга мөмкинлек булды.
Гомумән алганда, бүгенге көндә Р.Ваһапов фестиваленең әһәмияте бик зур. Ул яшь талантларыбызны ачарга һәм танытырга ярдәм итә. Концертта күбесенчә татар классик музыкасы яңгыравы да шатландыра. Шәхсән без - яшьләр, бүгенге көндә радио-телевидениедә, интернет челтәрендә зәвыклы татар профессиональ музыкасын тыңлый алу мөмкинлеге зур булмау сәбәпле, шундый җитди концерт-фестивальләргә күбрәк йөрергә тырышсак иде. Фестивальнең җитәкчесе Рифат Фәттаховка, зур проектны оештырып, аны ун ел дәвамында югары дәрәҗәдә тормышка ашыра алганы, җырчыбыз Рәшит Ваһапов исемен мәңгеләштерүгә үзеннән зур өлеш керткәне өчен, рәхмәт әйтәсе килә.
Фестиваль ахырына җитеп, аның гимны җырлана башлагач, ничектер моңсу булып китте. Аның киләчәктә дә шулай чәчәк атуын, халкыбызның бай сәнгать тарихында онытылмаслык үз эзен калдыруын телибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading