16+

Сагынырбыз сезне, Разил абый!

Исән булса, быел 4 гыйнварда халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә 77 яшь тулган булыр иде.

Сагынырбыз сезне, Разил абый!

Исән булса, быел 4 гыйнварда халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиевкә 77 яшь тулган булыр иде.

Әдипнең туган көнендә Түбән Каманың Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә аны зурлап искә алдылар.

“Бу дөньяның мин бер кисәкчеге, Мин – кечкенә генә материк. Таулар да бар миндә, упкыннар да, Батырлык бар миндә, матурлык...”. Экраннан Разил абый үзенең “Кеше” шигырен укый. Менә укып бетерер дә: “Газиз якташларым, бүгенге кичәгә килә алмадым инде. Ләкин күңелем, уйларым белән мин гел сезнең янда. Бу шигыремне сагынычлы кайнар сәламем дип кабул итегез”, – дияр төсле тоела. 

Әйе, аның турында үткән заманда сөйләргә авыр. Арабыздан мәңгелеккә киткәненә әле һаман ышанып булмый. Чара башында ук мөлдерәмә тулган  күңел, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова, кулына микрофон алып, шагыйрь сүзләренә язылган “Кышкы учак” җырын җырлый башлагач, тәмам ташып түгелде...    

Кичә матур хатирәләргә, җылы сүзләргә бай булды. Әдипнең бертуган энесе Рәмзил Вәлиев абыйсы белән бәйле истәлекләрен уртаклашты. “Без гаиләдә сигез бала үстек. Разил абый безнең өчен һәрчак үрнәк булды. Аңардан калган бишмәт мине кышкы зәмһәрир салкыннардан сакласа, аның күңел җылысы тормыш киртәләрен җиңәргә ярдәм итте. Әткәй урынына калган кадерле кешем иде. Бик юксынам үзен. Туган җанлы, ярдәмчел булуы белән аерылып торды, кешеләрдә гел матурлык кына эзләде. Туган ягын сагынып яшәде. Авылга кайткач, иртәнге дүрттә торып, урамнарны, болыннарны урап кайта иде. Әнә шулай җанына тынычлык, илһам ала, үткәннәре, яшьлеге белән очраша сыман тоела иде миңа”, – диде Рәмзил әфәнде. 

Түбән Кама муниципаль районы башкара комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов Разил Вәлиевне татар халкының горурлыгы дип атады һәм әдипнең туган ягында аның исемен мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкарылырга тиешлеге турында әйтте.

Чарага Казан һәм Чаллы шәһәрләреннән мәртәбәле кунаклар – шагыйрьнең иҗатташ дуслары да килгән иде. Халык шагыйре Рәдиф Гаташ: “Разилнең туган ягына кайткач, аны югалту сагышы тагын да көчәйде. Алыштырмас кешеләр юк, дисәләр дә, Разил безнең бик күпләребез өчен алыштыргысыз дус, туган, бәлки, бу якларның йөз елга бер тапкыр туа торган улы иде”, – дип сөйләде.  

Зиннур Мансуров Разил Вәлиевне татар әдәбиятының алтын баганасы дип атады. “Татар язучылары элек-электән беркайчан да әдәби иҗат белән генә чикләнмәгән. Разилнең халкыбыз өчен башкарган эшләрен күздән кичерсәң,  аның  татар әдибе статусын берничә башка күтәрүенә инанасың”, – диде язучы. 

Марсель Галиев шагыйрьнең туган авылы Ташлыкта иске мәчетне яңартып, манарасына ай кую мәшәкатьләре белән йөргән чакларны искә алды: “Партия заманы иде ул. Шуңа да, булдыра алырмы икән, дип шикләндек. Булдырды! Күрше-тирә авыл хаклы да әлеге зур вакыйганы карарга килгән. Нинди көчле рухлы безнең халык, дип, шаккатып, сокланып сөйләгәнен хәтерлим. Ул шушы рухны гомере буе тоеп яшәде, шул рух аның үзен дә яшәтте, зур эшләргә илһамландырды”.  

Факил Сафинның да язучы белән бәйле хатирәләре күп иде. Ул Разил Вәлиевнең Язучылар берләшмәсенең Чаллы бүлеге белән җитәкчелек иткән елларын хәтердә яңартты. Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов әдипнең, Кайгыртучылар советы рәисе буларак, фонд эшен үстерүгә күп көч куюына басым ясады. 

Чарада Разил абыйның авылдашы, якын дусты, сабакташы Алмаз Хәмзин дә катнашты. Алмаз абый дигәч, Разил Вәлиевнең бер әңгәмәсендә “Мәктәптә укыганда мин җырлап йөрдем, ә Алмаз шигырьләр яза иде. Аннан соң урыннарны алмаштык һәм дөрес эшләгәнбез”, – дип көлеп әйткән сүзләре искә төште. Күренеп тора: Алмаз абый да бик юксына Разил дустын. Үскән чакта үзләре белән булган кызык хәлләрне сөйләп, тамашачыны көлдереп тә алды.    

Шагыйрь, драматург, дәүләт эшлеклесе, милләтпәрвәр, мәгърифәтче, тәрҗемәче, күпсанлы мактаулы исемнәр иясе, чын көрәшче, оста тәрбияче, менә дигән психолог, чын дипломат... Әйе, кичәдә катнашкан һәркем Разил Вәлиевне үзенчә ачты. Билгеле инде, аның 30 елдан артык гомеренең китапханә белән бәйле булуы, үзе җитәкләгән Милли китапханәне Татарстан, татар халкының милли символы дәрәҗәсенә күтәрүе турында әйтми китү дә мөмкин түгел иде. Чыннан да, татар китабына җылы урын тапкан, китапханәләр эшенә яңа сулыш өргән шәхес тә иде ул. Шуңа күрә шагыйрьне искә алу кичәсенең нәкъ менә китапханәдә үтүе дә табигый сыман. 

Чара шагыйрь сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Китапханәче кызлар, Ирек Гайнемөхәммәтов, Разия Якупова, Алсу Вәлиуллина, Ландыш Шәфигуллина, Гүзәл Ильясова, Илһам Хисмәтуллин, скрипкачы кызыбыз Иркә Гайнемөхәммәтова кичәне үз чыгышлары белән бизәде. Флер Гайнемөхәммәтовның тальянда өздереп уйнавы залда утыручыларны яшьлекләренә алып кайтты.       

...Кичә тәмам. Кайтыр юлга чыгам. Ә колакта һаман таныш көй яңгырап тора: “Ява карлар, яңа карлар, Яңа елның кары ява...”. Без генә түгел, яңа елның бөтерелеп яуган ак карлары да, туган авылың Ташлыкның син тәгәрәп үскән чирәмле урамнары, печән чапкан хуш исле болыннары, кулларың җылысы, күз нурларың сакланган китапларың, алай гынамы – бар җиһан сагыныр сине, Разил абый!.. 

Айгөл ГӘРӘЕВА, Түбән Каманың Кол Гали исемендәге милли китапханәсе хезмәткәре.
Лилия Бусыгина фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading