16+

Шаляпин фестивале ачылды

Башкалабызда Ф.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале Дж.Россининың «Севильский цирюльник» спектакле белән ачылды.

Шаляпин фестивале ачылды

Башкалабызда Ф.Шаляпин исемендәге XXXII Халыкара опера фестивале Дж.Россининың «Севильский цирюльник» спектакле белән ачылды.

Ул Казан операсының 140 еллыгына багышлана. Фестивальнең әлеге опера белән ачылуы очраклы түгел. 1913 елда Ф.Шаляпин бу спектакльнең режиссеры була һәм анда Базилио партиясен дә башкара. Мәскәүдән килгән күренекле тәнкыйтьче С.Бэлза: «Шагыйрьне аңлау өчен аның туган ягын күрү кирәк. Ф.Шаляпинны аңлау өчен дә Казанда - аның туган җирендә булырга кирәк», - дип белдерде. Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Минск һәм башка шәһәрләрдән килгән җырчылар катнаша. Шулай ук якташыбыз Альбина Шаһиморатованың чыгыш ясавы да көтелә.
Фестивальдә «Аида», «Кармен», «Риголетто», «Евгений Онегин» кебек спектакльләр тәкъдим ителә. 17-18 февральдә йомгаклау концерты узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading