16+

“Тәртип”тә бар да тәртиптә: бәйгеләргә йомгак ясалды

Филармония сәхнәсендә тәртиплеләр чыгыш ясады. Алар татар халкының онытылып килгән җырларына икенче сулыш бирде. "Тәртип" радиосы оештырган “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләренә йомгак ясалды. Быел алар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

“Тәртип”тә бар да тәртиптә: бәйгеләргә йомгак ясалды

Филармония сәхнәсендә тәртиплеләр чыгыш ясады. Алар татар халкының онытылып килгән җырларына икенче сулыш бирде. "Тәртип" радиосы оештырган “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләренә йомгак ясалды. Быел алар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.

– Кызыксындыру чарасы һәркемгә кирәк. Быел бәйгеләрнең яктыртылуы киң булды. Безнең тырышлыгыбызны дәүләт күреп, Туган телләрне саклау комиссиясе үз канаты астына алды. Аларның йөзенә кызыллык китермәскә тырыштык, халык та яратып катнашты, – диде “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

“Ал гарнитур” ишетмәсәң, ишет!
“Үз илемдә – үз көем” бәйгесенең төп шарты – татар халкының онытылып, югалып барган җырын гаилә әгъзалары белән башкару иде. Иң зур бүләккә лаек булган Тукай районыннан "Туганнар" ансамбле дә шундый җырны көйләде.
– Бу ансамбль бәйге өчен махсус оешты. Торнаташ һәм Абдул авылларына таралган нәселне җыю тарихы да кызык. "Туганнар" ансамбле катнашучылары мәдәният йортында урнашкан “Асылъяр”да җырлыйлар. Бәйге турында ишеткәч, җиде бөртек туганны җыеп җырлаттык. Гран-при турында уйламадык та. “Ал гарнитур” җыры җиңү алып килде, – диде Кәүсәрия Ситдикова.

“Сәхнәгә чыгарга бер дә курыкмыйм”, – дип әйтте Ислам Ихсанов. Ә менә аның әнисе икеләтә дулкынлана. Бу әниле-уллы дуэт өченче урынны эләктерде.
– Бәйге тәмамланырга 1 атна калганда видео төшердек. Улым музыка мәктәбендә “Ай былбылым” җырын өйрәнгәндә, мин дә эчтән көйләп йөри идем. Бәйгегә шул җырны җибәрергә булдык. Җиңгәнебез төшкә тиң, ышанып булмый. Олы шәхесләр белән сәхнәне бүләбез. Ике ут эчендә янам. Улым өчен дә, үзем өчен дә дулкынланам. Үз балаң белән сәхнәгә чыгу җаваплылык та, горурлык та, – диде Зөһрә Ихсанова.

“Үз илемдә – үз көем” бәйгесе катнашучыларына акчалата бүләктән тыш, “Тәртип”нең дусларыннан да өлеш чыкты. 

Сыерларны ташлап, бүләк артыннан килгән
"Әниләр марафоны" 21 көнгә сузылган. Аны иң беренче көннән ахырына кадәр үтүче әби-апалар бирелгән темага хис-кичерешләре, уйланулары белән бүлеште. "Әниләр марафоны"нда быел әбиләр дә актив катнашкан. Рәйханә Әхмәтҗанова исә, бәйге өчен видео яздырган. 87 яшьлек әби “бурычта” калмаган, рәхмәт йөзеннән бәйгене оештыручыларга оекбашлар бәйләгән. 
– Әнигә марафон турында әйткәч, монысында мин катнашам, аннары җитешерсең әле, диде.  Ул радиодан исемен ишеткәч, шундый шатланды. Әни марафонны уен дип йөртә. Һәр оештыручыга оекбашны исемләп язып куйган, – диде Рәйханә апаның кызы Фәйрүзә Әхмәтҗанова.

Бәйгедә катнашучылар бүләкләү тантанасына сыерларын да ташлап килгәннәр икән. Балтач районының Түнтәр авылында сыер савучы булып хезмәт куючы Гөлзәминә Габдрахманова бүләген алыр өчен олы сәфәр кылган.
– "Әниләр марафоны" 8 март хөрмәтенә оештырылган иде. Шунда катнашып карадым. Бу марафоным икенчесе. Аның бәйге икәнен, гомумән, белмәдем. Төрле-төрле темалар бирелде, хис-кичерешләр белән уртаклаштым. “Милли тәрбия” темасына язу – иң авыры булды. Сабантуйны да, бөтен бәйрәмнәрне дә искә аласы килә. Җиңелчә генә килеп чыкты. Темалар биреп торсалар, марафон беткәч тә язар идем. Бәйгегә килер өчен, иртәнге дүртенче яртыда сыер савып, сәфәргә чыгып киттем. Сменаларны алышырга туры килде, – диде Әниләр марафоны җиңүчесе Гөлзәминә Габдрахманова.   

Бәйгеләрне уңышлы йомгаклаган “Тәртип”леләр җиңел сулап куйганнардыр. 400 кешенең 21 көндә куйган язмаларын укып бәя бирү җиңелләрдән түгел. Хәер,“Тәртип”тә бар да тәртиптә.

“Үз илемдә – үз көем” бәйгесе җиңүчеләре:
Гран-при ияләре – Тукай районыннан туганнар төркеме (Зөлфия Сәетова, Мирзаһит Нәҗметдинов, Кафия Нәҗметдинова, Морат Шәехов, Гүзәл Вәлиева, Елена Вахитова, Нурсинә Гайнетдинова) – “Ал гарнитур” җыры.
1 урын – Кукмарадан абыйлы-энеле Фарил Габдрахманов һәм Фаил Зәйнуллин (“Искән җилләр”)
2 урын – апалы-энеле Фирдисә Мифтахова һәм  Рафаэль Абдуллин (“Ике аккош” җыры)
3 урын – Казаннан Зөһрә Ихсанова һәм аның улы Ислам (татар халык җыры “Ай, былбылым”)

“Әниләр марафоны” җиңүчеләре:
Гран-при иясе – Алинә Бикмуллина 
Җиңүчеләр: Миннетакия Хисамова, Гүзәл Хәбибуллина, Алсу Шәйдуллина, Эльвира Каюмова, Алия Сәләхова, Нурия Гатауллина, Гөлзәминә Габдрахманова, Гөлназ Закирова.

Илгизә Галиуллина

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading