16+

"Сез булганда гына без бар", яки Чистай иҗат сезонын башлады

Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үз планнарыңны сөйлә дип тикмәгә генә әйтмиләр. Яз кеннәреннән алып, билгеләнгән концертлар пандемия аркасында үткәрелә алмыйча калды. Хәзер шатлыклы хәбәр - чикләүләрне акрынлап кына киметә башлагач, концертлар үткәрү мөмкинлеге дә барлыкка килде.

"Сез булганда гына без бар", яки Чистай иҗат сезонын башлады

Аллаһы Тәгаләне көлдерәсең килсә, аңа үз планнарыңны сөйлә дип тикмәгә генә әйтмиләр. Яз кеннәреннән алып, билгеләнгән концертлар пандемия аркасында үткәрелә алмыйча калды. Хәзер шатлыклы хәбәр - чикләүләрне акрынлап кына киметә башлагач, концертлар үткәрү мөмкинлеге дә барлыкка килде.

Шуңа бик шатланып вә дулкынланып артистлар, мәдәният йортлары, иҗат коллективлары яңадан яраткан тамашачы белән очрашуларны яңарта башлады. Чистай иҗат коллективлары да башкалардан калышмый, әле күп вакытта алдынгы рәтләрдә баралар. Бүгенге вәзгыятьтә ни эшләр белән янып йөриләр икән чистайлылар?

Без әлеге сорауны "Чистай" мәдәни үзәге җитәкчесе Наҗия Мансур кызы Загретдиновага мөрәҗәгать иттек.
- Бездә бүген зур бәйрәм - иҗат сезонын матур гына башлап җибәрдек, - ди шатланып үзәк җитәкчесе. - Яраткан тамашачыбызны зарыгып сагынып беттек, шуңа да нык әзерләндек, үзебез өчен генә түгел, тамашачыга да бәйрәм ясадык. Форсаттан файдаланып, хакимиятнең мәдәни бүлеген, барлык иҗат коллективларны котлыйм. Уңышлар телим, - ди Наҗия Мансур кызы.

Чистайлылар бүген яраткан башкаручылар, талантлы яшь пар Зинира һәм Ризат Рамазановлар тамашасын карарга җыелды. "Чистай" үзәге хезмәткәрләре барлык санитар таләпләрен генә үтәп калмады, ә тамашачыны көзге әкияткә дәште. Фойеда ук көзге нигьмәтләрдән әзерләнгән, матур итеп бизәлгән фотозоналар каршы алды. Ачык йөзле, мөлаем хезмәткәрләр концертка килгән кунакларны хуш исле, тәм-томнар белән әзерләнгән чәй белән каршы алдылар. Беренче этажда милли музыка янгыраса, икенче этажда үзәкнең ижат коллективы узенең концерт программасын әзерләгән иде. Тамашачы бик канәгать калды. 
- Һәрвакыт ашкынып, бик теләп киләм әлеге бинада узучы чараларга, коллектив һәм җитәкчесе ачык йөзле, нәкь чын татарча кунакчыл, - дип фикере белән уртаклаша табиб Ландыш Мирсияпова.

Зинира, Ризат Рамазановлар һәм аларның иҗат коллективы яңа сезонны нәкъ Чистайдан тикмәгә генә башламаган. 
- Безнең бирегә беренче генә килүебез түгел, монда безне яраталар, күрше районнарыннан да киләләр. Зур рәхмәт белдерәсе килә барыгызга да, сез булганда гына без бар, - ди артистлар. Әйтеп кенә калмады, шәп кенә тамаша тәкъдим иттеләр. Күңелле җырлар, моңсу халыкчан белән аралашып барды. Дәртле биюләр дә халыкка хуш килде. Ризатның мәзәкләре һәм көлкеле тормыш күренешләре залдагы беркемне дә битараф калдырмады.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик матур концерт булды рэхмэт артистларга. Концертны оештыручыларга да исжноек-саулык, эшлэрендэ унышлар. Бик матур эзерлэнгэннэр. Чыннан да козге экияткэ элэккэндэй булдык. Ботен жирдэ матурлык, хозурлык. Ботен жирдэ козге чэчэклэр бэйлэме, коз нигъмэтлэре. Клуб коллективы Ризатлар концерты алдыннан узлэре дэ бик матур концерт программасын эзерлэгэн иде. Э хэр тамашачыга бушлай тэкъдим ителгэн хуш исле, жилэк-жимешле, мэтрушкэле чэйлэре тэме эле дэ авызда. Бик зур рэхмэт барысына да. Онытылмаслык кичэ булды ул. Чыннан да сагындырган мондый очрашулар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барысы да матур булды

      Мөһим

      loading