16+

«Шәһри Казан» кеше язмышына битараф калмады

«Шәһри Казан» газетасы һәрвакыт укучыларыбызның мәнфәгатен күздә тотып эшләде, алар сүзенә колак салды. Мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә битараф булмаган кешеләр газетага үз гозерләрен җиткереп килде. Заманында күренекле композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл кирәклеге турында «Шәһри Казан» күп тапкырлар язып чыкты. Аны укучыларыбыз Камал театры каршында куярга тәкъдим иткән иде. Ниһаять, һәйкәлне нәкь халык...

«Шәһри Казан» кеше язмышына битараф калмады

«Шәһри Казан» газетасы һәрвакыт укучыларыбызның мәнфәгатен күздә тотып эшләде, алар сүзенә колак салды. Мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә битараф булмаган кешеләр газетага үз гозерләрен җиткереп килде. Заманында күренекле композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл кирәклеге турында «Шәһри Казан» күп тапкырлар язып чыкты. Аны укучыларыбыз Камал театры каршында куярга тәкъдим иткән иде. Ниһаять, һәйкәлне нәкь халык...

«Шәһри Казан» газетасы һәрвакыт укучыларыбызның мәнфәгатен күздә тотып эшләде, алар сүзенә колак салды. Мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә битараф булмаган кешеләр газетага үз гозерләрен җиткереп килде.
Заманында күренекле композитор Салих Сәйдәшевкә һәйкәл кирәклеге турында «Шәһри Казан» күп тапкырлар язып чыкты. Аны укучыларыбыз Камал театры каршында куярга тәкъдим иткән иде. Ниһаять, һәйкәлне нәкь халык теләгән урынга куйдылар.
«Кол шәриф» мәчете төзелә башлау белән, аңа ярдәм итүчеләр саны көннән-көн арта барды. Әнә шул чакта газетабызда «Тамчылардан күл җыела» дигән рубрика белән, матди ярдәм иткән һәр кешенең исем-фамилиясе бирелеп барды.
Газетаны электән үк ­театр артистлары яратып укый. Әйтик, күренекле артистлар Шәүкәт Биктимеров, Вера Минкина, Рәсим Сәлахов безгә газета укыган саен үз фикерләрен җиткереп баралар иде. Шәүкәт абый хәтта газетаның сәнгатъкә багышланган битләрен теркәп барырга яратты. Яшь җырчылар һәм театр артистлары турында да беренчеләрдән булып газетабызда биреп барырга тырыштык. Мәсәлән, заманында Башкортстаннан күмәк концертта катнашырга килгән яшь җырчы Айдар Галимов турында да укучылар «Шәһри Казан» аша белде. Газетага язылу чорында безнең укучылар белән очрашулар күркәм гадәткә әйләнгән иде. Кая гына барсак та, күренекле җырчы Миңгол Галиев һәм аның укучылары һәрвакыт безнең янда булды. Бүген инде аларның күбесе танылган җырчылар. Миңгол абыйның, «Шәһри Казан»ның күптәнге укучысы буларак, газетага багышланган шигъри юллары да бар:
Тарихи калага лаек
Гәҗите бар - «Шәһри Казан».
Соңга калма, син дә языл!
Үзе күркәм, үзе арзан.
Язучы Гөлчәчәк Галиева да газетабызны үз итте. Ул «Шәһри Казан»ның гимнын да язган иде.
«Шәһри Казан» кеше язмышларына да битараф калмады. Заманында танылган җырчы Хәнәви Шәйдуллинны йөрәк өянәге аяктан еккач, аңа катлаулы операция кирәк булды. Шул чакта газетада язып чыкканнан соң, шактый гына халык ярдәм иткән иде җырчыга. Хәнәви абый газетага бик рәхмәтле булса да, табиблар аның гомерен саклап кала алмады.
Газетаның игелекле эшләре күп булды һәм ул бүген дә дәвам итә. Төрле конкурслар оештыру укучы белән газета арасын якынайта, ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытуда бер алым булып тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading