16+

Тәрҗемә итү ансатлаша

Тавыш тәрҗемәсе булган “Tatsoft” мобиль кушымтасын эшли башлаган.

Тәрҗемә итү ансатлаша

Тавыш тәрҗемәсе булган “Tatsoft” мобиль кушымтасын эшли башлаган.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты тарафыннан эшләнгән кушымтаның уникаль үзенчәлеге – аның татар теле өчен тормышка ашырылуы. Яндекста да, Googleда да бүгенге көндә андый сөйләм тәрҗемәсе юк.

"Tatsoft" мобиль кушымтасы Android смартфоннар өчен каралган. Ай дәвамында iOS җайланмалар өчен дә йөкләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 
ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин сүзләренчә, текстларны translate.tatar сайтында һәм шулай ук тавыш ярдәмендә дә тәрҗемә итеп була. Кушымтаны ачып, фраза әйтеләчәк телне сайлыйсың. Аннары микрофонга басып, фразаны әйтәсең һәм экранда тавыш текстка әверелеп, шуның тәрҗемәсе барлыкка килә.

Әлеге сервисларны әзерләү өчен зур күләмдәге сөйләм базалары тупланган. 

– Датасет ддигән технологик термин кулланабыз. Ул яздырылган сөйләм үрнәкләре базасы. Сөйләм технологияләре ике юнәлештә эшли: аны синтезлау һәм телдән әйтелгән сөйләмне тану. Синтез өчен сөйләм үрнәкләрен яздырганда камил һәм матур итеп сөйли торган дикторларны яздыру мөһим, чөнки теләсә кайсы текст шул кеше тавышы белән яңгырый. Шул уңайдан Камал театры артистлары ярдәм итте. Аларның тавышлары махсус студиядә яздырылды. Ә сөйләмне тану өчен тавышлар, сөйләмнәр төрле булырга тиеш, чөнки безнең сөйләм рәвеше бертөсле генә түгел, шул ук дикция кимчелеләре дә бар. Моның өчен исә заманча технологияләргә мөрәҗәгать иттек. Махсус телеграм бот ясап, кешеләргә төрле фраза, җөмләләрне тавыш белән яздырып җибәрергә сорадык. Бу эш бер ел дәвам итте, 500дән артык тавыш яздырылды. базага меңгә якын кешенең тавышы керде, – диде ТР Фәннәр академиясе гамәли семиотика институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Булат Хәкимов “Tatsoft” мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрүгә багышланган матбугат очрашуында.
Җыелган сөйләм үрнәкләре нигезендә нейрон челтәр технологиясе ярдәмендә махсус модель өйрәтелгән. Нәтиҗәдә бу модель төрле вариантларда эшли ала, ягъни тәрҗемә программасы белән сөйләм технологиясе "Tatsoft" мобиль кушымтасында һәм веб-сайтта берләштерелә. Теләсә, кеше текстны язып, теләсә, үзе сөйләп тәрҗемә иттерә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading