16+

Сак булыгыз: «йолдызлыкотрянка»

Татарстанда инде февраль башыннан бирле 70 меңгә якын бала үзенчәлекле авыру - «йолдызлыкотрянка» белән чирли. Авыруны бары тик сәләтле балалар гына йоктыра икән.

Сак булыгыз: «йолдызлыкотрянка»

Татарстанда инде февраль башыннан бирле 70 меңгә якын бала үзенчәлекле авыру - «йолдызлыкотрянка» белән чирли. Авыруны бары тик сәләтле балалар гына йоктыра икән.


Сабыйлар сәхнәгә бер чыкса, бертуктамый җырлый, бии башлыйлар. Әнә шундый балалар 14 апрель көнне УНИКС концертлар залында зур бәйрәм оештырды. Аларны икенче төрле «Йолдызлык» балалары» дип тә әйтәләр әле.

«Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел инде XVII тапкыр оештырыла. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәләтле балаларны барлау, иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатыннан, үз карамагына алды.

- «Йолдызлык» - самимилек, сәләт, матурлык, ихласлык мохите. Бүген балалар сәләтен күрсәтү өчен, безнең республикада барысы да бар. Бу сәхнәдә без бүген мөгаллимнәр, әти-әниләр, район җитәкчеләре, балалар хезмәтен күрәбез. Матурлык һәм хезмәт бәйрәме бүген, - диде Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.

Россия театр сәнгате университетының (ГИТИС) эстрада бүлеге кафедра мөдире Михаил Борисов та ел саен биредә үз уку йортына кабул итү өчен сәләтләр барлый. «Йолдызлык» фестиваленең Гран-приена ия булган балага әлеге уку йортында бушлай белем алу хокукы бирелә. Михаил Борисов үз чыгышында ерак революция чорларын искә алды.

- УНИКСтан 200 метр аралыкта гына Владимир Ленинга һәйкәл тора. Моннан бик күп еллар элек аны, революцион эшчәнлеге өчен, Казан университетыннан куганнар. Ә беләсезме нигә? Ул вакытта «Йолдызлык» хәрәкәте юк иде. Ул булса, Ленин берәр хор коллективында җырлар иде, бәлки Крупская белән биеп тә йөрер иде. Ярый әле хәзер «Йолдызлык» бар, балалар үзләренең сәләтләрен иҗат өлкәсендә күрсәтә ала, - дип ярым шаярып, ярым җитди сүз белән җөпләде фикерен Михаил Борисов.



Татарстан Республикасының һөнәри сәнгать һәм сәнгать белеме бүлеге мөдире Диләрә Хәйретдинова «Йолдызлык»ны һөнәри үсешкә трамплин дип саный.
- «Йолдызлык» безнең иң кадерле кыйммәтләрне - сәләтле балаларны барлаган Татарстан бренды. Сабыйларның елмаюын, күзләрендәге нурны күрү - үзе зур шатлык. «Йолдызлык» һәр катнашучы өчен иҗат дөньясына трамплин булып тора. Бу бәйгедән соң күбесе зур сәхнәгә чыга, - ди Диләрә Хәйретдинова.

Ә менә 19 яшьлек Гөлназ Гатина, ГИТИСка укырга керергә тәкъдим итсәләр дә, сәхнә юлыннан китүдән баш тарткан. «Йолдызлык»та ул инде унынчы елын чыгыш ясый. Елмаеп кына, «Бу минем юбилей елым», - ди. Гөлназ Чирмешән районының Кармыш авылында туып-үскән. Хәзерге ва­кытта КФУда икътисадчы һөнәрен үзләштерә.

- «Йолдызлык»та вокал - иң авыр номинацияләрнең берсе. Бирегә Мәскәүдә белем алган иң көчле иҗатчылар җыела. Шуңа да мин һәр уңышымны сөенеп каршы алам. Сәхнәгә чыгу - үзе бер стимул. ГИТИСка укырга бармадым, дөресен генә әйткәндә, куркып калдым. Җырчылар бик күп, үз тамашачыңны тапмасаң, сиңа урын юк. Икътисадчы булсам да, иҗаттан бер генә минутка да читләшкәнем юк, - ди Гөлназ Гатина.


Сәхнәгә түбәтәй белән чыккан бердәнбер конферансье Инсаф Зариповның да башкалар кебек җырлыйсы, биисе килә икән.
- Җырларга, биергә бик телим дә, әлегә булмый шул, ләкин шигырьләрне оста сөйлим. Кайбер чыгышларны үзем уйлап чыгарам. «Йолдызлык»та мин инде икенче ел, - ди Балтач егете.

«Йолдызлык» гала-концертында сабыйлар чыгышыннан торган 52 номер тәкъдим ителде. Бу юлы сәхнәгә менмәгәннәр бер атнадан «Пирамида» концертлар залында үз сәләтен күрсәтәчәк.



Фото: yalkyn.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading