Казан театр училищесының студентлары Зөлфәт Закиров (Казан театр училищесы татар бүлегенең 3 курс сәнгать җитәкчесе) һәм Гәптрәүф Нуриев (сәнгать теле буенча педагог, филология фәннәре докторы) белән берлектә “Тукай белән бер дулкында” дип аталган шигъри-музыкаль спектакль әзерләгәннәр.
Оештыручылар сүзләренчә, бу эш Габдулла Тукайны яңа яктан ачу, халык аз белгән әсәрләрен таныту максатыннан башкарыла.
Мин сезгә бу хакта сөйлим икән, спектакльне кайда һәм кайчан карап булырга тиешлеген дә хәбәр итәргә тиешмендер инде. Әмма моның өчен сездән бик сабыр булуыгыз сорала: киң җәмәгатьчелеккә шагыйребезнең иҗаты һәм тормыш юлы киләсе сезонда, ягъни студентлар 4нче курста укыганда гына тәкъдим ителәчәк.
Димәк, тагын, ким дигәндә, бер ел көтәргә туры киләчәк. Аңарчы Тукай китапларын үзегез укый торыгыз.
Әлегә спектакль мәктәпләрдә генә күрсәтелә (барысында да түгел, әлбәттә!). Шуңа күрә “Тукай белән бер дулкында” булу – бәхет эшедер.
Оештыручылар яхшы эшкә алынган, әлбәттә. Бөек шагыйребезнең иҗатын, тормыш юлын балаларга җиткерү бик күркәм. Хәзерге рус телле татар балаларына Тукайның әсәрләре түгел, сөйләм теле дә авыр бирелә. Шуңа укучыларда спектакль аша кызыксыну уята алалар икән, бу, чыннан да, алкышларга, мактауларга лаек. Тик ризык турында бик тәмләп һәм озаклап сөйләсәләр, аны татып та карыйсы килә бит. Алайса бу “без эшлибез, тик ятмыйбыз” дип әйтү өчен генә җыелу кебек тоела.
- Безнең спектакль дүрт бүлектән тора. Беренче бүлек – “Үлемсез” символы, аннары – “Исемдә калганнар”. Монда без Тукайның балачакта, үсмер вакытта күргән тормыш авырлыкларын әкиятләр белән бергә күрсәтәбез. Өченче бүлек – “Тукай - Уральскида”, дүртенчесе – “Тукай - Казанда”. Һәрбер бүлектә шагыйрьнең шул чорда язган әсәрләре бирелә, – дип, Зөлфәт Закиров спектакльнең эчтәлеге белән таныштырып үтте.
Спектакльдә шулай ук Габдулла Тукайның моңарчы бик күренмәгән дини шигырьләре дә урын алган. Ярар, озак сөйләп тормыйм. Алайса карыйсыгыз килә башлар тагын. Ә мин сезне кайчанга чакырырга кирәклеген төгәл белмим шул әле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар