Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев белән без бер сәгатьтән артык әңгәмә кордык. 2 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәйзелхак әфәнде - татар тарихын өйрәнүдә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе.
Скопировать ссылку
Тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев белән без бер сәгатьтән артык әңгәмә кордык. 2 гыйнвар көнне 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Фәйзелхак әфәнде - татар тарихын өйрәнүдә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе.
- Фәйзелхак әфәнде, сез Бөек Ватан сугышыннан соң күп балалы гаиләдә тугансыз. Балачагыгыз җиңел булмагандыр. Белемгә омтылу, тарих белән кызыксыну каян килде?
- Тарих белән кайчан кызыксына башлавымны төгәл генә әйтә алмыйм. X сыйныфка кадәр мин татар мәктәбендә белем алдым. Ул елларда безнең якларда татарча укыталар иде. Сигез ел үзебезнең авыл мәктәбендә белем алдым, аннан күрше авылга йөреп укырга туры килде. Русча сөйләшүдә кыенлыклар бар иде, әмма әкренләп русча сөйләшергә дә өйрәндем. Мәктәпне 1963 елда тәмамладым. Шул елны әти авырып вафат булды. Аңа кадәр ун ел алдан әни үлгән иде, безне үги әни тәрбияләп үстерде. Гаиләдә баш булып мин идем, мәктәпне тәмамлауга, югары уку йортына укырга керә алмадым. Әни ул вакытта пенсиядә иде, миннән кечкенә ике энекәш бар, аларны ташлап китеп булмады.
Мәктәптән соң мәктәпкә лаборант итеп эшкә алдылар. Бер ел үткәч, Пермь университетының тарих факультетына читтән торып укырга кердем. Әлеге дә баягы русча белмәвем монда да сизелде, әмма имтиханнарны «4»кә һәм «5»кә бирдем. Ул заманда хәзерге кебек акча «төртү» юк иде, андый әйбер булырга мөмкинлеге безнең башка да кермәде.
Уку бик авыр булды. Мәктәптә әйбәт укысам да, русча начар сөйләшүем сәбәпле, имтиханнарда «3»леләр ала башладым. Бу миңа килешми иде. Бик озак үгетләгәннән соң гына әни Пермьгә күчүемә ризалык бирде. Беренче вакытларда төзелештә, аннары заводта слесарь булып та эшләдем.
- Фәнгә ни рәвешле кереп киттегез?
- Укырга керүемнең максаты - укытучы булу иде. Университетны тәмамлагач, өйләндем, бер айдан соң армиягә алып киттеләр. Мин кайтканчы, кызым туды.
Армиядән кайткач, шул ук эшкә бардым, бригадир итеп алдылар. Аннан соң завод каршындагы училищеда укыттым. Анда да озак эшләргә туры килмәде, 1973 елның февралендә парткомга дәшеп алдылар һәм «партия кабинеты» мөдире итеп эшкә билгеләделәр. Анда ун ел эшләдем. Шунда эшләгәндә фәнгә кереп киттем дә инде, чөнки белем алмыйча, укымыйча матди хәлне яхшыртырга, алга таба үсәргә мөмкин түгел иде.
Шул рәвешле аспирантурага укырга кердем. Ул заманда өлкән укытучы яки кандидат булганнарга 250 сум түлиләр иде, доцент булсаң - 320 сум. Мин шуны уйладым да Пермь университетының КПСС тарихы кафедрасына аспирант булып кердем. Анда фәнни җитәкчем итеп бик танылган тарихчы Яков Волин билгеләнде. Ул мине чын тарихчы итеп формалаштырды һәм мин аңа бик рәхмәтле. Тарихта азмы-күпме үз өлешемне керткәнмен икән, моның барысында да аның хезмәте зур. Ул бик кызык, таләпчән иде. Мин тормышымда аның кебек кешене башка очратмадым.
Ул чакта үземне профессор булырмын дип күз алдыма да китермәдем. 1985 елларда ил башына Михаил Горбачев килде. Илдә үзгәртеп корулар башланды, архивлар ачылды. Шул чорда гражданнар сугышы вакыйгалары белән кызыксына башладым, архивларда бик күп утырдым, өйрәндем.
Комментарийлар