16+

Һәрберебез – үзе бер: «Шәһри Казан»да кемнәр эшли?

Без, без, без идек... дип бер карарлык истәлек булсын дип фотога төштек әле менә. Әллә бик аз күренәбезме? Үзебезгә таман гына сыман. Аннан редакция ул бит шундый җир - монда бер кеше өчкә ярыла ала. Коридор буенча ишек саен күз салып чыгыйкмы соң?.. Бүлмәсендә булмаса да - һәркайсы үз урынында...

Һәрберебез – үзе бер: «Шәһри Казан»да кемнәр эшли?

Без, без, без идек... дип бер карарлык истәлек булсын дип фотога төштек әле менә. Әллә бик аз күренәбезме? Үзебезгә таман гына сыман. Аннан редакция ул бит шундый җир - монда бер кеше өчкә ярыла ала. Коридор буенча ишек саен күз салып чыгыйкмы соң?.. Бүлмәсендә булмаса да - һәркайсы үз урынында...

Без, без, без идек... дип бер карарлык истәлек булсын дип фотога төштек әле менә. Әллә бик аз күренәбезме? Үзебезгә таман гына сыман. Аннан редакция ул бит шундый җир - монда бер кеше өчкә ярыла ала. Коридор буенча ишек саен күз салып чыгыйкмы соң?.. Бүлмәсендә булмаса да - һәркайсы үз урынында алар. Кабинет саклап утырган журналист журналистмы инде ул... Аның каравы, килгән бер кешене якты йөз белән каршы алып, тәмле теле белән озата белүче офис-менеджерыбыз Чулпан Нәҗипова һәрчак урынында. Тыныч, төгәл, ипле. Кем кайда нинди эш белән йөри - барысын да белеп тора. Тагын ни кирәк? Типик секретарьларга хас кылану, кылтыклану... Аллам сакласын, ят нәрсә бу балага.
Аннан баш мөхәррир Гөлнара Сабирова бүлмәсе китә. Хәер, аның редакция­дәме юкмы икәнен урамнан ук белеп була. «Җигүле аты» «капка төбенә» «бәйләнгән» икән, йомышыгыз анда икән - юлыгыз уңа дигән сүз. Тота алмадыгыз икән - димәк, үзе дә юлда. Кая гына бармасын - машинаны үзе иярли. Тизлек һәм бәйсезлек ярата чөнки. Эш кешесе. Башкалардан да шуны таләп итә. Сүлпәннәр, аяк өсте йоклап йөргәннәр аның белән уртак тел таба алмас иде. Бәхетләре - юк алар бездә... Шулай да мөхәрриребезнең күңеле нечкә, үзе нәзакәтле. 100дән артык җыр авторы, ике MP3 җырлар җыентыгы булган кеше башкача булмыйдыр да...
Реклама буенча мөхәррир урынбасары Зөлфия Хәлиуллина, киресенчә, җиргә каты басып йөри торганнардан. Озын акчалы эшлекле абзыйлар янында реклама эзләп йөргәндә бик хисләнеп булмый­дыр да. Ишектән кусалар - тәрәзәдән керергә дә күп сорамассың мондый чакта. Зөлфия дә шулай иткәлидер сыман. Юкса безнең агай-эне, татар матбугаты дип, бик уалып-түгелергә тормый бит ул. Шул чак Зөлфиябез тегеңә, үз итеп: «Әйдә, туган, эшлик әле шуны», - дип сүз ката икән, монда, кем әйтмешли, «приговор окончательно» була да куя. Икеле-микеле килер хәлең калмый. Туганыңны ничек тыңламыйсың ди инде...
Баш мөхәррир урынбасары Расиха Фәизова исә редакциягә югары сынлы сәнгатьне алып килгән журналист. Сезгә-безгә таныш «Сәнгать әхрамы» кысаларына гына сыеп бетми аның сәнгате. Редакциядә даими эшләүче күргәзмә залын да ул тотып тора. Мондый нәрсә бер редакциядә дә юк. Бары тик бездә генә! Үзе дә Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Әле бөтен рәссам бер булып, газетабызның 25 еллык юбилеен 25 метрлы киндердә «билгеләп үттеләр». Хәзер бик модада булган милли бизәкле кием, калфак-кәләпүш, алка-беләзек кайдан алыйм дип аптырап тормый редакция кыз-кыркыны, Расиха ханым остасы белән бергә табып бирә, чөнки һәрберсе белән шәхсән таныш.
Корректорлар Рәзинә Мәрданова һәм Алсу Сафиуллина иң беренче чиратта «ШК»ны яраталар. Рәзинә коллективта 1991 елдан бирле. Алсу да яңа кеше түгел. Бер китеп тә караган иде, әмма «ШК»ның тарту көче үзен тиз сиздерде. Мөмкинлек чыгу белән, кире кайтты. Кызлар хәреф хатасы тикшереп кенә калмыйлар, журналистлар язган мәкаләләр уңаеннан бәхәсләшеп китәргә дә, аны энәсеннән җебенә кадәр анализлап ташларга да күп сорамыйлар. Компьютерчы егет-кызларыбыз белән газетаны басарга тапшырып, редакциядән иң соң китүчеләр дә алар. Вакыт белән исәпләшү юк боларда.
«Шәһри Казан»га кайчандыр кап-кара бөдрә чәч белән килгән Дамир Бәдриевнең ап-ак булып чаларуына «Шәһри» диварлары шаһит. Һәр атнасын «эш­лек­ле дүшәмбе»дән башлаган, шәһәр хуҗалыкларына еш чыгып йөрүче Дамирның бер гадәте бар: кешегә исем белән түгел, гадәттә, әтисенең исеме белән дәшә. Моны инде бездә генә түгел, читтәгеләр дә абайлаган. Җилкәсенә букчасын асып кая бара икән дисәң, «Шәһәрне күреп кайтам әле», - диячәк ул. Күрә дә, кайтуга ук язып та бирә әле ул аны.
Хезмәттәшебез Марат Кәбиров тормышында да юбилей быел. Башкорт дәүләт университетыннан куылуына - 25 ел. Ә ул чагында егет аптырап калмый - бер ай дигәндә, тота да өйләнә. Бусы инде икенче юбилей дигән сүз. Кәбировлар гаиләсендә көмеш туй ягъни. Самбо буенча разрядчы Маратка кобра кушаматы да юкка гына тагылмаган инде. Кискен хәрәкәтләр ясарга ярата ул. Юкса һөнәр училищесында укып механизатор таныклыгы алып кайткан егет ике ай эчендә «Колос» комбайнын суга батырырга, «Газ- 52» машинасы белән әйләнергә өлгерер идеме? Чир китә, гадәт китми дисә­ләр дә, «ШК»ның коридорлары тыныч - «кобра» йөргән сизелми. Аның каравы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марат Кәбировның китаплары уңаеннан «ду» киләләр. Берәүләр аны эт итеп сүгә, икенчеләр күккә чөеп мактый.
Әдәбият-мәдәният бүлеге мөхәррире Люция Хәбибуллинаны театрлар, артистлар белән күпьеллык дустанә мөнәсәбәт бәйли. Нинди артистның нинди спектакльдә уйнавын гына түгел, кемнең кайда ял иткәнен дә, нинди мәшәкатьләр белән йөрүен дә белеп тора ул. Артистлар тормышы, мәдәният дөньясы, язмышлар - болар бар да Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Люция Хәбибуллина яратып яза торган темалар. Ул «Шәһри Казан»га 19 ел гомерен багышлаган кеше.
Алисә Сабирова университетның журналистика бүлеген быел гына тәмамласа да, безгә килеп йөри башлавына инде биш ел була. Кая җибәрсәләр, шунда китә Алисә. Әлегә «юк, бармыйм» дип әйтә белми, бердән, кызыксынуы бик көчле, икенчедән, әнә, журналистлар арасында узган ату ярышларында беренчелекне алып кайтты. ГТО нормативлары үтәгәндә шәхси зачетта икенче күрсәткечкә иреште. Тыныч, артык сүз сөйләми, бик тырыш!
Редакторыбыз «бал кортлары» дип йөрүче кыз­ларыбыз Дилбәр Гарифуллина белән Эльвира Мозаффарова ярышып эшлиләр диярсең. Оператив, өлгер, продуктив үзләре. Кемнеңдер авызыннан чыкканчы, алар инде эшләп өлгергән була. Дилбәр соңгы вакытларда тизлеккә спортчылардан да өйрәнә булса кирәк, Дөнья чемпионатыннан кайтып кермәде. Әле өсләрендә тагын бер йөк - «Без бергә» газетасы да бар. Тик икесенең берсе «эх» та итми, һәр эшне җиренә җиткереп, шуннан тәм табып эшлиләр.
Хәбәрче Линар Заки­ров та университетны бы­ел гына тәмамлады. Ин­де аспирантурага кереп йөрүе. Линар бервакытта да каударланмас, шул ук вакытта җитешмәгән, бармаган җире юк. Радиода да ул, ТВда да... Иң мөһиме - бернәрсәгә дә битараф түгел. Гаделсезлек күрсә, бигрәк тә. Дәлилләп, анализлап, бөтенесен үз урынына «утырта бара».
Илфак Шиһапов шулай ук «ШК»ның бер сөйкемле сөяге. Хамелеон булмаса да, күз алдында үзгәрер­гә сәләтле егет. Берничә ай эчендә 30-40 кг авырлыгыннан ваз кичте. Тырышлык белән алдырды. Илфак булмый калыр - журналист булу өстенә, продюсер, композитор, шагыйрь, юморист та бит әле ул. Һәркем белән уртак телне тиз таба, ялагайлана белми, иҗатка бөтен күңеле белән бирелгән кеше. Тарих белән бик кызыксына, авыллар тарихын өйрәнеп, китаплар яза, шәҗәрәләр дә төзи.
Баш бухгалтер Илнур Борһанов белән аның ярдәмчесе Илсөяр Вәли­ул­линаларга кермичә үтеп киткәнмен. Аларны борчымавың хәерле анысы. Алар тирәсеннән аяк очына басып узсаң да ярый. Көне-төне акча чутлыйлар. 1-2 «0»ләрен безнең файдага саташтырсалар, кем каршы инде йә?! Тик юк, бик төгәлләр, дебет белән кредитлары гел тәңгәл.
Компьютер бүлмәсендәгеләр вазифалары белән сабыр булырга дучар ителгәннәр диярсең. Оператив язманы көтми кая барасың инде. Көтәсең. Дизайн һәм сайт эшчәнлеге буенча баш мөхәррир урынбасары Динар Хәмидуллин, аның бертуган энесе газетаны версткалаучы Фәрит Хәмидуллин, Наилә Галиева, Илһам Кашаповка да кагыла бу. Никадәр сабыр булмасын, сүз дә юк, Наиләбезнең дә вакыт-вакыт иртәрәк кайтып, оныкларын сөясе килгән чаклары да буладыр. Ул биредә 1996 елдан бирле эшли. Ә абыйлы-энеле Хәмидуллиннар, гомумән, «Шәһри Казан» белән бергә үскән егетләр. Заманында әтиләре Рәшит - җаваплы сәркатип, әниләре Тәзкирә ханым бездә корректор булып эшләгән. Шулай булгач, редакция аларга инде туган йорт кебек. Илһамның да әнисе Гөләндәм Афзалова бездә эшләде. Барысы да үзебезнекеләр шулай булгач. Компьютер белән ул-бу була калса, «03» урынына килеп җитәргә Ильяс Фәттахов та бар алар янында. Килә, артык сүз сөйләп тормый гына үз эшен эшли Ильясыбыз.
Ул арада газетаның да эше бетә. Иртәгәсен килеп әзер газетаны алып кайтасы гына кала. Монысына әле дә ярый шоферыбыз Альберт Каюмов бар. Шәһәр буйлап йөрер эшләре дә шактый җыела аның. «Шәһри Казан» дигән бала өстенә өендә өч баласы бар әле, яшь булуына карамастан, герой-ата. Бер эштән дә авырыксынмый егет.
Хәер, бер гаилә кебек олы бер коллективта башкача булмый да. Нәрсәгә алынсаң да, авыр башыннан кемдер тотарга тиеш була, ә калганнар күтәреп ала... Булдырам дип...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading