15 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакиров исемендәге премия тапшыру тантанасы үтте. Премия лауреатларының исемнәре узган 2020 елның азагында билгеле булса да, тапшыру тантанасы символик рәвештә Илһам абый Шакировның туган көнендә генә узды.
Скопировать ссылку

Әлеге премия исә быел тәүге тапкыр гына бирелә. Алга таба да аны һәр ике ел саен республикабызның мәдәнияте үсешенә – аеруча татар җырына өлеш керткән артистларыбызга тапшырып торачаклар.
Быел премиянең өч номинациясенә дәгъва кылучыларның саны 27 иде. Гариза тапшыручылар арасында Татарстанның халык артистлары белән беррәттән, яшь буын вәкилләре булуы да билгеле.
- Илһам абый үз вакытында Консерватория бетергән кеше. Шуңа күрә премиягә сайланучыларыбызның да академик белем дәрәҗәсендә булулары төп таләп иде. Алга таба номинантларның 10 елдан да ким түгел мәдәнияткә хезмәт итүләре һәм халык күңеленә якын булуларына игътибар бирдек. Аннан соң Илһам абыйның репертуарыннан, халык җырлары, классик композиторларның әсәрләрен башкару да бик мөһим таләп, дип саныйм. Алда әйткән таләпләр ир-ат һәм хатын-кыз вокалы номинацияләренә карый. Премия тапшыралачак өченче – халыкчан җыр номинациясен яулаган җиңүчебез дә бар. Ул инде үзешчән, һәвәскәр артистыбызга бирелә, – дип сөйләде премиянең жюри әгъзасы - композитор Риф Гатауллин.
Комментарийлар