16+

«Созвездие-Йолдызлык» 2021: гран-прига кем лаек?

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Быел фестиваль туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.

«Созвездие-Йолдызлык» 2021: гран-прига кем лаек?

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Быел фестиваль туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.

«Пирамида» сәхнәсендә 1000 катнашучы чыгыш ясады, 50 иҗади номер тәкъдим ителде. Яшь артистлар сәхнәдә сәләтләре белән тамашачыларны 3,5 сәгать дәвамында сөендерде. Гала-концертта фестивальнең Гран-при ияләренең исемнәре билгеле булды, мактаулы исемнәр һәм иң яхшы укытучыларга дәүләт бүләкләре, фестиваль лауреатларына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан дәүләт стипендияләре тапшырылды.

«Бүген сәхнәдә – чын сәләтләр, «иң-иңнәре», аларга сокланып карыйсың. Бу әлбәттә инде укытучыларның, әти-әниләрнең зур эше. Чиксез рәхмәтләремне оештыру комитетына, катнашучыларга, район җитәкчеләренә белдерәсем килә. Моннан тыш, рәхмәт сүзен соңгы этапка эләкмәгән, әмма бик күп тырышкан, зур сәләткә ия булган балаларга да әйтәсем килә. Әлеге фестиваль катнашучыларда камилләшү теләген уята, аларның сәләтләрен, потенциалын ача. Бу чыннан да искиткеч һәм әлеге бәйгедә катнашу – зур дәрәҗә! «Йолдызлык» Татарстанның иң лаеклы, иң сәләтле балаларына инде 21 ел үзләрен ачарга, яңа яктан күрсәтергә ярдәм итә, бу республика өчен зур горурлык!» – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов. 

Быел беренче тапкыр фестивальнең гала-концертында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган режиссер, телетапшырулар алып баручысы һәм актер Михаил Борисов фонды премиясе тапшырылды. Әлеге премиягә 3 өстәмә бирем укытучысы лаек булды. Алар арасында: Зәринә Әхмәтова (Теләче районы), Ксения Набиева (Мөслим районы), Лилия Галеева (Мамадыш районы). 

Жюри әгъзалары республиканың 45 районыннан 5500дән артык конкурсантны карап чыкты, чын сәләт ияләрен эзләде. Сәхнәдә фестивальнең соңгы этабында февральдән март аена кадәр Татарстанның төрле географик зоналарында узган зона сайлап алу этапларында җиңгән иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.

Фестиваль үзенчәлекләренең берсе – әлеге бәйгедә катнашучыларны гына түгел, ә шулай ук укытучыларны да бүләклиләр. Балаларга үз-үзләренә ышану хисен керткән, потенциалын ачарга ярдәм иткән остазларга акчалата премия тапшыралар. Биектау районының  «Везунчики» бию-театры укытучысы Альмира Нурбәкова cүзләре буенча, фестивальгә әзерлекне конкурсантлар инде сентрябрьдән башлый. «Без башта биюбезгә нинди мәгънә салырга икәне турында уйлыйбыз, күңелгә якын булган җыр эзлибез, чыгыш «тулысынча төзелгәч» инде бертуктаусыз репетицияләр «марафонын» башлап җибәрәбез. Атнага ике тапкыр очрашабыз, ике сәгать дәвамында бар көчне биреп әзерләнәбез. «Йолдызлыкта»  катнашу – ул матур сәхнәдә чыгыш ясау гына түгел, иң беренчедән, ул бик күп хезмәт, тырышлык һәм эчке энергия. Миңа, укытучы буларак, бәйгедәге урын аның кадәр үк мөһим түгел, чөнки үз максатымны мин балаларда биюгә карата ихлас мәхәббәт уятуда, аларның сәләтләрен ачуда күрәм» – , дип билгеләп үтте ул.

«Созвездие-Йолдызлык» – ул уникаль фестиваль, аңа, безнең илдә дә, хәтта барлык җиһанда да, минемчә, тиңнәр юк. Мин әлеге концертны карар өчен инде ничәнче ел махсус Петербургтан кайтам, миңа монда катнашкан һәрбер бала бик кадерле. Искиткеч сәләт, энергия ияләре – конкурсантлар, югары дәрәҗәдәге оештыру, бәхет һәм шатлык атмосферасы – болар барысы да үзенә гашыйк итә! Миңа калса, киләчәктә дә әлеге фестиваль үсә барачак, яңа сәләтләр ачачак  –  мин моңа ышанып калам!» – , дип билгеләп үтте фестивальнең кунагы Борис Вайнберг.

Быел «Созвездие-Йолдызлык»ның төп призына – гран-прига Чаллының «Татарстан» бию ансамбле, Казанның вокаль дуэты: Миләүшә Ногманова һәм Инсаф Ганибаев ия булдылар. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе котлады. 

Моннан тыш, «Созвездие-Йолдызлык»ның сәнгать җитәкчесе Марина Ясельская Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исеме: Питрәч районы Кощак авыл мәдәният йорты директоры Александрова Людмилага, балалар Яшел Үзәннең иҗат үзәгенең өстәмә белем укытучысы Ирина Веденинага, Чистай районының С.Губайдуллина исемендәге балалар иҗаты мәктәбенең вокал һәм фортепиано укытучысы Зарипова Лилиягә, «Мәскәү Губерна театры» труппа мөдиренә Ивах Алинәгә бирелде. 

Айназ Сөләйманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading