Эльмир Җәүдәт улы Низамов 1986 елның 24 декабрендә Ульяновскта туа. Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (2006). Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция һәм музыка теориясе кафедрасы доценты. РФ Композиторлар берлеге әгъзасы. Татарстан Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы.
Камера-инструменталь, симфоник һәм хор әсәрләре, романслар, җырлар һәм башка төрле музыка авторы. Эльмир Низамованың иҗаты төрле жанрларда эшли белүе, академик музыка алымнарын милли фольклор элементлары белән берләштерүе, үсеш динамикасын озын, киң колачлы музыкаль полотналарда урнаштыруы белән аерылып тора.
Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты (2015), Д. Кабалевский исемендәге Бөтенроссия композиторлар конкурсы (2017), «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында (2020), «Милли телдә тулы метражлы уен фильмының иң яхшы композиторы» номинациясендә «Алтын тәлинкә» I төбәкара кинопремиясе лауреаты (2020), шулай ук башка халыкара, Россия һәм төбәк музыка конкурсларында җиңүчесе.
Комментарийлар