16+

“Созвездие - Йолдызлык” : бик чыгымлы, әмма бик кирәкле фестиваль

Республикада “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары бара. Март азагына кадәр ул Апаста – 24-25 март көннәрендә һәм Яшел Үзәндә 27-28сендә узачак. «Йолдызлык» фестивале быел егерме беренче тапкыр уздырыла.

“Созвездие - Йолдызлык” : бик чыгымлы, әмма бик кирәкле фестиваль

Республикада “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу турлары бара. Март азагына кадәр ул Апаста – 24-25 март көннәрендә һәм Яшел Үзәндә 27-28сендә узачак. «Йолдызлык» фестивале быел егерме беренче тапкыр уздырыла.

“Йолдызлар” атылганны күрми калма

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме, ЮНЕСКО канаты астында үтүче бу чара зур бер хәрәкәткә әйләнде. Сәнгать түгәрәкләреннән район турына, аннан зона этапы һәм гала концертка кадәр меңәрләгән укучы үзенең көчен сынап карый. Быел бәйгенең суперфиналы 17-22 апрель көннәрендә “Уникс” сәхнәсендә узачак. 

Биектау районының Шәпше авылында узган бәйгедә Теләче, Саба, Арча, Балтач, Әтнә, Биектау, Кукмара районнарыннан килгән иң көчле җырчылар, төрле ансамбльләр, нәфис сүз осталары, бию коллективлары чыгыш ясады. Биредә өч көн дәвамында 1400 укучының чыгышын бәяләнгән. “Йолдызлык” фестивале иң өметле укучыларны сайлап алырга, аларны зур сәхнәгә чыгарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, фестивальнең үз таләпләре, үз темасы бар. Мәртәбәле жюри бар яктан да чыгып бәя бирергә тырыша. Жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина әйткәнчә, балалар бу фестиваль белән яши. “Елдан-ел алар үсеп килә, фестиваль тормыш мәктәбе кебек күп нәрсә бирә. Һәрберсенең артист булуы мәҗбүри түгел. Чын кеше, зыялы булып үссеннәр. Алар биредә лидер булырга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәнәләр. Музыка – иң яхшы тәрбияче. Балалар барысы да файдалы эш белән мавыга. Районнарда бик көчле педагоглар эшли. Ел саен фестивальнең дәрәҗәсе күтәрелә бара. Безгә аларны сайлап алу да авырлаша”, – диде Зилә ханым.

Сайлап алу турлары вакытында түгәрәк өстәлләр  дә узды. Аерым чыгышлар, юнәлешләр буенча киңәш бирелә. Мәсәлән, җырлаганда кычкырмау, кулларны болгамау, сөйләмне үстерү, дөрес нотага җырлау, баланың үз яшенә туры килердәй җыр сайлау, үзләре дә аңламаганны сөйләмәү кебек таләпләр чыгыш ясаучыларны гадел бәяләргә ярдәм итә. Узган ел укучы начар чыгыш ясаса, икенче елга  беренчелеккә чыгарга мөмкин, шуңа да күңелне төшерергә ярамый. Әнә Әтнә районыннан Айзат Һидиятуллин “Йолдызлык” сәхнәсенә конферансье булып ничә елдан соң кабат әйләнеп кайткан. Бер үк вакытта ул “Ал чәчәк” бию коллективында да чыгыш ясый. Икесен дә уңышлы гына башкарып чыкты. Беренчесендә – өченче урын, икенчесендә биюләре белән беренчелекне алдылар. 

Биектаулылар үзләрендә 6 районны кабул итеп кенә калмадылар, бик матур  үрнәк күрсәттеләр. Барлык җиңүчеләрне район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе килеп котлады, һәрбер баланың аркасыннан сөеп, сәхнәдән озатты. Саба, Әтнә Биектауларның биюләре дә  ошады. Араларында 1994 еллардан бирле ныклап эшли торган коллективлар бар. Кайбер чыгышлар заманча итеп эшләнсә, кайберләрендә миллилек көчле. Ә вокалистларны Биектауда үстерәләр икән дигән уй туды. Шәп чыгышлар күп булды.

Җырчыларга килгәндә, Саба районныннан чыгыш ясаган Самат Мөхәмәтдинов истә калды, көчле тавыш. Балаларның үз-үзләрен тотышларын ошады. Әтнә районының мәдәният бүлеге мөдире Гөлнара Галәветдинова әйтүенчә, һәрбер коллективның үз стиле бар.  “Катнашучылар районның талантлы шагыйрә-композиторлары ярдәме белән яңа әсәр тудыралар. Фестивальне саклап калырга кирәк, балалар аны көтеп ала. Монда энергетика көчле. Мондый чаралар күбрәк тә булсын иде. Без катнашырга каршы түгел. Бу фестивальнең район туры да үзебезнең эшебезгә бер нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә”, – диде ул.

Йолдызлык дигәч, күз алдына сыйфатлы киемнәр кигән, матур бизәлгән сәхнә килә. Беребезгә дә сер түгел,  фестиваль көчле әзерлек һәм финанслар таләп итә. Сүз дә юк, балаларның чыгышлары өчен костюмнарны районнар үзләре тектерә. Ә менә зона турына, Казан сәхнәсенә алып чыгардай укучыларны әзерләр өчен районнарда вокал укытучылары, хореографлар җитеп бетми икән әле. “Бик чыгымлы фестиваль бу. Белгечләрне чакырмыйча гына коллективны зур сәхнәгә чыгаруы кыен”, – диде миңа район түрәләренең берсе. Шул ук вакытта егерме бер ел дәвамында шушы фестивальдән чыккан талантларны үстереп, үз районыңда эшкә калдыру, белгечләргә мөмкинлекләр тудыруны хәл итәрлек тә вакыт узган. Фестиваль тарихында андый мисаллар бар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading