16+

Сәләт – Ходайдан, хөрмәт – тамашачыдан

Сәхнә түрендә сандугач сайрагандай өздереп-өздереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп җырлаган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Аларның тавышыннан моң ташкыны агыла, тамашачыга биргән дәртле энергетикасы турында әйтәсе дә юк инде.

Сәләт – Ходайдан, хөрмәт – тамашачыдан

Сәхнә түрендә сандугач сайрагандай өздереп-өздереп, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп җырлаган кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Аларның тавышыннан моң ташкыны агыла, тамашачыга биргән дәртле энергетикасы турында әйтәсе дә юк инде.

Үз тормышын җыр-моңга багышлаган Фирдания Бәдретдинова Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында туган. Җырга гашыйк кыз беренче авазларын ук, сөйләп түгел, ә көйләп чыгара. «Үземне хәтерләгәннән бирле җырлыйм мин», - дип әйтә ул.
Фирдания апа, әнисе Сания ханымга кушылып, халык җырларын башкарып үскән. Нәни кызчык, әнисенең итәгенә тотынып, аулак өйләргә, кич утыруларга йөри. Әниләре бәйләү, чигү кебек кул эшләре белән мәшгуль булганда, ул аларга, чаршау артына кереп, концерт куя.
Һәр иҗат кешесенең сәхнәгә этәрүче берәр җыры бар. Равил Фәйзуллин сүзләренә язылган «Аккошлар» җыры - Фирдания апа өчен нәкъ менә шундыйларның берсе. 4-5 нче сыйныфларда Фирдания апа беренче тапкыр зур тамашачы алдында чыгыш ясый. Һәм нәкъ менә шул җырны башкара да. Әлбәттә, чатнап торган мәхәббәт җыры ул чакта Фирдания яшенә туры килми. Җыр яшь кызның репертуарына килешмәсә дә, залдагы халык гөрләтеп кул чаба. Алкышлардан канатланган кыз үз-үзенә: «Мин җырлы юлны сайларга тиешмен!» - дип сүз бирә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, ул Алабуга мәдәният көллиятенең режиссура бүлегенә укырга керә. 1988 елда Балык Бистәсе мәдәният йортында эшли башлый. Үз эшенә гашыйк Фирдания апаның иҗаты яңа колач ала. Ул бер-бер артлы «Камские зори», «Өмет» җыр ансамбльләрен җитәкли башлый. Бүген Фирдания апаның мәдәнияткә багышланган вакыты да 25 елга якын.
Ул җитәкләгән «Өмет» ансамбленең исеме җисеменә туры килә. «Олы яшьтә булсак та, яңа үрләр яуларга, зур җиңүләргә ирешергә өметләнәбез», - дип сөйли җырчылар үзләре турында. Ә иң зур җиңү - алар өчен үз-үзләрен җиңү. Бер карасаң, гомер көзенә кергән, инде урыннары өйнең иң җылы почмагында булырга тиешле әби-бабайларның күңелендә җырлы-моңлы гөлләр чәчәк ата. Аларга карагач, чыннан да, иң мөһиме - күңелең яшь булсын, дигән фикернең дөреслегенә ышанасың. Төркем 11 кешедән тора. Төрле язмыш кичергән, тормыш җилләре кай тарафка гына илтмәгән шушы унбер бөртекне җыр-моңга мәхәббәт берләштерә дә инде. Төркемдә иң яшенә 56 яшь булса, иң өлкәне 78не тутырган инде.
«Өмет»леләр бер генә конкурс-фестивальдә дә үзләрен сынатмый. Бөтенроссия түгәрәк уены кысаларында Казан, Арча, Екатеринбург шәһәрләрендә узган бәйгедә, Азнакай районында үткәрелгән «Чатыр тау җыены», «Балкыш» (Арча шәһәре) ветераннар фестивальләрендә катнашып, диплом-грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. Ансамбль үз репертуарында татар халкының милли гореф-гадәтләрен чагылдырырга тырыша. Милләтебезгә генә хас булган кичке уен, шәл бәйләү, урак өсте күренешләрен оста күрсәтә алар.
«Камские зори» вокал төркеме дә «Өмет»леләрдән калышмый. Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән «Каравон» рус халык фольклоры фестивалендә, республикакүләм фестивальләрдә катнашып, алдынгы урыннарга ия булалар.
Фирдания апаның үз иҗаты да район киңлекләре белән генә чикләнми. Ул Бөтенроссия профессиональ һәм үзешчән җырчылар конкурсы лауреаты, «Җырлыйк әле!» телевизион тапшыруында да берничә тапкыр катнашып, районыбыз данын яклаган. Республика күләмендә үткәрелгән «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүчеләр арасында да аның укучылары бар.
Сәләт - Ходайдан, хөрмәт - тамашачыдан, диләр. Минемчә, Фирдания апаның сәләтен күрүче, танучы, аның иҗаты белән сокланучы кешеләр шактый. Иҗатының әле чәчәк аткан чагы гына. Аңа һәм ул җитәкләгән ансамбльләргә уңышлар юлдаш булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading