16+

Татарстаннан Арслан Сибгатуллин 1нче каналда “Голос. Дети” проектында чыгыш ясаячак! 

Беренче мәртәбә 3 яшендә сәхнәгә менгән Арслан, белүебезчә, инде 4 яшендә үк Рәсәй буйлап танылгач, “Лучше всех”, “Пусть говорят”, “Привет, Андрей” тапшыруларына чакырылган иде. 6нчы гыйнвар кичендә ул янәдән телеканал мәйданында!.. Чынлыкта, Арслан Сибгатуллин узган елны ук әлеге проектта катнашырга теләк белдергән икән.

Әнисе Гүзәл ханым, элемтәгә кергәч, шулай дип җиткерде:
— Шәхси җыр һәм актерлык студиям бар. Бик күп балалар  белән шөгыльләнәм. Берничәсен әлеге проектка әзерләп, узган елны гариза җибәрдек. Эш көнем тәмамланганда карыйм — компьютерым әле эшләп тора. Туктале, мин әйтәм, нишләп Арсланны да тәкъдим итмәскә? Кул астындагы җырын гына каналның электрон адресына салдым да, ике көннән җавап та бирделәр. Шалтыраттым. Укучыларымны сорыйм — берсе дә юк. “Кем генә үтте соң?” — дим. “Арслан Сибгатуллин!” — диләр. Сайлап алу турын үткәч тә, анда әле ике көн дәвамында 2000 баланы тагын бер мәртәбә “илиләр”! Анысыннан да исән калдык. Студиядә, остазлар алдында чыгып көч сынашасы көн килеп җитте, тагын Мәскәүгә бардык бит инде, һәр кешедән тест алалар — Арсланда омикрон... “Икенче елга каласыз, беренче сайлап алу турын автомат рәвештә үтәсез”, — диделәр. Борчылмадык. “Икенче елга проектның юбилей елы, тагын да кызыграк булачак!” — дип кайтып киттек. Быелгысы елга чынлап та өметләр зурдан. Узган елны да жюри: “Ишектән кояш кебек килеп кердең!” — дип бәя биргән иде аңа. Арсланның да: “Матур шәһәрдән — Казаннан килдем!” — дип таныштыруын быел да хәтерлиләр... — ди Гүзәл.

Арсланга нинди уңыш елмаер, тапшыруны карагач белербез. Казаныбызның 181 нче мәктәбендә белем алучы Арслан Сибгатуллинны җиңүче иткән уңышлары бихисап! Ул төрле җыр бәйгеләреннән тыш та яңадан яңа җырлары, клиплары белән дә популяр, 5 яшеннән Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең җыр һәм бию ансамбле белән Мәскәү Кремле сараенда җырлап та тарихка кереп калды. Әлеге ансамбльның 45 еллык юбилей концертында да катнашты ул, опера сәнгатендә тәүге адымнарында афәрин!.. 

Гөлнур Шәрәфиева

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уңышлар, исәнлектә матур чыгышлар!

    Мөһим

    loading