16+

Разил Вәлиев: «70 бераз куркытса да, яшь дигәне өметләндерә әле!»

3 апрель көнне Галиаскәр Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәзил Валиевның иҗат кичәсе булып узды.

Разил Вәлиев: «70 бераз куркытса да, яшь дигәне өметләндерә әле!»

3 апрель көнне Галиаскәр Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Габдулла Тукай бүләге лауреаты Рәзил Валиевның иҗат кичәсе булып узды.

Залда алма төшәрлек тә урын юк иде, бәйрәмнең беренче өлешендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр артистлары шигъри спектакль күрсәтеп, тамашачыны да, юбилярның узен дә еракта калган мәхәббәтле-сөюле яшьлек елларына алып кайттылар.



Икенче өлештә халкыбызны берсеннән-берсе матур мәгънәле җырлар белән баеткан авторның җырларының талантлы яшь җырчылар тарафыннан башкарылуы Разил Валиевның яшьлек җырчысы булуын тагын бер тапкыр күрсәтте. Җырлар котлаулар белән аралашып барды. Татарстанның ике Президентвның котлауларын кабул иткәннән соң Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов юбилярның чал башына чиккән түбәтәй кигезде, кулына коръән белән тәсбих тоттырды.

Юбилярны котларга ерак Алтайдан һәм Якутиядән каләмдәш дуслары килгән иде, алар шундый шагыйрь тудырып үстергәне өчен бетен татар халкына баш иеп рәхмәт әйттелләр. Шагыйрь туган авылда 50дән артык гармунчы бар икән, дистәгә якыны талантлы якташларын котларга гармуннары белән килгәннәр, аларга авылдашлары Алмаз Хәмзин да кушылгач, сәхнә Сабантуйга әйләнде.



Бәйрәмгә өндәүне җырчы Ренат Ибраһимов белән Венера Ганиева куйдылар. Рәхмәт әйтергә сәхнәгә менгәч, Разил Вәлиев гадәтенчә шаяртып алды "70 саны бераз куркытса да, яшь дигәне күңелне юата, карт түгел бит, яшь дигәннәр", - дип, яшьлектән китәргә җыенмавын җиткерде.


Фотолар: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading