16+

Раил Садриев: «Шамкай әтием кебек булды»

Ял иртәсе Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай үлгән, дигән хәбәрдән башланды. Көтелмәгән хәбәр булды ул. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән, ләкин татар дөньясында якты йолдыз булып балкыган шундый шәхесләребезнең сүнә баруы бик кызганыч.

Раил Садриев: «Шамкай әтием кебек булды»

Ял иртәсе Татарстанның халык артисты Рәшит Шамкай үлгән, дигән хәбәрдән башланды. Көтелмәгән хәбәр булды ул. Беребез дә мәңгелеккә килмәгән, ләкин татар дөньясында якты йолдыз булып балкыган шундый шәхесләребезнең сүнә баруы бик кызганыч.

Казандагы фатиры янында хушлашып, аны хатынының туган ягында – Арча районы Түбән Оры авылында җирләделәр. Әле бүген дә, социаль челтәрләрдә артистмы ул, шагыйрь-язучымы, гади халыкмы – һәммәсе Рәшит Шамкай турында яза. Татарстанның халык артисты, Буа театры сәнгать җитәкчесе Раил Садриев та "Шәһри Казан"га юмор остасы турында фикерләрен җиткерде:
- Шамкай... Рәшит Шамкай... Совет киносында Борислав Брондуков дигән актёр бар иде. Ул баш рольләр башкармый иде. Менә Рәшит Шамкай да шундый иде. Ул баш рольләрдә уйнамады, ләкин эпизодлар патшасы булды. Минзәлә театрыннан Камал театрына килгәч, артистлар составына эләгә алмый. Шуңа столяр цехына эшкә урнаша. Ләкин массовка вакытындагы кыланышларын күреп, Марсель Сәлимҗанов актёрлыкка ала. Аны күрү өчен, театрга халык агыла башлый. Шулай итеп, татар театрында Шамкай дигән үзенчәлекле йолдыз туа. Шамкай... Рәшит Шамкаев... 

Самара төбәгенең Камышлы районыннан ул. Туган авылы Иске Ярмәктә дә булганым бар. Гастрольләрдә йөргәндә, балачак хатирәләрен сөйли иде. Ачлыктан интегеп яшәгән, бик авыр вакытлары да булган. Бөгелмә хастаханәсендә ятканын, мәктәптә ничек укыганын, Минзәлә театрында эшләгән елларын, аннан ничек киткәнен – барысын да сөйләде. Ул әтием белән бер елгы: икесе дә май аенда туганнар. Гастрольләрдә йөреп, әтине кадерли алмадым. Шуңа Рәшит Шамкай әти кебек булды.

Шамкай – бик үзенчәлекле кеше. Юморист булса да, бөтен кешегә дә бер төрле карамый иде. Миңа бер начарлыгы тимәде. Мин аннан бик күп тәҗрибә алдым, – дип фикерләре белән уртаклашты Раил Садриев.

Аның сүзләренчә, без барыбыз да мәңгелек йортка күчәсе. 80 яшен тутырып, кеше үз үлеме белән бакыйлыкка күчә икән, ул бик бәхетле. «Менә Рәшит абый да бүген үз өендә. Урыны оҗмахта булсын», – диде юмор остасы.
Динара Әхмәт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading