16+

«Татар җыры»нда артистлар вирус таратты

Көн дә бәйрәм, көн дә туй. Әле бер атна элек кенә җырчыларга «Болгар радиосы» премиясен тапшырганнар иде, инде «Татар җыры» лауреатлары билгеле булды. «Татар җырының» 15нче - юбилей концертын карарга бер меңләп кеше җыелган иде.

«Татар җыры»нда артистлар вирус таратты

Көн дә бәйрәм, көн дә туй. Әле бер атна элек кенә җырчыларга «Болгар радиосы» премиясен тапшырганнар иде, инде «Татар җыры» лауреатлары билгеле булды. «Татар җырының» 15нче - юбилей концертын карарга бер меңләп кеше җыелган иде.

Кемдер җырлый, кемдер күлмәк күрсәтә
Гала-концерт 3D проекцион лазерь тамашасы, график чагылышлар ярдәмендә музыканың үсеш тарихын тәкъдим итү белән башланып китте. Экранда «Татар җыры»н алып баручыларның музыка уен коралында уйнау образы сурәтләнде. Бер үк вакытта төп экранда Казанның күренешләре чагылды.

Алып баручыларның чыгышында ук оештыручылар вәгъдә иткән үзгәрешләр сизелде. Быел Гөлназ Сәфәрова янәшәсендә без күреп өлгергән Искәндәр Хәйруллин урынына Айваз Садыров иде. Озын буйлы, грациоз Гөлназ янәшәсендә аңардан кыскарак Айваз баштарак бер бөтерчек кебек иде. Ни беләндер миңа аларның дуэты Лолита Милявская белән Николай Цекалоны хәтерләтте.

Гөлназ да Айваз урынына башка берәүне күрер­гә теләгән, ахрысы:

- Ни өчен минем янга бруталь, түбән тавышлы, озын буйлы, яше 30дан узган егет куймаганнар икән? - дип, Айвазны берничә тапкыр «чеметеп» алды.

Айваз да җавапсыз калмады. Андый ирләр синең бытылдавыңа чыдый алмый, диде.

«Елның музыкаль ташкыны» номинациясендә «Алтын барс» алган Азалия Зиннәт киенү ягыннан барысын да уздырырга тырышкан. Аның ак күлмәге зифа буй‑сынын яхшы күрсәтеп тора иде, ләкин татар халык кос­тюмыннан киенеп чыккан биюче-баянчылары арасында ул сәхнәдә «ак карга» булды. Тавышын да халык бик ошатмады бугай, җырчы югары нотаны алганда янәшәмдә утыр­ган ханым ике бармагы белән колагын томалады.

Бу номерга икенче бүлектә чыгыш ясаган Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың күлмәге туры килер иде. Ул милли орнамент элементлары белән бизәлгән яшел төстәге кичке күлмәктән иде. Оештыручылар «Татар җыры»на багышланган матбугат конференциясендә җырчыларның киемендә татар халык элементлары була дисәләр дә, Зәйнәбтән кала башка хатын‑кыз җырчылар образында милли колорит сизелмәде.

«Кабатланмас тавыш» номинациясендә җиңгән Алинә Даутова сары күлмәктән сәхнәгә кояш кебек балкып килеп чыкты.

«Ел ачышы» номинациясе бу арада популярлашып киткән Руслан Кираметдиновка эләкте. «Татар җыры» сәхнәсенә ул тәүге тапкыр менде. Эльмира Нәгыймова («Үзенчәлекле тавыш» номинациясе лауреаты) «Буламы соң?» дигән җырын башкарды. Җырчы 80 нче еллар стилендә киенгән иде.

Һәр башкаручы чыгышына сәхнә артындагы экранда махсус фон әзерләнгән иде. «Елның иң романтик җыры» номинациясен алган Марат Галимҗановның чыгышы алай ук романтик булды дия алмас идем. Биючеләр әллә экран белән артык мавыгып китте, бөтенләй селкенмичә, сәхнәдә тик басып тордылар дисәм дә ялгышмам. Бары җыр ахырында гына, без бит биергә чыктык дигәндәй, бер‑ике күнегү ясап алдылар.

Җырламасалар да була
Татар эстрадасы сәхнәсендә төрледән-төрле вируслар барлыкка килгән икән. «Салават вирусы»н эләктерүчеләрнең борыннары тыгыла, тавыш тембры үзгәрә, аннары үзләре дә сизмәстән сүгенә башлыйлар ди, имеш. «Муниролла» да - йогышлы авыру, ди. Аны йоктырсаң, тирә-ягыңдагы кешеләрдән энергия таләп итә башлыйсың икән. Ә Нурлаттан килгән «Фирдострит» вирусын эләктерүчеләр бер урында басып торган җиреннән бии икән. Бу хакта алып баручылар сөйләде.

«Энелви» вирусын Ландыш Нигъмәтҗанова тарата икән. Аны эләктерүчеләрнең тиз арада чәчләре агара, тәне кызыша башлый, киемнәрен салу теләге уяна, дип белдерде алып баручылар. Сүз уңаеннан, Ландыш «Иң яхшы танцеваль проект» номинациясендә лау­реат булды. Тикмәгә генә түгел, чыгышында «вог» элементлары да, курчак биюе хәрәкәтләре дә бар иде. Ландыш үзе дә биючеләреннән ким биемәде. Тиздән җырчының җиңел кулы белән кемдер кияүгә дә чыгачак, Нигъмәтҗанова чыгышы ахырында залга чәчәк букеты ыргытты.

«Халыкчан җырчы» номинациясе хуҗасы Илдар Хәкимовның чыгышы эссе җәйләрне искә төшерде. Моряк киеменнән чыккан биюче егет-кызлар чын тамаша күрсәтте.

Әле тамаша башланыр алдыннан сәхнә артында берәү «Кайтчы иркәм, кайтчы яныма» дип моңлана иде. Ул Ришат Фазлыйәхмәтов булып чыкты. Ришат тавышын шул рәвеш­ле «яздыра» икән.

- Мин бит һәрвакыт тере тавышка җырлыйм. «Татар җыры» ул - дә­рәҗә, җырчылар арасында ниндидер исемгә лаек булу, - дип белдерде өченче тапкыр «барс» алучы Мари Элның Бәрәңге районы егете Ришат.

Эльмира Сөләйманова «Иң яхшы видеоролик» номинациясендә җиңде. Ул да өченче ел рәттән әлеге сәхнәгә күтәрелә икән. Эльмира өчен бу статуэтканың көтеп алынган булуы күренә, җырчы аны кулына алгач та үбеп алды.

«Халык мәхәббәте» номи­нациясе Нәфкать Нигъ­мәтуллинга эләкте. Ул «Тыңлачы, сандугач» җырын башкарды. Музыкантлары арасында Татарстанның атказанган артисты Гүзәл белән Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликовларның уллары Гайсә дә бар иде. Ул саксофонда уйнады.

35769 смс‑тавыш җыйган Ләйсән Гимаева «Татар радиосы»ның махсус бүләге»нә лаек булды. Ә «Иң популяр автор-башкаручы» исеме Фирдүс Тямаевка бирелде. Үзе җырлый, шул ук вакытта бии торган җырчыны яратмыйча мөмкин түгел. Тамашачы да иң күп алкышларны аңа бүләк итте. Шуңа күрә ул ике җыр җырлады.

«Кризис сәхнә артында да чагыла»
«Татар җыры»ның беренче бүлегендә 2014 елга нәтиҗәләр ясалса, икенче бүлектә бәйге тарихында булган иң популяр 15 җыр яңгырады.

Тамашага Татарстанның беренче Президенты, респуб­ликаның Дәүләт ки­ңәшчесе Минтимер Шәймиев тә килгән иде.

Моннан 15 ел элек без әлеге өлкәдә берни эшләмәгән булсак та, барыбер берничә татар кулы белән йөрәгенә суга‑суга җырлап йөрер иде. Чөнки без, татарлар, моңлы халык. Татар моңы - безнең мирасыбыз. Җырсыз халык - халык түгел! Җырлап яшәргә кирәк! - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Ул фестивальне оештыручы «Барс-медиа» ширкәте җитәкчелегенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды.

Ә Гөлназның «чеметү»ләренә түзеп торганы өчен:

- Айваз, чын, түземле татар егете номинациясе булса, сиңа бирер идем! - дип, егетнең кәефен күтәрде.

Гөлназны исә татар хатын-кызларының уңганлыгы, булганлыгы, таланты үрнәге дип атады. Җыр­чыларга карап исә: «Мин әле концертны караганда Марат Гәрәевкә дә әйттем, бу җырчы кызлар сәхнәгә чыгып җырламыйча, әйләнеп кенә узса да, мин кул чабар идем, дидем», - дип өстәде.

Минтимер Шәймиевне сәхнәдән бөтен халык аягүрә басып озатты. Озак­лап кул чаптылар.

15 еллыкның иң популяр җырларын барлаганда, беренче булып «Айфара» төркеме чыгыш ясады, «Ак каен» җырын башкардылар. Шулай ук Илназ Баһ, Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев, Илдар Әхмәтов, Гүзәл Уразова, Рөстәм Закировларның җырлары да шул исемлектә иде.

«Талбишек» җыры белән чыгыш ясаган Илнар Сәйфиевнең номеры бик матур эшләнгән иде. Илнарның биючеләре сәхнә уртасына куелган ай макеты белән нинди генә акробатик элементлар ясамады.

Тик менә Вәсилә Фәттахова җырлаганда, биючеләрне күпләр аңламады. Үлмәс җырга әйләнгән «Туган як»ның ямен биюче егетләр бозды да куйды.

Җиденче тапкыр «Алтын барс» алган Раяз Фасихов бу җиңүен әти-әнисенә багышлады. Статуэт­ка Балтач ягына кайтса, Раяз үзе Төркиягә юл тота. Аңа иганәчеләр, премия­гә өстәп, Төркия шифаханәсенә юллама да бирделәр.

Тамашачылар быел «Татар җыры» сәхнәсенә 15 нче тапкыр күтәрелгән җырчылар Айдар Галимов белән Хәния Фәрхине алкышларга күмделәр. Салават исә 15 еллык «Татар җыры» тарихында уналтынчы «алтын барс» сынын алды. Бер елны ике номинациядә биргәннәр икән. Мәскәү гас­трольләреннән Салават махсус «Татар җыры» өчен генә кайткан, тамашадан соң кире китте дә. Ул: «Кризис сәхнә артында да сизелә», - дип башлады сүзен.

- Элек сәхнә артында һәр җырчыга шампан шәрабе өләшәләр иде, хәзер исә кефир бирә­ләр. Раяз Фасихов та үзенә бүләк ителгән Төркиягә дигән юлламасын ярты бәягә урнаштырып йөри, - дип шаяртты ул.

Тамаша Татарстан гимнына әйләнеп ­өлгергән «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән тәмамланды. Җыр башлану белән, зал аягүрә басты һәм кушылып җырлады.

Исегезгә төшерәбез, «Татар җыры»ның партнерлары - ААҖ «Татнефть», ҖЧҖ «Камкомбанк», «Иль де Ботэ» парфюмерия һәм косметика челтәре, ITEC-Kazan чит илләрдә белем алу, Россия туристлык агентлыгы «Медитуризм».

Фотолар: Шамил Абдюшев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading