16+

«Туган нигез, туган авыл, туган район һәрберебез өчен дә кадерле...»

Мәдәният министрлыгы уздыра торган республика күләмендә баручы “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивалендә Теләче районы халкы үзенең традицияләргә бай төбәк булуын раслады.

Мәдәният министрлыгы уздыра торган республика күләмендә баручы “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивалендә Теләче районы халкы үзенең традицияләргә бай төбәк булуын раслады.

“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә узган әлеге чараны караган якташлары чын горурлану белән аларның уңышларына сөенде. Теләче муниципаль берәмлеге башлыгы Айрат Фәтхуллин белдергәнчә, районнан чыккан язучылар, җырчылар, фән эшлеклеләре һәм башка өлкәләрдә үзен таныта алган шәхесләр бихисап. Алар белән якыннан таныштыру максаты белән махсус стендлар әзерләнгән иде. Нәсел-тамырын өйрәнүче гаиләләрнең шәҗәрәләре, кул эшләнмәләре, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә район халкы тарафыннан әзерләнүче ярдәмнәр... Иле, халкы, районы, авылы, нигезе өчен янып яшәүче кешеләр генә мондый эшләрне башкару сәләтенә ия. Бәйрәм барышында район башлыгы Айрат Фәтхуллин, туган нигез, туган авыл, туган район һәрберебез өчен дә кадерле, дип юкка әйтмәде. Талантлы яшьләрнең, тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең чыгышы милли традицияләрне саклап яшәвен, аларны киләчәк буынга калдыру максатыннан эшләнүен күрсәтә. Мөхәммәтхановлар,  Павловлар, Галимовлар һәм башка гаиләләрнең бергәләп чыгыш ясавы милли моңнарның дәвамлы булуын, гаиләнең дәүләт нигезе икәнен раслый.  

Сугыш темасына аерым игътибар бирелгән иде. Олы Нырсы авылында гомер итүче 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревның үзе иҗат иткән шигырен укыганда залдагылар ветераннарга рәхмәт белдереп басып тыңлады. Ул вакытта аларга 17-18 яшь була. Окопта ятканда яшь солдатларга багышлап шигырь язарга булалар. 80 елдан соң ветеран әлеге шигырен халык алдында сөйли алуы белән дә бәхетле. Алексей Иванович өлкән яшьтә булуына карамастан, сөбханала, әле дә бакчада үзе эшли, хуҗалык эшләрен дә башкара. Балалайкада уйный, шигырьләр яза. 

Сугыш чоры балалары – апалы-сеңелле Елизавета һәм Александра Симоновалар чыгышы да тамашачыны сокландырды. Көчкә йөрсәләр дә, халык алдында чыгыш ясауны үз бурычлары дип уйлап килгәннәр. Сүз уңаеннан, өлкәннәр арасында узучы “Балкыш” фестивалендә быел алар лауреатлар булдылар.  

Якташлары Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреанты Винера Ганиева “Тынычлык хакына” җырын башкарганда ил тынычлыгы өчен махсус хәрби операциядә катнашучы һәр егетнең фотосы экраннан күрсәтелде. Бу вакытта залдагы һәркем үзенең якынын күреп, тизрәк җиңү якынаюын теләп утырды. 

Бәйрәм төерсез булмый. Чарага чакыру билеты белән генә кертелгәнлектән, районы белән горурланып килүче кайбер кешеләрнең эчкә үтә алмавы аларның күңелләрендә авыр тойгы калдырды. Җирсү, горурлану белән концерт карарга килүчеләр ишек төбендә оештыручыларга үпкә хисен белдерде. 

Фото: Теләче-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading