16+

Сабакташлар сәхнәдә очрашты

Моннан 35 ел элек Казан театр училищесын тәмамлаган сабакташлар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә очрашты.

Сабакташлар сәхнәдә очрашты

Моннан 35 ел элек Казан театр училищесын тәмамлаган сабакташлар Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә очрашты.

Заманында Марсель Сәлимҗанов курсында белем алган егетләр һәм кызлар үзләрен сәхнәдә күрергә теләгәннәрдерме, юкмы - анысы билгесез. Әмма язмыш юллары аларның төрлесен төрле якка борып җибәрә. Шулай да башка һөнәрне сайлаганнары да, күңелләре белән генә түгел, талантлары белән дә артист булып калганнар. Зәңгәр экраннар аша барыбызга да таныш булган Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфинур Хисами, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов, Агрофена Васильева «Зөбәйдә - адәм баласы»ннан өзек уйнап, үзләренең студент елларын искә төшерделәр. Тамашачы Әсхәт Хисмәтовны, гадәттәгечә, җырчы артист буларак та алкышларга күмде. К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова белән Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов үзләре уйнаган «Гайфи бабай, өйлән давай!» һәм «Төн яна учакта» спектакльләреннән өзекләр күрсәтте. Уфаның «Нур» татар дәүләт драма театры артисты Символ Гайнетдинов тамашачыга үзенең моңлы җырларын бүләк итте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәйтүн Яркәев белән мәгариф отличнигы Миләүшә Хаҗиева уйнаган өзекләр дә тамашачы күңеленә хуш килде. Сәхнә юлыннан китмәсә дә, электән үк җырларга яраткан Фаягөл Шәрәфетдинованың моңлы тавышы шул килеш сакланып калган.
Яшьлек хатирәләре, истәлекләр... - барысын да искә алды сабакташлар. Алар үзләре өйрәнгән сәхнә теле дәресенә дә кабат кайтып килделәр, шигырьләр һәм җырлар яңгырттылар. «Кичәге» студентларның укытучылары да сәхнәгә күтәрелде. Алар арасыннан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин: «Мин училищега 27 яшемдә килеп кердем. Йөзә белмәгән килеш суга чумдым, дияргә була. Бу группаның егетләре-кызлары үзләре усаллар, үзләре тырышлар, үзләре әйбәтләр булып чыкты», - дип бәяләде үзенең эзенә басып барган элекке студентларын.
Әлеге очрашуны оештыруда башлап йөргән өчен, сабакташлар Агрофена Васильевага рәхмәтле. Аларның остазлары Марсель Сәлимҗанов, әгәр исән булса, кичәдә алар белән горурланып утырган булыр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading