16+

Разил Вәлиевкә багышланган «кич утыру» узачак

Кич утыру – халкыбызның бер гадәте генә түгел.

Разил Вәлиевкә багышланган «кич утыру» узачак

Кич утыру – халкыбызның бер гадәте генә түгел.

14 декабрьдә MOÑ театр мәйданчыгында Разил Вәлиевкә багышланган кичә узачак.

Кич утыру – халкыбызның бер гадәте генә түгел. Ул кышкы салкыннан өшегән күңелне җылытып, йөрәкнең бер почмагында кадерләп саклаган хатирәләрне уята торган очрашу.

Танылган әдипләребез Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Морат һәм Баязит Зәйдуллин ирекле әңгәмә форматында күптән түгел арабыздан киткән Разил Вәлиев турында сөйләшәчәк. Кем булган соң ул? Нәрсә турында язган? Ни әйтергә теләгән? Йөрәкләрдә нинди эз калдырган? Бу сорауларга җавапларны кичәнең кунаклары һәм әдипләр бергә эзләячәкләр.

Чарага керү ирекле, теркәлү буенча. Башлана 19 сәгатьтә.

Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading