16+

Тиздән төрки дөньяның мәдәният туе узачак

«Татмедиа» ААҖдә Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Мироглы һәм Искешәһәрдә төрки дөньяның мәдәни башкаласы кысаларында уздырылган чараларны оештыру комитетыннан Әхмәт Кот татар басмалары мөхәррирләре белән очрашты. Ул Татарстан белән Төркия язучылары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышланды.

«Татмедиа» ААҖдә Евразия Язучылар берлеге рәисе Якуб Мироглы һәм Искешәһәрдә төрки дөньяның мәдәни башкаласы кысаларында уздырылган чараларны оештыру комитетыннан Әхмәт Кот татар басмалары мөхәррирләре белән очрашты. Ул Татарстан белән Төркия язучылары арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга багышланды.

Аларның максаты - элекке багланышларны кире кайтару. «Аралашуның иң уңай юлы ул - халыкның әдәбиятын уку, - дип белдерде Якуб әфәнде. - Төрки халыкларда язучыларның хикәяләре, романнары күбрәк басылып чыкса, халыклар бер-берсенә якынаер иде. Соңгы вакытта мин җитәкләгән «Кардәш каләмнәр» дигән хосусый типографиядә төрки халыклар әсәрләреннән 200гә якын китап дөнья күрде». Бездә әдәби телгә тәрҗемә итүчеләр бик аз. Бу уңайдан Фатих Котлу белән Казан федераль университеты доценты Асия Рәхимовага рәхмәт. Китап чыгарган өчен бездә гонорар азрак түләнә. Хосусый типография булуга карамастан, китаплар бушка нәшер ителә. Төркия җитәкчеләре, дәүләт типографияләре булмаска тиеш, дигән карашта тора. Без китапларыбызны бушка таратмыйбыз, базарда сатабыз, чөнки бушка бирелгән әйбернең кадере булмый.
«Казан минем тормышымда аерым урын алып тора, чөнки әтиемнең әнисе татар», - дип башлады үзенең сүзен Әхмәт әфәнде. Ул узган ел Искешәһәр төрки дөнья башкаласы итеп игълан ителгәннән соң, анда китаплар чыгуын, төрле симпозиумнар оештырылуын әйтеп узды.
Якуб әфәнде үз типографияләрендә чыккан китапларны «Татмедиа» ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтовка бүләк итте. 3-11 майда ул, Искешәһәрдә төрки дөньяның мәдәният туен ясаячакбыз, дип игълан итте. Анда төрки әдәбиятлар күргәзмәсе дә оештырылачак. Алар төрки дөнья нәшриятлары җыелышын да уздырырга ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading