16+

Ришат Төхвәтуллин «Болгар премиясе» хәзинәсе булды

Шимбә көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. Җырчылар «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, баянчыларга кушылып җырлады.

Ришат Төхвәтуллин «Болгар премиясе» хәзинәсе булды

Шимбә көнне «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» милли музыка премиясен тапшыру тантанасы узды. Җырчылар «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры, баянчыларга кушылып җырлады.

Концертка хәтле уздырылган матбугат конференциясендә оештыручылар барлык җырчыларның тере тавышка җырлаячагына басым ясаган иде, фонограмма булмаячак, ә фонограммасыз җырлый алмаганнар катнашмаячак, дигәнрәк сүзләр дә әйтелде. Ни өчендер статуэтканы алырга чыккан Гөлнара Тимерҗанова һәм Данис Зәйнуллин (алар дуэт белән башкарган «Ике яр» җыры лауреат иде) кабат җырларга чыгарылмады. Гөнаһысына керәсебез килми, әмма фонограммасыз җырлый алмаучылар исемлегенә кертелү булдымы соң бу? Дөрес, баласы кечкенә булганга дип тә әйттеләр.

Премия артист­ларның көтеп алган чарасы икән. Бу сәхнә артына кергәч үк сизелде. Җырчылар бер-берсе белән аралашып, хис-кичерешләрен бүлеште. Әле татар эстрадасына чагыштырмача яңарак килеп кергән Чулпан Йосыпова бу премияне быел инде икенче тапкыр ала икән.

- Бу тамашаны зарыгып көтеп алдык. Әлеге премияне алу, минемчә, һәр җыр­чы өчен зур дәрәҗә. Ул иҗат тормышының бер еллык нәтиҗәсе, - диде ул.

Кыз шулай ук артистларның бары тик тере тавышка гына җырлаячагын билгеләп үтте.

- Сәхнәдә бөтен җырчыларга да шартлар бер булачак. Шунда тамашачы кем чыннан да җырлый ала, ә кем юк икәненә инаначак. Минем өчен тере тавышка җырлау бернәрсә түгел, - диде Чулпан.

Концерт кичәсе Ильф һәм Петровның танылган «12 урындык» әсәре мотивында оештырылган иде. Тамашаны төп герой Остап Бендер (Рөстәм Гәйзуллин) белән Айсылу Хаҗиева алып барды. Соңыннан исә тагын бер Остап Бендер - Радик Бариев кушылды. Әсәрдә төп сюжет линиясе 12 урындык арасында барса, кичәдә урындыклар 13 иде. Бу бәйрәм айның 13 нче көнендә булганга бәйле дип ассызыкладылар.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, «Болгар радиосы» музыка премиясе җырчыларны гына түгел, ә авторларны да бәяләүче бердәнбер конкурс. Җырчылар чыгыш ясаганчы, автор белән башкаручыларны сәхнә түренә чакырып, диплом һәм чәчәкләр белән бүләкләделәр. Тамашачы үзенең яратып өлгергән артистларына алкышларын жәлләмәде. Шагыйрь Ринат Мөслимов һәм композитор Альфред Якшәмбетовның өчәр җыры лауреат булды, иң актив авторлар буларак, аларга махсус бүләк тапшырдылар.

«Болгар радиосы» премиясен алырга башка шәһәрләр, өлкәләрдән дә килүчеләр булды. Шундыйларның берсе Самара өлкәсеннән Лилия Мингулова иде. Ә Алсу Әбелханова, киресенчә, Австралиягә Сабантуйга киткән. Җырчы үзе өчен тавыш биргән тамашачыга сәламләрен видеоязма аша тапшырды. Алсуга премия Татарстанга кайтуга тапшырылачак. Ә алып баручылар әйтмешли, «культурный обмен» буларак, сәхнәдә Австралиядән килгән Зөлфия Камалова чыгыш ясады.

Легендар «Парлы чыршылар» җырын башкаручы «Фәридә-Алсу» дуэты алдагы елда премиядә катнаша алмаган.

- Узган ел безнең төркемебездә зур вакыйга булды - Фәридәбезнең өченче баласы туды. Шуңа да хит-парадларда катнашмадык. Хәзер менә яңа сезонда эшкә тотыначакбыз. Тамашачы җырларга дөрес бәя бирә башлады. Эстрада «чүп-чар» белән тулды, җырчыларны иләк аша үткәрергә кирәк, - дип сөйләде алар.

Катнашучылар арасында аккапелла җырлаучылар да бар иде. «Болгар радиосы» премиясенең икенче тапкыр лауреаты Алинә Даутова «Бөдрә тал» җырын бик матур башкарды.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов әйткәнчә, җырчының микрофон аша тын алуын, сулышын тою бөтенләй башка хис-кичерешләр тудыра икән. Башкаручылар күбрәк ретро җырларга өстенлек биргән, тамашачы да шундый җырларга сусаган дип сизелде.

Концертта шулай ук «Тамашачы мәхәббәте» дигән аерым номинация буенча «иң-иң» җырчыны сайлап алу максатыннан телевизор караучылар һәм тамаша залындагылар арасында SMS-тавыш бирү оештырылган иде (тамаша «Яңа Гасыр» каналында турыдан-туры трансляцияләнде). Иң күп SMS Ришат Төхвәтуллин өчен килгән булып чыкты. 13 урындык арасыннан хәзинә-алтын эзләп йөргән «Остап Бендер»га да хәзинәнең сәхнәдә һәм аны халык сайлап алуына ассызыкладылар. Ришатка премия статуэткасыннан тыш, махсус бүләк тә тапшырылды. Махсус бүләккә шулай ук «Музыкаль дистә» хитлар парадында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган Венера Ганиева да лаек булды.

Безнекеләрне бел!
«Болгар радиосы» музыка премиясе лауреатлары исемлегендә редакциябезнең якын дусты Илсөя Бәдретдинова һәм коллегабыз Илфак Шиһапов та бар (сүз уңаеннан, алар икенче ел рәттән әлеге премияне ала). Быел Илфак Шиһапов көен һәм сүзләрен язган «Тормыш бәете» җыры җиңү яулады. Илсөя белән Илфакны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлы, матур иҗат телибез!

Шамил Абдюшев фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading