16+

Татар кызы Гөлнора Италиядән җиңү белән кайтты

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты Гөлнора Гатина Италиядә узган опера җырчылары арасында оештырыла торган Concorso Per Giovani Cantanti Lirici D'Europa конкурсында җиңү яулады.

Хәзер ул махсус куела торган "Турандот" операсында партия башкарачак. Ул шулай ук Италия шәһәрләре буенча оештырылган турнеда да катнашырга җыена.

Гөлнора Гатина Симферополь музыка училищесын тәмамлап хәзер Казан консерваториясендә белемен ала. 2012 елдан Казан опера театрында эшләүче Г.Гатина бик күп конкурслар лауреаты. Ул Розина ("Севильский цирюльник", Дж.Россини), Адина, Джанетта ("Любовный напиток", Г.Доницетти), Чио-Чио-сан ("Мадам Баттерфляй", Дж.Пуччини), Зәйтүнә, Бадрижихан ("Шагыйрь мәхәббәте", Р.Әхиярова), Ксения ("Борис Годунов", М.Мусоргский), Фраскита ("Кармен", Ж.Бизе), Шагыйрь хатыны ("Җәлил", Н.Жиһанов) партияләрен башкарып тамашачы күңелен яуларга өлгерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading