16+

Рәссамнарга якын Расиха

«Шәһри Казан» газетасында рәссамнар, кул һөнәрләре осталары, сәнгать сөючеләр тарафыннан кызыксынып, яратып укыла торган бүлек бар, ул - «Сәнгать әхрамы» дип атала торган махсус бит. 2008 елның гыйнварыннан башлап аны шушы газетаның хезмәткәре, бүлек мөхәррире Расиха ханым Фәизова җитәкли.

Рәссамнарга якын Расиха

«Шәһри Казан» газетасында рәссамнар, кул һөнәрләре осталары, сәнгать сөючеләр тарафыннан кызыксынып, яратып укыла торган бүлек бар, ул - «Сәнгать әхрамы» дип атала торган махсус бит. 2008 елның гыйнварыннан башлап аны шушы газетаның хезмәткәре, бүлек мөхәррире Расиха ханым Фәизова җитәкли.

Сәнгать сөючеләрнең игътибарын аның шәһәрдә ачылган яңа күргәзмәләр, татар рәссамнарының иҗатлары турында һәр атна саен чыгып барган мәкаләләре (күзәтү, репортаж, әңгәмә, тикшеренү-анализлары) баштан ук җәлеп итте, ул басмаларны көтеп ала торган булдылар.
Бу мәкаләләрдә Расиха ханымның сынлы сәнгать серләрен, алымнарын, шәкелләрен һәм эчтәлеген нечкә тоемлавы, сәнгать әһелләренең күңелләрен, уй-фикерләрен тирәнтен аңлавы, аны ачып бирә алуы күренде; аның оперативлыгы (ягъни тиз арада язып бирү осталыгы), эрудициясе һәм әсәрләрне, рәссамнарның иҗатын тасвирлауда татар әдәби теленең бар байлыгын файдалана белүе күренеп тора.
Сынлы сәнгать белемендә Расиха Фәизованың пәйда булуы соңгы елларда бу өлкәдә барлыкка килгән бушлыкны тутырды, чөнки җөмһүриятебездә бер кулның бармаклары санына да җитмәгән сәнгать белгечләре, галимнәрнең эшчәнлеге, активлыгы нык кимегән иде: аларның кайсылары картайды, кайсылары күргәзмәләргә бик сирәк йөри башлады, кайсыберләре бөтенләй язудан туктады.
Менә шул фонда Расиха Габделбәр кызының егәре, активлыгы һәм оперативлыгы сәнгать әһелләре, Татарстан Рәссамнар берлеге өчен көтеп алынган бүләк булды, сәнгать белеме һәм тәнкыйтендә булган ихтыяҗны канәгатьләндерергә ярдәм итте.
Һәрбер рәссам бары тик үзе, үз күңеле өчен генә яисә акча эшләү максатыннан гына иҗат итми, ул үзен белүләрен, аны аңлауларын һәм күрсәтүләрен тели. Һәм менә инде күп кенә татар рәссамнары аңа бик рәхмәтле: соңгы алты елда гына да Расиха Фәизова аларның күргәзмәләре, иҗади эшчәнлекләре турында 200дән артык мәкалә бастырып чыгарды!
Менә шулар өстенә, ул тагын да бер бик шәрәфле, файдалы эш белән шөгыльләнә: күп көч, вакыт һәм энергия таләп итә торган күргәзмәләр оештырып тора, инде «Шәһри Казан» редакциясенең галереясендә ул оештырган шөһрәтле һәм бик үк танылмаган татар рәссамнарының 30га якын шәхси күргәзмәләре булып узды. Боларның барысы да иҗат әһелләрен тагын да ныграк эшләргә, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра.
Үзенең бөтен эшчәнлеге, тырышлыгы һәм сәнгатьне яратуы, аңа бирелгәнлеге белән, Расиха Фәизова безнең милли казанышларыбызны сәнгать сөючеләребезгә, киң халык массаларына җиткерә, күрсәтә һәм пропагандалый. Безнең күз алдында ул гади журналисттан сәләтле чын сәнгать белгеченә әверелде.
Барча хаттатлар (каллиграфлар), шәхсән без фәкыйрегез дә аңа бик рәхмәтле, безне дә дөньяга күрсәтү өчен, ул күп көч куйды.
Расиха ханым әле күптән түгел генә Татарстан Рәссамнар берлеге сафларына басты - тулы хокуклы, лаеклы әгъза итеп кабул ителде.
Шул уңай белән мин аны барлык татар рәссамнары исеменнән чын күңелдән котлыйм, ныклы сәламәтлек һәм иҗат уңышлары телим!
Редакциядән: хезмәттәшебез Расиха Фәизованың Татарстан Рәссамнар берлегенә әгъза итеп алыну хәбәрен редакциябез дә шатланып кабул итте. Аңа киләчәктә дә иҗат уңышлары теләп калабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading