16+

«Һәр ир-атның хатыны артист булырга тиеш»

Динә һәм Рафаэль ЛАТЫЙПОВларны бер-берсеннән аерып карау да мөмкин түгел кебек. Алар һәрдаим иҗатта, һәрдаим иҗади сәфәрдә булыр. Татарстанның атказанган артистларының Казанда «койрыгын тоту» мөмкин дә түгел. Бу юлы да, телефон номерын җыюга, аларның икесе бергә вакытына туры килмәдем. Әмма аның шулай булуы әйбәтрәк кебек - үзеннән алда ирен зурлый...

«Һәр ир-атның хатыны артист булырга тиеш»

Динә һәм Рафаэль ЛАТЫЙПОВларны бер-берсеннән аерып карау да мөмкин түгел кебек. Алар һәрдаим иҗатта, һәрдаим иҗади сәфәрдә булыр. Татарстанның атказанган артистларының Казанда «койрыгын тоту» мөмкин дә түгел. Бу юлы да, телефон номерын җыюга, аларның икесе бергә вакытына туры килмәдем. Әмма аның шулай булуы әйбәтрәк кебек - үзеннән алда ирен зурлый...

- 1984 ел - минем Буада медучилищеда укыган чак, - дип, мәхәббәт тарихын яңарта Динә апа. - Мин төркемнең комсоргы, училищелар арасында Җиңүнең 40 еллыгына багышланган конкурска әзерлек эшләре белән янып йөреш. Шунда кызлар, ярдәмгә Толымбай авылыннан Рафаэль абыйны алып киләбез, ул безгә булышыр, дип тәкъдим кертте. Рафаэль мәктәптә укыта, мәдәният йортында параллель рәвештә эшли, районда билгеле шәхес иде. Ул безгә килде, кичәнең сценариен әзерләргә булышты, бәйгедә безнең төркем җиңеп чыкты. Матур кичәдән соң дискотека булды. Шунда мине Рафаэль вальска чакырды. Озата кайтырга мөмкинме, диде. Шуның кадәр хөрмәтле кешегә ничек «юк» дисең? Без төркем белән кайттык, Рафаэль, капка төбенә җиткәч, минем белән сөйләшә калды. Менә шул көннән ул дуслык тәкъдим итә башлады, бераздан, хисләре барлыгын белдерде. Теге конкурс май аенда район күләмендә дә шаулап узды, аннан безнең төркем әлеге чыгыш белән Волгоградка барды. Шуннан кайтуга, Рафаэль кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Минем медучилищены тәмамлаган вакытым, әле унсигезем дә тулмаган, нинди кияү, ди? Юк, димен, Янтуганда яшәүче әниләремне барыбер ризалата алмассың, янәсе. Үземнең инде шундый күз өстендә каш булган егетнең нәкъ мине сайлавына, тәкъдим ясавына горурлыгым да юк түгел... Ул исә, кул сорап баруга ук, әниләрне ризалатты.
- Мәхәббәттән янып-көеп яшәү пункты төшеп калды кебек. Унсигез яшьтә бит инде йөрәкнең иң ялкынланып типкән чоры...
- Янып, гашыйк булу утында тилмерүләр булмады. Башта олы хөрмәт, аннан ияләшү, аннан мәхәббәткә әверелгән сыналган хис. Рафаэль инде акыл утырткан ир-егет иде, әмма танышкан чакларны искә алып, шундук бер әрҗә шампан шәрабе алып куйдым, нәкъ синең минем хатын булачагыңны белә идем, дип искә төшерә.
- Мин унсигездә үк кияүгә бирмәс идем кызымны, бигрәк бала вакыт ич ул.
- Ике абыйдан соң туган төпчек кыз булсам да, үземне тормышка иртә өлгердем дип саныйм. Хәтерлим, буем җитми иде - әби, урындык өстенә бастырып токмач басарга өйрәтте. Шуңа да, каената-каенана белән тора башлагач, авыл җирендәге кырыкмаса-кырык мәшәкатьтән каушап төшмәдем. Әмма балалыгым да юк түгел - 21 яшемдә көмән күтәргәндә дә Рафаэльне дискотекаларга алып чыгып китә идем. Акылны игезәк кызларыбыз тугач утыртканмындыр.
- Ул заманда узи-мазар юк, игезәк көтүегезне чамалаган идегезме?
- Тәгаен белмәсәм дә, минем алдан ук аларга исемнәрем әзер иде. Динара исемен беренче тапкыр авылга күршеләребез алып кайтты. Шуның кадәр ошады ул миңа - хәтта паспорт алыштырып, исемемне Динарага үзгәртү уе да булмады түгел. Әмма әби кушкан исемне үзгәртергә базмадым. Аннан, шул исем янына пар булып, Илнара дигәне өстәлде. Рафаэльгә дә башта, кызыгыз бар, дип, шәфкать туташы әйткән, аның артыннан чыккан табиб та шул ук сүзне кабатлаган. Рафаэль: «Беләм», - ди икән. Табиб: «Берәү генә түгел, икәү», - дигәч, әтиебез шок кичергән. Әмма бик шатланган иде ул. Бәби каршылыйсы көнне иртәнге дүрттән Казанга барып, ул вакытта дефицит «Татарстан» торты кыстырып кайткан иде.
- Шактый озак буйдак булып йөргән Рафаэль абый алайса гаилә кануннарына тиз ияләшкән?
- Ирләр гаилә камыты, гаилә кануннарына буйсынмый - аларның үз кануннары бар. Алар өчен «Мин - ир» дигән закон яши. Хатын-кыз җайлаша, кирәктә хәйләкәрлек белән алдыра белергә тиеш. Бездә дә төрле хәлләр булгандыр, әмма Рафаэль миңа дус булып кала белде. Аннан ул мине, өйләнешү белән хисләрне йөгәнли белергә кирәк, дип өйрәтә иде.
- Спорт остасы Рафаэль абыйның спорттан аерылуы ни белән бәйле булды?
- Рафаэль һәр атна спорт бәйгеләренә йөри иде, чаңгыдан аерылмады, сәнгать чараларында ул башлап йөрүче булды. Каенанам: «Йөртмә, ул гаиләле ир-ат, гаиләдә булырга тиеш», - дип әйтә килде. Минем аны хоббиеннан аерасым килми иде, әмма әти-әнисе инде олы яшьтә, ике бала булу аңа барыбер хоббилары арасында сайлау кирәклеген төшендергәндер, басымны күбрәк үзешчән сәнгать ягына юнәлтте. Икебез дә андый чараларда актив катнаша килдек. Кызлар дүрт яшенә җиткәнче, төп йортта тордык. Аннан район үзәгенә күчендек. Рафаэль район газетасына эшкә урнашты, мин дә бераздан радиотапшырулар бүлегенә килдем.
- Юлларның нәкъ менә сәнгатькә каерганына гына ишарә юк...
- 1996 ел. Мин Казанда читтән торып филология факультетында укый идем, автобуста башкалага юл тотышым. Иртә белән автобус йөртүче кассета куя - җырлар тәэсирендә барасың. Шунда башка уй килде: ә нишләп Рафаэльнең кассетасын чыгарып карамаска? Казанда уку онытылды, беренче очраган кассета киоскында аларның кайда чыгарылганын карыйм. Восход, 23А дигән адрес, телефон күрсәтелгән. Бауманда телеграф эзләп киттем. Шалтыраттым, хәлне аңлаттым, спонсор тапсагыз, яздырырга килегез, диделәр. Шул ук атнада Наил Зыятдинов дигән күршебезнең юбилее булды. Аның энесе безгә спонсорлык ярдәме күрсәтте. «Онытма мине, онытмам сине» дигән кассетаны искиткеч зур популярлык казаныр дип уйламадык та - ул үзебез өчен генә дип каралган иде. Шуннан китте инде - Ирек Гафуров, Марат Мингалиевләр кебек музыкантлар ярдәмендә без олы сәхнәгә күтәрелдек.
- Үзешчән сәнгатьтән югары сәхнәгә күтәрелү үзе бер сынау - тамашачысы булса да, махсус белемнәре юк, дигән кырын караш кына ни тора...
- Без артист дигән исемгә әзер түгел идек. Татарстанның атказанган артистлары исемен биргәндә дә каушадык, дулкынландык. Казанга килгәч, махсус белем, тавыш кую турында кайгырта башлаган идек, танылган бер продюсер: «Сезне нинди тавыш таныткан, шуның белән калыгыз», - дип киңәш бирде. Мин Рафаэльнең тавышын йомшак, җылы, дип бәялим, үземнең җырлый башлавым исә зарурлыктан гына килеп чыкты - дуэт җырлар кирәк иде. Без мондый, тегенди, дип шапырынганыбыз юк ул яктан, башка профессионаллар янында үзебезне тыйнаграк тотабыз.
- Казан ыгы-зыгысыннан ераграк иҗатчыларның иҗаты күпкә ихласрак, баерак була. Сезнең иҗат ул нисбәттән тараймадымы?
- Районнан торып эшләү җиңел түгел. Әйе, җырлар мәсьәләсендә элек бер тында икебез дә кабул итсәк, хәзер бәхәсләшеп алган чаклар була. Моңлы матур җырлар, киң тавыш өчен авылның һәр күзәнәген үзең аша үткәрә белергә кирәк.
- Иҗат белән гаилә бер тында, бер дулкында булу өчен дә һәр нәрсәне үзең аша үткәрергә кирәкме?
- Әйткәнемчә, төрле вакыт булды. Сөрлеккән чакларыбыз да булгандыр, икенчең шул вакытта кул биреп торгыза ала икән, шуннан уртак тормыш кабат келтерәп китә инде. Кадерле балалар үстердек, шөкер. Динарабыз мине кабатлый - 18 яшендә кияүгә чыкты, берничә елдан оныгыбыз Хәлилне алып кайттылар. Хәзер онык дип яшибез. Илнарабыз әлегә тормышта түгел.
- Артист хатыны нинди булырга тиеш, Динә апа?
- Артист хатыны гына түгел, теләсә нинди ирнең хатыны да артист булырга тиеш. Артист ирнекенә исә башкаларга караганда да реальрәк карашлы булырга кирәк. Тормыш бар, иҗат бар - алар икесе ике нәрсә. Артист ирең булганда, син икенче планга калырга әзер булырга тиеш. Мин шулай эшлим дә.
- Сәхнә тормышының да чиге була, запас аэродром кирәк дип уйланганыгыз юкмы?
- Сәхнәдән соң бизнеска кереп чуму теләгебез юк. Дингә якынлашыр көнебез җитә. Ак яулыклы әби, намазлы дәүәти булырга кирәк безгә. Балаларга терәк булып яшәсәк, бик рәхмәт. Дөнья куу, мал җыю юк нәрсә ул - һәркем ахирәтне уйларга тиеш...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading