16+

"Ул җырлар әле тыңланып туелмаган": “Күңел” радиосы яшьлеккә чакыра

“Күңел” радиосы, 25 еллык юбилей уңаеннан, Казан тамашачысы өчен “Безнең яшьлек еллары” дип аталган концерт-тамаша әзерли. Аны 23 октябрьдә “Уникс” залында карап булачак. Оештыручылар сүзләренчә, тамашачыларны инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы еллар җырларынна төзелгән программа көтә. 

"Ул җырлар әле тыңланып туелмаган": “Күңел” радиосы яшьлеккә чакыра

“Күңел” радиосы, 25 еллык юбилей уңаеннан, Казан тамашачысы өчен “Безнең яшьлек еллары” дип аталган концерт-тамаша әзерли. Аны 23 октябрьдә “Уникс” залында карап булачак. Оештыручылар сүзләренчә, тамашачыларны инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы еллар җырларынна төзелгән программа көтә. 

– “Күңел” радиосының төп эшчәнлегеннән тыш, концертлар оештыруны да үзебезгә бер юнәлеш буларак сайладык. Ай саен Чаллы тамашачысы өчен бер проект, концерт-тамаша тәкъдим итеп киләбез. “Күңел” радиосының 25 еллык юбилее булгач, быел алдыбызга республика районнарына, шәһәрләренә дә чыгабыз дигән максат куйдык.
Казанга килү – безнең иң зур хыялыбыз иде. Әлбәттә, куркыта да, чөнки башкалага беренче тапкыр киләбез. Казан тамашачысы безне ничек кабул итәр, дип борчылабыз. Казанда да үзебезнең тыңлаучыларыбыз бар, алар белән күзгә-күз очрашып аралашасы килде, – диде “Күңел радиосы” җитәкчесе Лилия Мәхмүтова.

Концертта Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, Асылъяр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, “Мунча ташы” эстрада театры, Руслан Кираметдинов, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов башкаруында популяр хитларны ишетергә мөмкин булачак. 

Зәйнәб Фәрхетдинова бу концерт уңышлы булыр дип уйлавын әйтте. Шулай ук 23 октябрьдә “Ак майлар”, “Яран гөл”, “Зәңгәр кыңгыраулар” җырларын ишетеп булачагын да җиткерде. 
– Үзем дә тик тормыйм – гел эзләнүдә, чөнки аякка басып киләләр бит. Элеккеге җырларны алалар да җырлыйлар, алалар да җырлыйлар. Миңа хәзер нишләргә соң инде? Ул җырлады, мин дә җырлыйм дип, яшьләр белән ярыша-ярыша йөреп булмый бит инде, шуңа күрә яңа җырлар табам, аранжировкалар ясатам, тере инструментларга да чыгыш ясарга тырышам, – дип эшчәнлеге белән таныштырып үтте Зәйнәб ханым. Ул шулай ук арабыздан киткән җырларның яңача яңгыравына мөнәсәбәтен белдерде:
“Бу якты дөньядан киткән җырчыларның җырларын алып, яңача форматта, яңача тавыш белән кайбер яшь җырчыларның башкаруын мин, мәсәлән, кабул итә алмыйм. Чөнки әле алар тыңланып туелмаган. Ул язмалар радиода сакланырга, аларның аерым бер сәгатьләре булырга тиеш. Аларны яңгыратып торырга кирәк. Әгәр яшьләр башкаруында гына яңача форматта тыңласак, тарихның ул битен атлап үткән кебек булабыз. Әлбәттә, концертларда ансыз булмыйдыр да инде, тик радио фондында булса да арабыздан китеп барган җырчылар башкаруында саклансын, ешрак яңгыратылсын иде.”

Лилия Мәхмүтова Казан тамашачысының затлы булуын ассызыклап үтте. Концертка килүчеләр арасында күбрәк 40-45 яшьтән өлкәнрәкләр булыр дип фаразлады. 
– Тормыштагы вакыйгалар нинди дә булса җыр белән бәйле була. Шуларны тыңлап без әлеге вакытларны искә төшерәбез. Яшьлектә һәркемнең матур мизгелләре булган. Мәсәлән, гармуннар уйнатып, урамнан үтүләр, җыелышып кич утырулар, тәүге сөю хисләре, су буенда таң каршылаулар... Әти-әнинең пар канаты астына сыенып яшәгән вакытларга һәм башка матур мизгелләргә берничә сәгатькә, уйларда гына булса да кайтып килер өчен әлеге концертны тәкъдим итәргә булдык, – ди Лилия ханым. 

Аның сүзләренчә, “Күңел” радиосы эшли башлаганнан бирле күңелдән күңелгә барып җитүне максат итеп куйган. Бүгенге көндә дә бу максат актуальлеген югалтмаган һәм шушы омтылыш булачак концертның нигезе булып тора.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading