16+

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев: “Миңа ике әни көче, ике әни энергиясе кергән”

Сабада якташлар белән бик матур очрашулар уздырыла.

Рәссам Мөдәррис Минһаҗев: “Миңа ике әни көче, ике әни энергиясе кергән”

Сабада якташлар белән бик матур очрашулар уздырыла.

Узган ел Бөтендөнья Татар конгрессы танылган гармунчы педагог Рафинад абый Сәлахов юбилеена кайтса, быел тумышы белән Олыяз-Шәмәрдән якларыннан булган Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевны олыларга килде.

Рәссамның соңгы 30 елда иҗат иткән “Милли моң” дип аталган күргәзмәсе Саба мәдәният йортның күргәзмәләр залында ачылды. Райондашлары, шулай ук Түбән Кама һәм Лениногорск шәһәреннән килгән кунаклар әлеге күргәзмәне бик яратып карады. 

Мөдәррис абый Минһаҗев күргәзмәгә, гомумән, иҗат кичәсенә килгән һәркем белән рәхәтләнеп аралашты. Картиналары аша авторның тулы бер иҗаты күзаллана. Рәсемнәрдә аның күңел җылылыгы, бөтен вакыйгаларга үз карашы тоемлана. Еллар дәвамында язылган рәсемнәрдә әсәрләрнең идея-эстетик кыйммәтләре дә ачык чагыла.

– Бу картина “Солдатлар” дип атала. Күрәсезме, Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайның йөзе ак. Әфганстан, башка сугышларда катнашкан солдатларның язмышын белеп бетермибез. Шуңа солдат аркасы белән ясалган. Әби кеше улына көч бирә, әмма ирен дә куәтлисе килә. Безнең аналарның шулхәтле акыллылыгы чагыла монда. Ана кеше икесенә дә көч бирә белә. Менә монысы – Олыяз әбисе. Бу апаның ире колхоз рәисе иде. Соңыннан аны Түбән Камага алып киттеләр. Керәшен апасы, карагыз, яулыкларын ничек бәйләгән. Менә бу рәсемдә гади генә комган кебек. Шул гадилек мине гомер буе озатып бара. Әнә чүмече дә яньчелеп беткән. Әмма һаман да татар халкы кебек хезмәт итә. Бу комганның кем ясаганын, кайчан ясалганын да белмиләр. Әмма һаман хезмәттә. Рәссам буларак картиналарга төрле бурычлар куела, – дип сөйли Мөдәррис абый Минһаҗев үзенең рәсемнәрен күрсәтеп.

Олыяз авылы дигәннән, Мөдәррис абыйның бу авыл белән бәйлелеге шулкадәр көчле. Ул авылның рәссам гына күргән үзенчәлекләрен таба белә. Чишмә буйлары да, инештәге балыклар да, басу да аны күңелендә үзенчә ачыла.

– Олыяз дип гел күңел яна инде. Әти белән Сабантуена төшә идек Олыязга. Бөтен кеше дә әтигә җизни дип дәшә идек. Минем ике әни дә шул авылдан иде. Үз әнием дә, үги әни дип әйтергә телем әйләнми Факиһә әни дә. Икесе дә Саба районы Олыяз авылыннан, икесе дә минем өчен газиз кешеләр. Аягымда нык басып торам. Миңа ике әни көче, ике әни энергиясе кергән. Олыяз – чын татар авылы. Табигате дә матур. Тавы да бар, елгасы да, Наил абыйларның теге ягында басуы башлана. Баш иям авылдашларга, – дип үзенең җылы теләкләрен җиткерде авылдашларына Мөдәррис абый. 

Күргәзмәгә төрле эчтәлектәге әсәрләр тупланган. Табигать күренешләре дә, шәһәр һәм авыл тормышы, төрле натюрмортлар, милли бизәкләргә бай картиналар да урын алган. Нинди генә характерлы кешеләр юк бу рәсемнәрдә. Тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкән буын кешеләренең характерлары бигрәк тә калку сурәтләнгән. Анда сугыш чоры, әбиләр дә, бабайлар да оста ясалган.

– Бу рәсемнәрдә Мөдәрриснең туган ягына, үзенең халкына мәхәббәте чагыла. Беренче чиратта үзенең туган ягына хисләре урын алган. Нефть вышкалары, басу-кырларны, урманнарны белән Татарстан киңлекләре сурәтләнә аның рәсемнәрендә.  Иң югары фәлсәфи уйланулары, тарихи чынбарлык аның төрле милли бизәкләр белән ясалган картиналарында чагыла. Ул бизәкләр еллар, гасырлар дәвамында туган, алар татар халкының язмышын чагылдыра, – дип сөйли Татарстан Фәннәр академиясенең сәнгать белгече Людмила Шкляева.

Рәссамның 50дән артык картинадан торган күргәзмәсе Сабага Лениногорск каласыннан кайтты. Күчмә күргәзмә әле республика районнарын гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләргә дә чыгар. Мөдәррис Минһаҗев ясаган рәсемнәр һәрвакыт игътибар үзәгендә, аның картиналары Татарстанның Сынлы сәнгать музеенда, республиканың туган якны өйрәнү музейларында, чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә дә саклана. 
Танылган рәссамның күргәзмәсе Казанда 1 декабрь көнне 14 сәгатьтә Габдулла Тукай музееның күргәзмәләр  залында ачылачак. 


Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading