16+

Татар дәүләт филармониясендә 40% ташлама белән яңа сезонга абонементлар сатыла

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә яңа концерт сезонына абонементлар сату башлана. Ул 22 марттан 27 сенә кадәр оештырыла. Филармония фойесында узачак ярминкәдә сәгать уннан 40 процент ташлама белән абонементлар сатып алырга мөмкин булачак.

Филармония директоры Кадим Нуруллин әйтүенчә, чит илләрдәге филармонияләр абонемент сатуны кулланалар.

- Без дә 2016-2017 елларга абонемент концертлары программасын эшләдек. Абонементлар алу тамашачы өчен бик уңай. Кассага ун тапкыр килгәнче, бер мәртәбә килеп билет аласың. Андый абонементларны татар концертлары өчен оештырып булмый, чөнки татар тамашачысы үзенчәлеклерәк, - ди җитәкче.

Программаны төзүче буларак, филармония директоры урынбасары Ренат Закиров: "Аларны интернеттан да күреп булачак", - диде. Киләсе сезонга 22 абонемент (балалар һәм зурлар өчен) тәкъдим ителә. Филармониянең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов абонемент концертларын әзерләгәндә зур хезмәт куелуын әйтеп узды.

Үзләренең киләчәккә булган уй-максатлары белән дә уртаклашты җитәкчеләр. Филармония янында парковка булмау күпләрне борчый. Бу хакта: "Керү ишекләрен үзгәрткәндә, бәлки нәрсәдер эшләргә булыр", - ди Кадим әфәнде. Спартак урамын Илһам Шакиров урамына үзгәрттерү, ерак булмаган бер урамга Әлфия Авзалова исемен бирдерү турында хыяллана алар. Ишек алдындагы аллеяда күренекле сәнгать әһелләренең бюстларын булдыру күздә тотыла. Анда "Нәүрүз" бәйрәме, хәйрия концертлары оештырырга, кыскасы ул урамны милли квартал итеп күрергә телиләр. Кадим Нуруллин филармониянең концерт заллары берничә булырга тиеш, дип исәпли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading