16+

Тинчурин театры елны ике премьера белән башлый

Кәрим Тинчурин театры агымдагы елның беренче яртыеллыгына иҗат планнары белән уртаклашты.

Тинчурин театры елны ике премьера белән башлый

Кәрим Тинчурин театры агымдагы елның беренче яртыеллыгына иҗат планнары белән уртаклашты.

Соңгы вакытта театрда күп төрле чаралар үткәрелә, төрле проектлар алып барыла. Сезон ахырына кадәр ике спектакль, ике концерт, зур гастроль көтелә.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов белдерүенчә, алар 2024 елны ике премьера белән башлыйлар. 31 гыйнвар һәм 1 февраль көннәрендә Г.Исхакый буенча «Җан Баевич» трагикомедиясе куелачак. Режиссеры – Илнур Гарифуллин. Төп рольне Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров башкара. 20-22 февральдә  исә икенче яңа спектакль – «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хопера тәкъдим ителәчәк. Авторы – Илгиз Зәйни. Режиссеры – театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов.

Театрдан бик күп проектлар гамәлгә ашырыла. Соңгы вакытта  тамашачыны үзенчәлекле концертлар белән сөендерә тинчуринлылар. 25 гыйнварда «Синең хакта...» дип аталган театраль концерт узачак. “Әлеге чара – татар халкына багышлау-концерты – танылган, барыбыз да яраткан җырлар аша татар музыка мәдәниятенең, шуның белән бергә бөтен татар халкының 1910 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш-үзгәрешен тасвирлый. Әлеге концертка музыкаль әсәрләр «ХХ гасырның 100 татар җыры»  проекты нигезендә сайланды”, – дип сөйли оештыручылар. Җырларны Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхвәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артистлары Гөлчәчәк Хафизова, Гүзәл Гайнуллина, Харис Хөснетдинов, Зөлфәт Закиров, театрыбызның талантлы артистлары Илнур Байназаров, Резедә Сәләхова, Артем Пискунов башкарачак.

Шулай ук 28 февральдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры концерты да узачак. Быелгы сезонда оркестр үзенең 35-еллыгын билгеләп үтә. 6-7 мартта Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре көтелә. Алар театрның 90-еллыгына багышлана.

Театрның проектлары да дәвам итә. «Идел» журналы белән берлектә уздырыла торган «Язга хәтле яз» төбәкара драматургия конкурсына эшләр 15 мартына кадәр кабул ителә. 

Фото: архивтан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading