16+

Серле таягы белән сихерли

Бүгенге көндә Канадада яшәүче Айрат ИШМОРАТОВның уңышларын ишетеп, әти-әнисе, туганнары, укытучылары куанып яши. Аның сәнгать юлыннан китүенә әбисе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина сәбәпче, диләр. Әмма әнисе Рәзимә ханымның туганнан туган абыйсы - консерватория профессоры Әзһәр Абдуллин юнәлеш бирә аңа.

Серле таягы белән сихерли

Бүгенге көндә Канадада яшәүче Айрат ИШМОРАТОВның уңышларын ишетеп, әти-әнисе, туганнары, укытучылары куанып яши. Аның сәнгать юлыннан китүенә әбисе - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншина сәбәпче, диләр. Әмма әнисе Рәзимә ханымның туганнан туган абыйсы - консерватория профессоры Әзһәр Абдуллин юнәлеш бирә аңа.

Малайның балачактагы сәләтен күреп, аны музыка мәктәбенә бирергә куша. Үзенең абыйлары да кайсы гармунчы, кайсы скрипкачы булганлыктан, Рәзимә апаның күңеленә дә сәнгать якын тоела. Ул Айратны музыка мәктәбенә илтә. Бервакыт малай туганнары янында: «Минем әти-әниләр саран, пианино да алып бирмиләр», - дип әйтеп сала. Шуннан соң ана кеше улына кредитка әлеге уен коралын алып кайта. Пианинода бирелеп уйнау белән бергә инглиз телен дә яратып өйрәнә Айрат. Әнә шул тырышлыгы бушка китми. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап киткән егет Монреаль университетында докторлык дәрәҗәсен алды. Бүгенге көндә ул 100 еллык тарихы булган Квебек шәһәре оркестрына дирижерлык итә. Хатыны Эльвира анда альт-скрипкада уйный.
Күптән түгел якташыбыз Айрат Ишморатов Казанда булып китте. Аны М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында куелган «Жизель» балетына оркестр белән дирижерлык итү өчен чакырдылар. Айрат заманында шушы оркестрда эшләп алганда кларнетта уйнаган иде. Бу юлы да аның җитәкчелегендә чыгыш ясаган оркестрны алкышларга күмделәр. Әйтерсең ул үзенең серле таягы белән музыкантларны гына түгел, бөтен тамашачыны сихерләде. Спектакльдән соң без Айрат Ишморатов белән сөйләшеп алдык.
- Айрат, бер дирижер белән икенчесенең аермасы нидә?
- Һәр уен коралының тавышы дирижердан тора. Ул оркестрдагы бөтен уен коралының да тавышын ишетергә тиеш. Оста дирижерның оркестр белән идарә итүен залдагы тамашачы да сизә.
- Симфоник оркестр белән театрдагы оркестр ничек аерыла?
- Мин аерма күрмим. Музыкантлар шул ул ук уен кораллары белән уйный. Театрларда дирижер опера-балетка яисә спектакльгә көй башкару белән генә аерыла.
- Үзегез дә көйләр язасыз. Алар кайларда яңгырый?
- Әсәрләрем Канадада, АКШта, Израильдә һәм башка Европа илләрендә башкарыла. Шуңа күрә иҗат итәргә илһам килеп кенә тора.
- Сез биредә оркестр белән бер мәртәбә генә репетиция ясап сәхнәгә чыктыгыз. Кайберәүләр айлар буе шөгыльләнә...
- Мин мондагы музыкантларны яхшы беләм. Аларның һәрберсе талантлы. Шуңа күрә алар белән аңлашып эшләдек.
- Тагын чакырсалар, кайтырга риза булыр идегезме?
- Театр директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов киләчәктә дә аерым спектакльләргә чакырачагын белдерде.
- Сез башка илләргә дә гастрольләргә йөреп торасыз. Узган ел кайларда булдыгыз?
- Безне чакырып кына торалар. Бразилия, Перу, Нью-Йоркта яхшы гына кабул иттеләр.
- Канадада профессиональ музыкага игътибар ничегрәк?
- Анда музыка өчен хөкүмәттән акча күп бүленә. Оркестрларның дәрәҗәсе бик югары. Россия музыка мәктәбен һәр җирдә хөрмәт итәләр. Россиядән икәнне белгәч, мөнәсәбәтләре яхшы якка үзгәрә.
- Бездә дирижер, гадәттә, фрак кия. Канадада ничегрәк киенәләр? Аерым кием таләп ителәме?
- Бәйрәмнәрдә ак кием, гадәти көннәрдә кара күлмәктән сәхнәгә чыгабыз. Мин фрак та киям.
- Айрат, Сез музыкант булудан тыш, оста итеп рәсем дә ясыйсыз, спортта да беренче разрядлы альпинист. Картиналарыгыздан күргәзмә оештырырга уйлаганыгыз юкмы? Спортны ташлап бетермәдегезме әле?
- Минем картиналарым Казанда әти-әнидә саклана. Башка эшләр күп булу сәбәпле, алар белән шөгыльләнергә вакыт юк. Быел әтием, абыем белән Эльбрус тауларына барырга хыялланган идек. Анда кискен хәлләр булу сәбәпле, чыгып китмәдек.
- Үзегезнең балаларыгыз нәрсәләр белән кызыксына?
- Олы кызыбыз Алинәгә - 8 яшь, ул французча укый, рәсемне бик оста ясый. Луиза әле 3 яшьтә генә. Киләчәктә нинди һөнәр сайласалар да, үзләре ярата торган булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading