16+

 Уфа «Нур» театры Казанда кунакта

"Нур" театры артистлары "Татмедиа" республика агентлыгы һәм башка кайбер редакцияләр эшчәнлеге белән таныштырды. 

 Уфа «Нур» театры Казанда кунакта

"Нур" театры артистлары "Татмедиа" республика агентлыгы һәм башка кайбер редакцияләр эшчәнлеге белән таныштырды. 

Тамашачы Башкортстаннан килгән татар театрын зал тутырып карый. 

Гастрольләр Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов һәм Башкортстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова катнашында ачылды.

«Нур» театры актрисасы, Башкортстан Республикасының халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева «Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеменә лаек булды. Театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин, театр артистлары: Чулпан Раянова, Башкортстанның атказанган артистлары Рида Фәхрисламова белән Ирина Ганиева Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Гастрольләр 28 апрель көнне Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» спектакле белән төгәлләнә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading