16+

Ваһапов фестивале быел да яңа талантлар ачты

Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең йомгаклау концерты узды. Аның беренче бүлеге быелгы лауреатлар чыгышыннан төзелгән иде. Халык һәр чыгышны дәррәү алкышларга күмде. Тансыклаганбыз шул без чын музыка, чын моңга... - Бу фестиваль халык инициативасы, Рифат Фәттахов инициативасы белән башланып китте. Баштарак кирәкме соң ул, болай да фестивальләр җитәрлек...

Ваһапов фестивале быел да яңа талантлар ачты

Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең йомгаклау концерты узды. Аның беренче бүлеге быелгы лауреатлар чыгышыннан төзелгән иде. Халык һәр чыгышны дәррәү алкышларга күмде. Тансыклаганбыз шул без чын музыка, чын моңга... - Бу фестиваль халык инициативасы, Рифат Фәттахов инициативасы белән башланып китте. Баштарак кирәкме соң ул, болай да фестивальләр җитәрлек...

Зур концерт залында Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең йомгаклау концерты узды. Аның беренче бүлеге быелгы лауреатлар чыгышыннан төзелгән иде. Халык һәр чыгышны дәррәү алкышларга күмде. Тансыклаганбыз шул без чын музыка, чын моңга...
- Бу фестиваль халык инициативасы, Рифат Фәттахов инициативасы белән башланып китте. Баштарак кирәкме соң ул, болай да фестивальләр җитәрлек бит инде диючеләр дә булды. Әмма ул алар арасында лаеклы урынын алды. Ваһапов фестивале җир шарының төрле нокталарында яшәүче яшьләрне берләштерә. Онытылган татар моңнарын кайтаруга өлеш кертә, - диде Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Фестивальнең директоры, Татарстанның һәм Россия­нең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов әйткәнчә, алар унбер ел эчендә 49 төбәктә, 11 илдә булган. Шул вакыт эчендә фестиваль дистәләгән яңа тавыш ачты. Быелгылары да сокланырлык.
«Халыкчан башкару» номинациясендә беренче урынны Уфа сәнгать академиясе студенты Рифат Шәрәфетдинов яулады. Егет күңеленә халыкчан җырлар якын икән. Башкортстанда гына түгел, Татарстанда узган җыр бәйгеләрендә дә бик теләп катнаша Рифат. «Академик җырлау« номинациясендә беренче урынга Казан дәүләт консерваториясе студентлары Гүзәл Җиһаншина белән Рөстәм Насыйбуллин ия булды. «Эстрада җырын башкару»да Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан Әмир Әхмәдишинга беренче урын бирелде.
Быелгы фестивальгә «Үзешчән сәнгать« номинациясе дә кертелгән. Әмма жюри әгъзалары ул төрдә беренче урынга лаек булыр­лык кешене тапмаган. Ә инде икенче урынны алган Чувашстанның Шыгырдан авылы егете Азат Абитовны зал көчле алкышларга күмде, кереп киткәч тә, кабат чакырып чыгардылар. Ниндидер үзгә энергетика бар егеттә.
- Мин Казанда социаль-гуманитар институтның икътисад факультетын тәмамладым, хәзерге вакытта химия-технология университетының V курсында белем алам, - дип таныштырды Азат үзе белән. - 9 нчы сыйныфта беренче тапкыр зур сәхнәгә әти алып чыкты. Ул авыл мәдәният йортында эшли, баянда уйный. Укуымны тәмамлагач, мәдәният һәм сәнгать университетына керергә исәп бар. 2012 елда «Татар моңы«нда лауреат исемен алган идем. Ә бу фестиваль миңа тәҗрибә өстәде, алдагы көннәрдә сәхнәгә чыгарга ышаныч тудырды. Мин тамашачының шулай җылы кабул итүенә бик шатландым. Моңа кадәр болай ук кабул иткәннәре юк иде әле.
Лауреатлар арасында театр училищесыннан соң мәдәният һәм сәнгать университетында белем алучы Ранис Габбазовның да фестиваль турында үз фикерләре бар:
- Мин моңа кадәр дә төрле бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре алдым, һәрберсеннән үзем өчен ниндидер нәтиҗә ясадым. Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивалендә катнашу безнең өчен зур мәртәбә. Ул җырчыга танылырга ярдәм итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading