16+

Татарстанның иң гүзәл кызы ветеринария академиясендә укый

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында республика «Татарстан гүзәле-2015» XVII конкурсының финал этабы узды.

Татарстанның иң гүзәл кызы ветеринария академиясендә укый

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында республика «Татарстан гүзәле-2015» XVII конкурсының финал этабы узды.

Татарстанның иң гүзәл кызы дип Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең беренче курсында белем алучы Виктория Романова дип танылды.

Шулай ук Виктория әлеге конкурсның алдынгы этабы булып саналган «Beauty round»та «Мисс талант» номинациясендә дә җиңү яулады.

«Казан гүзәле» исеме Казаннан 19 яшьлек Камилла Җәләлиевага бирелде. Конкурсның беренче «Вице-мисс»ы Казаннан 19 яшьлек Алисә Маненок, ә менә икенче «Вице-мисс» Чаллы кызы Гөлчәчәк Акбитова дип табылды.

«Мисс очарование» исеме Ләйлә Шәриповага, «Мисс фото» исеме Екатерина Тебекинага бирелде.

Фото www.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading