16+

Рөстәм Миңнеханов: “Бу үзгәреш кирәк иде безгә”

Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" фестиваленең беренче концерты узды. Татар эстрадасының дөнья шоу-бизнесына таба булган беренче адымнарын карарга республиканың барлык элитасы җыелган иде.

Рөстәм Миңнеханов: “Бу үзгәреш кирәк иде безгә”

Кичә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында "Үзгәреш җиле" фестиваленең беренче концерты узды. Татар эстрадасының дөнья шоу-бизнесына таба булган беренче адымнарын карарга республиканың барлык элитасы җыелган иде.


Фестивальне Рөстәм Яхин музыкасына язылган "Оныта алмыйм" җыры белән Әмир Әхмәдишин ачып җибәрде. Икенче чыгыш та үзенчәлеклеге белән калышмады. Сара Садыйкова көенә иҗат ителгән беренче татар тангосын ("Көтәм сине" җыры) Илүсә Хуҗина башкарды.
-Бу минем өчен әле беренче эксперимент. Танго стилендә моңа кадәр җырлаган юк иде. Сара Садыйкованың бу әсәре үземә дә бик ошый. Аңа бик җаваплы карадым. Остазлар ярдәмендә шушы стильгә чумып, шушы чорны күрсәтергә тырыштым. Репетицияләребез шактый булды. Бер-беребез белән дуслашып, туганлашып беттек. Биредә катнашу үзе бер ләззәт, - дип уртаклашты хис-кичерешләре белән Илүсә.
Проектта катнашу өчен йөз татар җырыннан илле әсәр сайлап алынды. Аларга профессиональ аранжировка ясалды. Шулай ук, гыйнвар айларында Мәскәүдәге «Мосфильм» тавыш яздыру үзәгендә барысын да аудиотасмага яздырачаклар. Әлеге җырларны радио-телевидения, кино-театрларда, хәтта кибетләрдә дә ишетеп булачак. Концертта исә тамашачылар игътибарына бары 29 җыр гына тәкъдим ителде.
Җырчылар гадәттә берәр җыр башкарса, Артур Исламовка бәхет елмайды - ул Җәүдәт Фәйзинең "Урман кызы" һәм Рөстәм Яхинның "Ышанам" җырлары белән сәхнәгә чыкты.
-Бу чын эстрада стилендәге чыгыш булды, - дип таныштырды үз чыгышы белән егет. - Чит ил эстрадасына игътибар итсәк, анда җырчылар тере тавыш, җанлы музыка белән чыгыш ясый. Без дә, ниһаять, моңа килеп җитте. Мин бу җырларны халыкның кабул итүен бик телим. Проект турында күп сүз сөйләнде. Ләкин монда татар эстрада җырлары турында сүз бара, татар фольклорына кагылмыйбыз. Хәзерге вакытта татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә, - диде Артур.
Яшь җырчы Илгиз Шәйхрәзиев исә фестивальнең ачышы булды. "Бормалы су" җырында рэп укып, брэк-данс биеп була дип кем уйлаган?! Ә ул иҗатташ дусты Ильяс Гаффаров белән булмастайны эшләп залны шаккаттырды. Румия Ниязова исә "Нигә яна йөрәгем?" дия-дия халыкны чечётка биетте. Проектның музыкаль җитәкчесе, танылган джазмен Вадим Эйленкриг та оркестр артында гына утырмады. Аның саксафоны җырларны тагын да тирәнрәк мәгънәле, күңелгә үтеп керердәй яңгыратты. Вадим башкаруындагы Салих Сәйдәшевның 1948 елда иҗат ителгән "Әдрән диңгез" әсәре дә барысының да күңеленә хуш килде.
Проектка нигез салган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр катнашучыны елмаеп, көчле алкышлар белән каршы алды. Янәшәсендә утырган Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин белән үз-ара гапләшеп алырга да вакыт таптылар. Ә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәр чыгышка кушылып җырлап утырды.
- Татарстаннан читтә дә безнең артистларыбызны, эстрадабызны, көебезне белүләрен телим. Бүген без менә шул мәсьәләне хәл итәбез. Шушы эшкә алынган опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәмәтҗановның зур эш башкарганы күренеп тора. "Үзгәреш җиле" алга таба да дәвам итәр дип уйлыйм. Миңа әлегә барысы да ошый, халыкка да ошый. Бу үзгәреш кирәк иде безгә, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Концертта шулай ук Алинә Шәрибҗанова, Язилә Мөхәммәтова, Раяз Фасыйхов, Айгөл Гардисламова, Ильвина, Зәринә Хәсәншина, Айдар Сөләйманов, Зәрина Вилданова һ.б. артистлар чыгыш ясады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading