16+

«Татнефть» сандугачлары Казан сәхнәсен гөрләтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале үзенең егерменче - юбилей сезонын һәрвакыттагыча Казанда зур гала-концерт белән төгәлләде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә 300гә якын «сандугач» чыгыш ясады. «Татнефть» акционерлык җәм­гыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды фестивале ел саен әнә шулай нефть төбәгендә яшәүче...

«Татнефть» сандугачлары Казан сәхнәсен гөрләтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале үзенең егерменче - юбилей сезонын һәрвакыттагыча Казанда зур гала-концерт белән төгәлләде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә 300гә якын «сандугач» чыгыш ясады. «Татнефть» акционерлык җәм­гыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды фестивале ел саен әнә шулай нефть төбәгендә яшәүче...

«Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале үзенең егерменче - юбилей сезонын һәрвакыттагыча Казанда зур гала-концерт белән төгәлләде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә 300гә якын «сандугач» чыгыш ясады.

«Татнефть» акционерлык җәм­гыятенең «Рухият» рухи яңарыш фонды фестивале ел саен әнә шулай нефть төбәгендә яшәүче сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне бергә туплап, аларга канатлар куя, тормышларын мәдәният белән бәйләүче яшьләргә ярдәм итеп килә. Быел да фестивальдә барлыгы 2 мең чамасы бала үзен 17 номинациядә күрсәткән.

Сайлап алу турлары 15 шәһәр һәм районда узган елның ноябреннән башланган иде. Анда исә җиде номинация генә калдырылган: «Вокал-соло», «Вокал-ансамбльләр», «Халык уен кораллары», «Фортепиано», «Рәсем сәнгате», «Сәнгатьле уку», «Хореография». Ә артта калган елларга күз ташласак, егерме ел эчендә «Сандугач сайрар илем» бәйгесе 22 нефть төбәген берләш­тергән. Башка бик күп фестивальләрдән ­аермалы бу­ларак, биредә катнашучы балаларның сайлап алу турлары сәламәтләндерү лагерьларында уза.

«Рухият» фондының башкарма директоры ­Флюра Шәйхетдинова әйтүенчә, ­быелгы фестивальнең яңалыгы-үзенчәлеге - лауреатлар өчен 1-3 мең сум акчалата премияләр тапшыру. Ә фестивальнең асылташлары берничә елга бер тапкыр гына бирелә торган Гран-прига ия була. Быел алар икәү иде - «Азаль» во­кал-хореография ансам­бле (Зәй шәһәре) һәм «Мириданс» халык бию ансамбле (Әлмәтнең политехник техникумы). «Татнефть» җәмгыяте аларга 25 мең сум күләмендә ­акчалата бү­ләкләр дә әзерләгән. Моннан кала, «Татнефть»нең тагын бер күркәм гамәле - тормышларын мәдәният, сәнгать юлыннан дәвам итәргә карар кылган студентларга елына 12 мең сум күләмендә стипендия дә билгеләү. Канатларын ныгыткан «сандугач»­ларны әнә шулай алга таба да тәрбияләп, үсендереп тору, уңышларын күрә һәм бәяли белү дә бик зур хөрмәткә лаеклы эш шул.



Концерт барышында аларга әлеге бүләкләрне «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең генераль директорының урынбасары, «Рухият» фонды советы рәисе, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәмәдиев тапшырды.

- Быел «Рухият» фонды оешуга 20 ел тулды. Шушы матур сәхнәдән аның чишмә башында торган кешеләргә - фондның төп оештыручысы һәм беренче башкарма директоры Илсөяр Хәйруллинага, ул вакытларда «Татнефть»нең генераль директоры булган Ринат Галиевкә һәм фестивальнең бүгенге җитәкчесе Флюра Шәйхетдиновага, сайлап алу турлары төрле шәһәрдә узса да, һәрвакыт сәләтле балаларга бәя биргән жюри әгъзаларына, педагогларга, әти-­әниләргә һәм Татарстанның Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Нинди генә мәйдан сорасак та, алар һәрвакыт безгә теләктәшлек күрсәтеп килә. Безнең балалар Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында, Уникста, Г.Камал театры сәхнәсендә, «Пирамида»да чыгыш ясады. Һәр кешенең эш нәтиҗәсен бүген күрә һәм бәяли алабыз - менә бит балалар ничек лаеклы чыгыш ясый. Белгеч түгелмен, әлбәттә, әмма, минемчә, алар инде ярымпрофессиональ дәрәҗәдә иҗат итә. Тормышларындагы шушы матур мизгелләр аларның күңелләрендә мәңгегә сакланачак, - диде ул.



Фестивальдә катнашучыларны Татарстанның мәдәният министры урынбасары Светлана Персова һәм Владимир Спиваковның Халыкара хәйрия фондының Башкортстандагы директоры, Мәскәү филармониясе солисты Артур Назиуллин да котлады. Флюра Шәйхетдинова әйтүенчә, Әлмәттә оештырылган гала-концерттан соң балалар Казандагы тамашаны бик зур түземсезлек белән көтеп ала.



- Бик күп танылган җыр­чылар, атказанган һәм халык артистлары чыгыш ясаган сәхнәдә үзеңне күрсәтә алу - балалар өчен бик зур дәрәҗә һәм бәхет. Шунысын да әйтәсе килә: без бер генә конкурс белән дә ярышмыйбыз. Татарстанда оештырыла торган һәр бәйгенең үз юлы. Безнең бурыч - милли рухны саклап калу. Шуңа күрә әлеге концертта да халык көйләренә, халык җырларына, биюләренә, классик музыкага зур урын бирелде, - диде безгә Флюра ханым.


«Рухият» рухи яңарыш фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова:



- 20 ел - юбилей түгел. Ул бары тик бик әһәмиятле вакыйга гына. Шушы түгәрәк дата артында педагог­ларның, жюри әгъзаларының, сәләтле балаларның никадәр тырышлыгы ята.

Ил икътисадында авыр еллар булса да, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Рухият» фонды бервакытта да проблемалар кичермәде. Эшләребез һәрчак алга бара. Һәм үз чиратында балалар да лаеклы чыгышлары белән сөендерә. Узган ел безнең фонд Россия Грантына ия булды. Владимир Спиваков исемендәге Халыкара хәйрия фонды белән берлектә, «Балалар - балаларга» проектын гамәлгә ашырдык. Бездә чыныгу алган «сандугач»лар хәзер Россия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнаша. Шундыйлардан берсе - Азнакай егете Газинур Равилов В.Спиваков фондының грантына ия булды.


«Сандугач сайрар илем» фестивалендә «канат чыгарган» сәләтле яшьләр алга таба Татарстанның мәдәният өлкәсендә лаеклы урыннарны били. Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина, Наил Сәгъдиев, Казан дәүләт консерватория­се доценты Антон Попов, татар эстрадасының популяр артисты Мөнир Рахмаев, танылган җырчылар Алина Прокофьефа һәм Азат Кәримовлар - әнә шундыйлардан.



Шулай ук алар арасында укуларын Гнесиналар исемендәге Россия музыка академиясендә, Нәҗиб Җиһанов исемендәге консерваториядә дәвам итүчеләр дә бар. Бер ел элек кенә армия сафларыннан кайткан Артем Ивов дигән егет Александров исемендәге җыр һәм бию ансамблендә хезмәт иткән. Туган якларына әйләнеп кайкач та ул укуын консерваториядә дәвам итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading