Куе кара кашлары аркасында «Мазда» кушаматы ябышкан Рамил Шарапов Буа сатира театрыннан киткәннән соң, аны мактаучылар да, хурлаучылар да булды. Инде аннан киткәнгә дә шактый вакыт узды.
- Рамил, сине халыкка Буа сатира театры танытты. Бирегә ничек килеп урнашу тарихыңны искә төшереп ал әле.
- Мин әлеге театрга кайчан кайтасымны белдем. Юллама белән укыдым чөнки. Раил Садриевка рәхмәт, бюджет бүлегендә укытты. Биредә биш ел эшләдем. Кеше гомеренең бер институт чоры инде бу. Европада кеше һәр биш ел саен эшен алыштырып тора бит, менә минем дә шулайрак булды инде.
- Китү карары ничек туды?
- Мәктәпне тәмамлагач та, оядан чыгып китәбез бит. Бу да шулай булды. Өйләнгәч, улым тугач, фикерләр үзгәрде. «Эшләсәм тагын бер ел гына эшлим», - дип уйлап куйдым. Китү теләгемне алты ай алдан әйттем. Артист кеше үсәргә тиеш. Ялгышсам да, абынсам да, җиңүгә ирешсәм дә - үзем гаепле.
Комментарийлар