16+

«Син хәтерлә мине»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония­сенең кече залында Татарстанның атказанган артисты Рәшит Гобәйдуллинның тууына - 90, талантлы җыр­чы Риф Сафиуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды.

«Син хәтерлә мине»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония­сенең кече залында Татарстанның атказанган артисты Рәшит Гобәйдуллинның тууына - 90, талантлы җыр­чы Риф Сафиуллинның тууына 80 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды.

«Илһамият» клубының «Йөрәккә уелган исемнәр» дип аталган искә алу циклы кысаларында узган чарада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Гөлзадә Сафиуллина, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Лариса Маслова, Рабига Сибгатуллина, Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Гыйльметдинов, Татарстанның атказанган артистлары Сания һәм Кәрим Габидуллиннар, нәфис сүз остасы Диләрә Ильясовалар катнашты. Кичәне уздыруда башлап йөрүчеләр - Татар филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова һәм Риф Сафиуллинның хатыны, Татарстанның халык артисты Гөлзадә ханым Сафиуллина.
Татар филармониясендә чирек гасыр хезмәт иткән Татарстанның атказанган артисты Рәшит ага Гобәйдуллин - 26, филармониядә биш ел гына эшләп калган Риф Сафиуллин 13 апрельдә дөньяга килгәннәр. Икесе дә лекторий бүлегендә хезмәт куйганнар.


Риф Сафиуллин

Вакыт еш кына хәтердән күп вакыйгаларны, шәхесләрне сөртә. Бу ике җырчының тавышы соңгы берничә дистә елда телевидение һәм радиоларда ишетелгән, халык телендә булган дип әйтү хак булмас. Дөрес, Риф Сафиуллинның исеме үзе исән чакта ук кайбер кемсәләр тарафыннан «онытылырга тиешле» дип мөһерләнә. Татарстаннан читтә туып-үсеп, татарлар мәркәзенә ашкынып килгән, Казан консерваториясендә профессиональ белем алып, зур сәхнәгә затлы җырчы булып чыккан егет, туры сүзе, гаделлеге аркасында, әнә шулай кара исемлеккә кертелә. Гаиләсенең, балаларының күңеле моңа әлегәчә сыкрамый, дисезме. Халкы алдына чыгып җыр­лау хокукыннан мәхрүм ителеп, шул үгисетүләр нәтиҗәсендә гомере өзелгән җырчы ул Риф Сафиуллин. Татар филармониясендә, әйткәнемчә, ул бик аз - бары биш ел гына эшләп калган. Филармониянең әдәби-музыкаль лекторий бүлегенә 1968 елда эшкә килә ул. 1972 елда эстрада бүлегенә күчә һәм Әлфия Авзалова төркеме белән барлык Советлар Союзын урап чыга.

Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина сөйләгәннәрдән: «Рифне, активлыгын күреп, филармониянең ул вакыттагы җитәкчелеге административ юнәлеш буенча укырга җибәрде. Шул укуыннан ул артистларга хезмәт хакларын ничек арттырып булуы, гомумән, шартларны яхшырту ысулларын белеп кайтып, җитәкчеләргә сөйләде. Ләкин аңа «Артистларга боларны белү кирәк түгел!» дигән шарт куйдылар. Риф моның белән килешмәде. Филармониядән генә түгел, Казаннан да китүебезнең сәбәбе шул хәлләргә бәйле. Ул чактагы Куйбышев филармониясенә барып эшли башлагач та, Рифнең вафатына кадәр, безнең зур популярлык казанган, татарлар яшәгән төбәкләрдә тулы заллар җыеп чыгышлар ясаган төркемебезне Татарстанга һәм Башкортстанга бер тапкыр да кертмәделәр. Мин үземнең туган ягыма кайтасыма, биредә төп­ләнәсемә барыбер ышанып яшәдем. Һәм кайттым. Риф кайта алмады... Хәзер филармония мине: «Безнеке син, Гөлзадә апа», - дип кабул итә, хөрмәтли. Әлеге кичәне уздырырга да ярдәм зур булды. Татар филармониясенә рәхмәтләрем чиксез».



Җырчы 1978 елда, инструменталь ансамбльгә кушылып, Куйбышев радиосы фондында Рим Хәсәнов, Алмаз Монасыйпов, Марс Макаров, Сара Садыйкова, Ләбиб Айтуганов әсәрләрен, татар халык җырларын яздыра. Соңрак әлеге язмаларны туплап, Гөлзадә ханым Сафиуллина «Син хәтерлә мине» дип аталган диск чыгара. Дискка «Безнең авыл» (А.Монасыйпов, Г.Тукай), «Шиңгән чәчкәләр»,«Мин табынган күзләр», «Ак чәчәкләр» (Р.Хәсәнов, Ш.Биккол), «Син гомер агышларым»,«Әкълимә» (Р.Хәсәнов, Г.Идрисов), «Тулпар атым» (М.Макаров, Г.Зәйнашева), «Туган авылым Чынлы», «Җилләр тидермәс идем», «Өзелгәнсең сиреннән» (С.Садыйкова, Г.Зәйнашева), «Юллар» (Л.Айтуганов, Ә.Ерикәй), «Керфекләрең синең нигә кара?», «Ак бүрек», «Дим-дим», «Зәңгәр төймә», «Ай, йолдызым»,«Ашхабад» (татар халык җырлары) әсәрләре кергән. Искә алу кичәсендә Гөлзадә ханым әлеге дискны барлык катнашучыларга һәм кунак­ларга бүләк итте.



Рәшит Гобәйдуллин

Җырчы, Татарстанның атказан­ган артисты, гаҗәеп баритон тавыш иясе Рәшит ага Гобәйдуллин Татар филармониясенең, күз өстендәге каш кебек, хөрмәтле, зыялы җырчысы була. Озак еллар хезмәт куеп, озын матур гомер итеп, 2013 елда Казанда вафат була ул.

Профессиональ музыка сәнгатенә ул да урау юллар аша килеп керә. Үзенең хыялына ирешкәнче, тормышның төрле киртәләре аша үтәргә туры килә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты буларак беренче тапкыр чыгыш ясаганда, аңа инде 40 яшь тулган була. Аңа кадәр - җиде елга сузылган хәрби хезмәт - японнарга каршы сугышта катнаша, сугыштан соң эшче яшьләр мәктәбендә урта белем, Казан дәүләт консерваториясенең кичке бүлегендә укып, югары музыкаль белем ала. Рәшит ага ансамбль белән төрле төбәкләрдә гастрольләрдә була, аның данын үстерүгә үз өлешен кертә. Филармониянең музыкаль лекторий бүлегенә эшкә җырчы 1979 елда күчә.

Кичәдә Рәшит ага турында истәлекләр белән бүлешүчеләр күп булды. Һәркайсы сүзен: «Рәшит абый гаҗәеп яхшы күңелле кеше иде...» - дип башлады.
Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев сөйләгәнәрдән: «Рәшит абый белән нинди генә залларда, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә чыгыш ясамадык, ул - инде күренекле, затлы җыр­чы - беркайчан да үзенә аерым шартлар, аерым уңайлыклар сора­мады. Шулкадәр тыйнак, тәртипле иде ул. Бервакыт лекторий белән Кукмара итек комбинатында галәмәт зур бер цехта концерт куябыз. Карыйм, цехның бер почмагында өстән «күгәрченнәр» очып керә. Карале, минәйтәм, ничек керәләр икән болар монда, дим. Баксаң, өстәге итек басу цехыннан без концерт куйган цехка итекләр очып төшә икән. Төрле шартларда эшләдек, зарланмадык, кешеләр күңеленә матурлык өләшүебезгә куана идек».

Татарстанның халык артисты Лариса Маслова сөйләгәннәрдән: «Әхтәм Зарипов бервакыт озак еллар шахталарда эшләп туган ягына әйләнеп кайткан татар кешесе турында телефильм төшерде. Аның туган ягының ничек матурланганын, яңарганын күреп соклануларын мин виолончельдә уйнаган көй белән бизәде. «Күзләр» музыкаль драмасыннан «Рәйсә җыры» иде ул. Рәшит абый әлеге көйне ишеткәч, миннән аның ноталарын сорады. Үтенечен берничә тапкыр кабатласа да, ул чакта мин ул ноталарны таба алмадым. Югалткан идем. Бу кичәгә чакыргач, архивымдагы кәгазьләрне актарганда, әлеге ноталар килеп чыкты. Бүген мин ул көйне Рәшит абый истәлегенә башкарам. Бу - кайчандыр үтәмәгән бурычымны үтәвем булсын».

Истәлекләр, җырлар, музыка белән уралып барган кичә күңелдә якты да, моңсу да хисләр калдырды. Кичә тәмамлангач, Риф Сафиуллинның һәм Рәшит Гобәйдуллинның туганнары кичәдә чыгыш ясаган «илһамият»челәрне мул табынга чәйгә чакырдылар. Истәлекләр биредә дә дәвам итте. Бакыйлыкка күчкән иҗатчылар рухына дога кылынды...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading