16+

Әтнә театры артистларыннан концерт

Казанның бер төркем журналистлары Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында милли концерт карап кайтты. Үзенчәлеге шунда – барлык номерлар да театр артистлары тарафыннан башкарыла. Әлеге концерт Кыргызстан татарлары өчен әзерләнгән булган.

Әтнә театры артистларыннан концерт

Казанның бер төркем журналистлары Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында милли концерт карап кайтты. Үзенчәлеге шунда – барлык номерлар да театр артистлары тарафыннан башкарыла. Әлеге концерт Кыргызстан татарлары өчен әзерләнгән булган.

Аны 10-17 октябрьдә Бишкәк, Каракол, Жалал абад, Ош шәһәрләрендә яшәүче милләттәшләребез тамаша кылган. Кыргызстанлылар бик җылы кабул иткәч, Татарстан халкы да Әтнәдә күрсәтүләрен үтенә. 
Концерт чынлап та гаҗәеп иде! Ул югары дәрәҗәдә әзерләнгән, шул ук вакытта гадилеге белән дә үзенә тартып тора. Гадилек нәрсәдә чагыла? Артистларның үз-үзен тотышында, костюмнарда. Юк, киемнәр гади дип кимсетәсем килми, киресенчә, ялтыравыкларсыз, артык купшылыксыз – нәкъ элеккеге вакытлардагыча, әби-бабаларыбыз киенгәнчә булуы күңелгә хуш килде. 
Ретро һәм халык җырлары, театральләштерелгән милли биюләрдән торган концерт бер тында үтте. Тамашачылар артистларга кушылып рәхәтләнеп җырлады, моңланды. Концертны шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә театрының маркетинг һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова үзенең эчтәлекле, нәфис шигырьләре белән үреп алып барды. 
Риваль Хисмәтуллин һәм Рәзилә Шәрифуллинаның җырлавы аеруча ошады. Бүген үк эстрадага чыгарырлык. Әгәр алар җырлый башласа, күп кенә “йолдызлар” сүрелеп калыр иде. 
Гөлүсә Батталова сүзләренчә, концерт авылларда да күрсәтелә. Кешеләр бушлай керә ала, чөнки колхозлар чыгымнарны үз өстенә алган.
Мондый концертлар ешрак булса иде, чөнки халык сыйфатка, миллилеккә сусаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading