16+

Төрки музыка кичәсендә борынгы уен коралларында уйнап булачак

MOÑ театраль мәйданчыгында “Ямьле кич” проектының чираттагы чарасы – төрки халыкларның музыкасы киче узачак.

Төрки музыка кичәсендә борынгы уен коралларында уйнап булачак

MOÑ театраль мәйданчыгында “Ямьле кич” проектының чираттагы чарасы – төрки халыкларның музыкасы киче узачак.

7 февральдә MOÑ театраль мәйданчыгында "Көйле кич" дип аталган төрки халыкларның музыкасы киче узачак. Чара төрле музыка уен кораллары белән танышу, аларны ишетү, уйнап карау мөмкинлеген бирүче концерт-лекция форматында булачак. Аны Казанның өч музыканты алып бара: Айдар Әбдәһимов, Эрик Марковский, Ильяс Фархуллин. Тамашачылар думбыра, саз, танбур, дәф, ятаган, дойра, уд кебек борынгы уен коралларында уйный алачак. Чара 19 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, алдан теркәлергә кирәк.

*проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading