16+

«Татар утары музеен булдырырга хыялланам»

Татарстан Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова татар авылын чагылдырган музей оештыру нияте белән яши

«Татар утары  музеен булдырырга хыялланам»

Татарстан Милли музее җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова татар авылын чагылдырган музей оештыру нияте белән яши

Бүгенге интернет заманында музейлар халыкны ничек җәлеп итә ала, аларның максаты нидә? Ни өчен балаларны бирегә спорт залына алып барган кебек йөртергә кирәк? Татарстан Милли музееның сулышы, андагы яңалыклар, үзгәрешләр хакында музейның генераль директоры, тарих фәннәре докторы Гөлчәчәк Нәҗипова белән сөйләштек.

Тарих  бүген языла
Саф татар телендә сөйләшкән җитәкчеләрне күреп, һәрчак соклану, горурлану хисе уяна. Гөлчәчәк ханым белән дә әңгәмәбез татар телендә узды. Тумышы белән Минзәлә ягыннан булган әңгәмәдәшем җиде яшенә кадәр бөтенләй русча сөйләшмәгән икән, тик аннары аңа рус мәктәбендә белем алырга туры килгән. Хәзер, туган телен ныгыту өчен, татар телендә китаплар укый, ана телен үзлектән өйрәнә.

– Гөлчәчәк ханым, Милли музейның 100 елдан артык тарихы бар. Бүген аның максаты нидә? Миллилек нәрсәдә чагыла дип саныйсыз?
– Милли музей дигәч тә, сүз милләт турында гына бармый. Әлбәттә, без, Татарстанда урнашкан музей буларак, беренче чиратта, татарларның тормыш-көнкүрешен чагылдырабыз. Әмма бу очракта милләт төшенчәсе күпкә мөһимрәк мәгънәгә ия. Ул халык белән дәүләтнең берлеге дигәнне аңлата. 20нче елларда музейның директоры булган Бруно Адлер «Казанский музейный вестник» журналында милли музей төшенчәсен теориягә нигезләнеп тә аңлаткан булган. Аның тәкъдиме белән, 1912 елда университетта шәрык илләренә багышланган күргәзмә оештырылган. Аның максаты, шәрык музее аша татар тормышын, үзара элемтәләрне күрсәтү була. Кызганыч, ул ачылмыйча кала. Шул чактагы татарлар тормышын чагылдырган күп кенә экспонатлар хәзер бездә саклана. Милли музей, консерв банкасындагы кебек, үз эченә бикләнеп утыра алмый. Без күп халыклы республикада яшибез. Шуңа да максатыбыз – шушы халыкларның мәдәниятен, тормышын күрсәтү. Тарихын гына түгел, бүгенге көн яшәешләре белән дә таныштыру. Чөнки тарих ул – бүген язылган әйбер. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк дигәнне дә онытмыйк.

– Музейга балаларны спорт залына йөрткән кебек йөртегез, дип әйткәнегез хәтердә..
.
– Балаларын төрле җирләргә ияртеп йөрүче яшь әти-әниләрне күреп сокланам. Дөрес эшлиләр. Кай­чакта эш белән вакыт та җитеп бетми. Һәр бала да төрле яктан камилләшүнең кирәк икәнен аңлап бетермәскә мөмкин. Шуңа аларны үзеңә җитәкләп йөртергә кирәк. Аннары үсеп җиткәч, күбесе әти-­әниләренә рәхмәт әйтә.
Без исә музейда өч этаптагы, төрле яшьтәге балаларга исәпләнгән экспозицияләр оештырабыз. дүрт-алты яшьлек балалар өчен программалар да бар. Бик кечкенәләр өчен музей белән танышуны уен формасында оештырырга була. Бездә ике яшьлек балаларның да булганы бар. Һәркем үзенә кызыклы экспонат таба ала, күңеленә тарихны сеңдерә. Коляскада гына ята торган бәләкәй сабыйлары белән килгән әниләрне күреп тә сөенәм. Музей кечкенәдән баланың тормышында булырга тиеш.


– Бүген балаларны телефоннан аерып алуы җиңел түгел. Аларны җәлеп итү өчен, музейда нинди алымнар кулланыла?
– Милли музейда, «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында, аудиогид булдырылды. Махсус кушымтаны урнаштырасың да, телефонны экспонатка якын китерсәң, ул аның турында сөйли башлый. Электрон экспозициягә зур игътибар бирелә. Асылы – күп нәрсәне цифрлаштыруга корылган. Бу башка музейда сакланган экспозияләрне дә электрон форматта алырга мөмкинлек бирә. Шуңа нигезләнеп фильмнар, язмалар да әзерлибез. Әйтик, сугыш күренешләрен тулырак күзаллар өчен, очкыч, атыш тавышын чагылдырган язма кулланырга була. Күп кенә мастер-класслар, квестлар, сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтелә.

Музейның үз Музясы бар
– Сәхнәләштерү дигәннән, җанлы экспозиция турында әйтеп китегез әле. Милли музейда ул Татарстанда беренчеләрдән булып эшли башлаган иде.
– Бу тәҗрибәне 2006 елдан бирле кулланабыз. Музейдагы экспонатлар турында сөйләп кенә чыгу балалар өчен кызык булмаска мөмкин. Шуңа да экспозицияләрне җанландырырга булдык. Үзебезнең музей хезмәткәрләре театральләштерелгән тарихи чыгыш әзерли. Әйтик, шул чорда яшәгән гаилә күрсәтелә. Ире балыкка китә. Хатыны мичкә ипи сала, үзара сөйләшәләр. Хикәя сценарийларын режиссерлар әзерли. Җанлы экспозиция ике сәгать тирәсе дәвам итә. Гадәттә, берәүгә дә күңелсез түгел. Яратып киләләр.

– Музейның үз бичурасы бар дигән сүз дөресме ул?
– Чын бичурабыз юк. Ветераннардан сорашканыбыз да булды, әмма сөйләгәннәре, күренгәне юк. Аның каравы музейның үз бичурасын булдырдык. Музя исемле ул. Балалар белән шаяра, уйный, кытык­ларга да мөмкин. Ул музей белән таныштыра.


– Татар телендә экскурсия алып баручыларга кытлык юкмы?
– Татар телендә сөйләшүче экскурсия алып баручыларыбыз җитәрлек. Тик менә татарча экскурсия сораучылар гына бик сирәк. Ә инглиз телендә сөйләүче гидлар җитмәү сизелә.


– Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан шундый шәп күргәзмә оештыргансыз. Халыктан уңай кайтавазлар гына ишетелә.
– Экспонатлар күп. 400 квадрат метр мәйданга сыеп булмый. Дөрес, 185 Советлар Союзы Героеның бары 12сенең генә шәхси истәлекләре бездә саклана. Сугышта булган һәр вакыйганы күрсәтәсе килде. Бер залда – фашизмның куркынычы, икенчесендә фронттагы, тылдагы тормыш сурәтләнә. Әнием дә – сугыш чоры баласы. Ачлык, ялангачлык елларында ике туганы суык тиеп вафат булган. Бу күргәзмәне оештырганда, аның карточка системасы, шул еллардагы авыр­лыклар турында сөйләүләренә дә таяндым. Әти-әни, әби-бабай исән чакта алардан белгәннәрен мөмкин кадәр күбрәк сорашып калыр­га кирәк. Өйдә булган истәлекле кием-салымны, тарихи мәгънәгә ия предметлар: шинель, каска, значок­ларны ташламасак иде, киләчәктә нәрсә кирәк буласын белмибез бит. Иң яхшысы – һәр мәктәптә, авыл җирендә диярлек эшләп килгән музейга илтеп бирү.


– ТАССРга 100 ел уңаеннан күргәзмәне кайчан ачарга ниятлисез? Анда нәрсәләр булачак?
– Күргәзмәне июнь аенда ачарга ниятлибез. Анда 100 меңнән артык экспонат булыр дип уйлыйм. Татарстанның тарихын чагылдырган бар предметларны да кертергә тырышачакбыз. Түбән Кама шиналары, «КамАЗ» машинасы дисеңме... Филармония безгә кайбер истәлекле костюмнарны тапшырды. Күп оешмалар белән сөйләшүләр алып барабыз. «Татнефть» оешмасы нефть чыгара торган скважинага кадәр бирергә әзер. Әмма биек, авыр җайланмаларны куярга мөмкинлегебез юк. Алар хакында электрон рәвештә мәгълүмат биреләчәк. Күргәзмәнең соңгы бүлеге бүгенге көнгә багышланган. Ул гел үзгәреп торачак. Кыс­касы, республиканың спорт, мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсе – барысы да күргәзмәдә чагылачак.


– Ачык һавада музей булдыру теләге юкмы?
– Мондый тәҗрибәбез бар: Арчаның Кушлавыч авылындагы Тукай музей– йорты, Болгардагы Икмәк музее. Кызганыч, Казанда моның өчен безнең урын юк. Татар авылын чагылдырган музей оештырасым килә. Татар утары музеен булдырырга хыялланам. Анда кешеләр дә яшәсен, мичтә икмәге дә пешсен, каз бәпкәләре, сарык, бәрәннәре, сыеры да йөрсен. Бу музей фәнни нигезле булырга тиеш. Шулай ук рус утарын булдыру идеясе дә бар.

– ТАССРның 100 еллыгына 100 маршрут проектына да тукталсак...
– Мәдәният министры тәкъдиме белән, республикадагы 100 туристик маршрутны булдырган китап әзерләнде. Тиздән аны бастырачакбыз. Кайбер маршрутлар буенча, журналистлар белән берлектә, сәяхәт итү нияте дә бар. Бу туристларга, үзебезнең республика халкына да файдалы белешмәлек булыр дип уйлыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading